Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Акция дәвам итә 18.03.2019

Пешәнгер авыл китапханәсенең мәктәп-бакча белән бер бинада урнашуы бик уңайлы. Китапханәче Сабирзянова Р.Н. балалар тәрбияләүдә мәктәп-бакча белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Менә бүген дә башлангыч сыйныф укучылары китапханә белән берлектә оештырган "Батарейка тапшыр!" акциясендә катнаштылар. Китапханәче укучыларга батарейканың табигатькә китергән зыяны, әлеге акциянең файдасы турында бик үтемле итеп сөйләде. Укучылар алып килгән батарейкаларын тапшырдылар, табигатьне саклауда үзләреннән дә өлеш керткәннәреннән канәгать калдылар.
-
Батарейка тапшыр - керпенең гомерен сакла! 15.03.2019

Туган як табигатен саклау - һәркемнең бурычы. Педагогик коллектив алдында яшь буында әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү, табигатьне сакларга, яратырга өйрәтү бурычы куела. Әлеге вакытта авыл китапханәсе белән берлектә "Батарейка тапшыр – керпенең гомерен сакла!" акциясе алып барыла. Китапханәче Сабирзянова Р.Н. батарейкаларны тапшыру пунктына килгән балаларга бик эчтәлекле итеп, әлеге эшнең асылына төшендереп аңлата. Менә бүген дә балалар бакчасында тәрбияләнүче Мухаметзянов И. 25 батарейка алып килде, Рәйфә апасыннан керпе турында мәгълүмат туплап, үзенең табигатьне саклауга күпмедер өлеш керткәненә куанып чыкты.
-
Пешәнгер башлангыч мәктәбендә укучылар кече яшьтән үк бакча серләренә төшенәләр 14.03.2019

Әле бакчада өелеп кар ятса да, мәктәп тәҗрибә участогы өчен җаваплы педагог Кутдусова Г.М. бакча эшләрен февраль ахырында ук башлап җибәрде инде. Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында бу эшкә ул 4 сыйныф укучыларын да җәлеп итә. Помидорлар чәчелде, борыч һәм баклажан үсентеләре күтәрелеп килә.
-
Нәниләр саф һавада 12.03.2019

Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр көндәлек режим буенча саф һавада күп уйныйлар, хәрәкәт итәләр. Саф һавада хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
Менә бүген нәниләр кышны үзләренчә күңелле итеп озатып калырга теләк белдерделәр. Үз куллары белән Кар бабай ясадылар, аның тирәсендә күмәк уеннар уйнадылар.
-
"Юл әлифбасы" түгәрәгендә 11.03.2019

Бүген дәресләрдән соң укучылар чираттагы "Юл әлифбасы" түгәрәгенә ашыктылар.
Юл аркылы чыкканда,
Уңга – сулга карарга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Светофорны тыңларга,
Кагыйдәне бозмаска
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
-
8 Март көненә багышланган бәйрәм кичәсе 07.03.2019

Бүген Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Әлеге чара республикабызда игълан ителгән Эшче һөнәрләр елына бәйләнеп алып барылды. Әниләребезнең һәрберсе үзенең һөнәре турында сөйләде, укучыларга киләчәктә үз һөнәрен сайлауда ярдәм итәрдәй файдалы киңәшләрен бирде. Укучыларның һәрберсе әниләренә багышлап матур шигырьләр, монлы җырлар, дәртле биюләр башкардылар. Әлеге бәйрәмне шундый эчтәлекле, балалар өчен икеләтә файдалы итеп оештыруда үз өлешләрен керткән өчен әниләргә рәхмәт белдерәбез.
-
Әниләргә бүләк 06.03.2019

Халыкара хатын-кызлар көне 8 нче Март якынлашып килә. Укучылар әниләренә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр. Балаларның нәни куллары белән, бөтен тырышлыгын куеп, йөрәк җылысын салып, башкарылган бу бүләкләр әниләрнең күңеленә хуш килер.
Наз гөлләре чыга үсеп
Сез үткән буш җирләрдән.
Алыгыз сез кабул итеп
Бу бүләкләрне бездән!
-
Геометрик фигуралар илендә 05.03.2019

Кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар "Геометрик фигуралар иле"нә сәяхәт иттеләр. Эшчәнлек барышында тәрбияче нәниләрнең геометрик фигуралар һәм төп төсләр турында элементар математик күзаллауларын ныгытты.
-
Чаңгы буенча ярыш 04.03.2019

Саулыгың бит үз кулыңда,
Чыгарма тик исеңнән.
Һәрчак хәрәкәттә булып
Яшә, эшлә бүгеннән.
Шул максатны алга куеп
Без үсәбез гөр килеп,
Һәр нәрсәдән ямь табабыз,
Яшибез җаен белеп.
Бүген мәктәптә чаңгы буенча ярыш үтте. Укучылар ярышта актив катнаштылар.
-
"Без бергә!" фестивале 01.03.2019

Бүген мәктәптә "Без бергә!" халык иҗаты конкурс-фестиваленең мәктәп этабы үтте.









