Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
27 нче январь - Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел 24.01.2019

24 нче январь көнне мәктәптә Ленинград блокадасы өзелүенә 75 ел тулуга багышланган чара үтте. Максаты - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, илебез азатлыгы өчен корал тотып яуга кергән ватандашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү. Чарада катнашкан укучылар тарих битләренә күз салып, дәһшәтле сугыш еллары, 900 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы мәхшәрен сурәтләгән документаль фильм карадылар. Ахырдан исә фильм эчтәлеге буенча әңгәмәдә катнаштылар.
-
Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү 23.01.2019

Балалар бакчасында үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр тәрбияче апаларга үзләренең уенчыкларын юарга булыштылар.
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт! 17.01.2019

Сәламәтлекнең нигезен
Хәрәкәт тәшкил итә.
Шуңа күрә безнең көннәр
Гел хәрәкәттә үтә.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тышта буран бөтен җирне карга тутырган, дип, уфтанып тормадылар, мәктәпнең иркен спорт залына кереп, рәхәтләнеп уйнадылар.
-
Ата-аналар җыелышы 16.01.2019

Бүген мәктәбебездә ата-аналар өчен ачык ишекләр көне оештырылды. һәр класста ата-аналар алдында ачык дәрес күрсәтелде. Соңыннан икенче чирек нәтиҗәләре буенча җыелыш булды.
-
Чаңгы юлы салабыз! 15.01.2019

Башлангыч мәктәптә өченче чирекнең физкультура дәресләре тулаем чаңгыда йөрүгә багышлана. Чаңгыда йөрергә өйрәнү балалар бакчасында ук башлана. Бүген 4 нче сыйныф укучылары балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дуслары өчен чаңгы юлы салдылар.
-
Кышкы уеннар дәвам итә 14.01.2019

Саф һавада кышкы уеннар дәвам итә. Бүген, дәресләрдән сон, укучылар, күнелле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп, ял иттеләр. Укытучы Галәветдинова И.Р. таудан чаналарда шуу оештырды.
-
Китапларга икенче тормыш бүләк итү 13.01.2019

Өченче чирекнең беренче атнасында мәктәбебездә "Китапларга икенче тормыш бүләк ит!" акциясе булып узды. Укучылар мәктәп китапханәсендәге иске таушалган китапларны тәртипкә китерделәр. "Дәваланган" китаплар яңадан кулланылышка керде.
-
Кыш бабайда кунакта 05.01.2019

5 нче январь конне Пешәнгер мәдәният йортында "Кыш бабайда кунакта" дип исемләнгән чара булып узды. Бәйрәмдә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Төрле кызыклы уеннар матур җыр-биюләр, шигырьләр белән аралашып барды. Әлеге күңелле чараны оештырганнары өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре Аскарова Р.М.га, Касимова Ә.Т.га һәм китапханәче Сабирзянова Р.Н.га олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Яңа ел белән! 31.12.2018

-
Котлыйбыз! 29.12.2018

28 нче декабрь көнне Хәсәншәех мәктәбендә район мәгариф системасы хезмәткәрләре арасында шашка һәм шахмат буенча зона ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда безнең мәктәп-балалар бакчасы тәрбиячесе Мәгъсүмова Г.Х. шахмат буенча 2 нче урынны яулады. Хезмәттәшебезне котлыйбыз!









