Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Туган көн бәйрәме 05.02.2019

Бүген балалар бакчасында “Туган көн бәйрәме” дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды. Туган көн бәйрәменә Карсылу, Яз кызы, Җәй кызы һәм Көзбикә (рольләрдә 3-4 сыйныф кызлары) килде. Алар, үз айларында туган һәр балага, бүләкләр дә алып килделәр. Нәниләр рәхәтләнеп күңел ачтылар: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, төрле уеннар уйнадылар. Әлеге чараны тамаша кылырга мәктәп укучылары да кергән иде.
-
Рус телен өйрәнәбез 04.02.2019

Бүген балалар бакчасындагы нәниләребез белән "Домашние животные" темасына рус теленнән сөйләм үстерү эшчәнлеге оештырылды.
-
2 нче февраль - Сталинград сугышын искә алу көне 02.02.2019

Сталинград сугышы 1943 елның 2 февралендә совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Әлеге көнгә багышланган мәктәпкүләм тәрбия сәгате үткәрелде. Укытучы Лотфуллина Г.Х. укучыларга халкыбызның Сталинград оборонасы барышындагы кылган батырлыклары турында, бу җиңүнең Бөек Ватан сугышында хәлиткеч роль уйнавы турында сөйләде.
-
"Шаян ТВ" каналы тәкъдим итә 01.02.2019

-
Ачык дәрес 01.02.2019

"Башлангыч сыйныфлар атналыгы" кысаларында ачык дәресләр бирү дәвам итә. Бүген укытучы Галәүтдинова И.Р. 1 нче һәм 3 нче сыйныфларда әйләнә-тирә дөнья фәненнән дәрес күрсәтте. 1 нче сыйныфлар дәрестә Кырмысканың "Кайчан җәй җитә?" соравына җавап эзләп, ел әйләнәсе, ел фасыллары, ел фасылларына караган айлар, аларның эзлеклелеген өйрәнделәр. 3 нче сыйныфлар хәтәр урыннарда куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерделәр.
-
"Сумка" операциясе 31.01.2019

Январь аенда башлангыч сыйныф укучылары барлык фәннәрдән дә дәреслекләрнең 2 нче өлешләре белән тәэмин ителделәр. Дәреслекләр мәктәп милке булып санала. 31 январь көнне шушы дәреслекләрнең торышы тикшерелде. Рейд нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучыларыбыз дәреслекләрен, дәфтәрләрен тышлап, чиста-пөхтә йөртәләр, расписание буенча барлык дәреслекләре дә бар. Китапларны саклап тотыйк, чөнки алар белем чыганагы.
-
Ачык дәрес 30.01.2019

Бүген, "Башлангыч сыйныфлар атналыгы" кысаларында, укытучы Кутдусова Г.М. 2 нче һәм 4 нче классларда әйләнә-тирә дөнья фәне буенча ачык дәрес күрсәтте. 4 нче сыйныф укучылары иң зур сизү органы - тиренең төзелешен өйрәнделәр, төрле тәҗрибәләр аша тиренең кеше өчен әһәмиятле орган булуын ачыкладылар. 2 нче сыйныфларда "Сәламәт яшим дисәң" темасы буенча дәрес үткәрелде. Укучылар көндәлек режим, дөрес туклану, шәхси гигиенага кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.
-
"Уйныйбыз саф һавада!" 29.01.2019

Күтәренке күңел белән
Уйныйбыз саф һавада.
Бездәгедәй матур кышлар
Юктыр ул беркайда да.
Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр саф һавага чыгу вакытларын көтеп алалар. Тәрбияче Магсумова Г.Х., һава шартлары рөхсәт иткәндә, көндәлек режимның әлеге өлешен кызыклы һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп оештыра.
-
Политинформация 28.01.2019

Бүген, Ленинград блокадасы өзелүгә багышланган, мәктәпкүләм политинформация сәгате булып узды. Педагог-организатор Лотфуллина Г.Х. укучыларны Ленинград өчен барган сугыш турындагы тарихи мәгълүматлар белән таныштыруын дәвам итте. Укучыларның 27 нче январь көнне туры эфирдан Ленинград блокадасы өзелүенең 75 еллыгына багышланган парадны, әлеге тарихи вакыйгага багышланган документаль фильмны караганнары ачыкланды. Алар буенча фикер алыштылар.
-
Республиканский родительский интернет-семинар 25.01.2019

25 января 2019 года с 12:30 по14:00 состоится Республиканский родительский интернет-семинар "Здоровье и безопасность ребёнка". Онлайн-трансляция на сайте киу-рф. Задайте свой вопрос по адресу roditelirt@mail.ru









