Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Мәктәптә чыршы бәйрәме 26.12.2016

Бүген мәдәният йортында укучыларыбызның Чыршы бәйрәме үтте. Кыш бабай белән Кар кызын балалар түземсезләнеп, зур әзерлек белән көтеп алдылар. Кыш бабай зур сынаулар үтеп, Чыршы бәйрәменә килеп өлгерде. Бүләкләре белән беррәттән капчыктан рәхмәт хатлары, грамоталар да килеп чыкты. Бәйрәмдә укучылар киләсе ел өчен бик күп энергия алып кайтып китте.
-
Лилиябез җиңүче
21.12.2016
Татар теле буенча районда үткәрелгән олимпиадада 4 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Л. җиңүче исеменә лаек булды. Котлыйбыз, яңа уңышлар сиңа!
-
Без Яңа ел көтәбез 20.12.2016

Бизәдек классларны
Яңа ел килә диеп.
Кыш бабай да озак тормас
"Бабалар көтә!" - диеп.
-
Рус теленнән уңышлар
17.12.2016
Укучыларыбыз рус теленнән үткәрелгән район олимпиадасында катнашып, үзләренең белемнәрен сынап кайттылар. 2 нче класс укучысы Хаертдинов А. призер исеменә лаек булды. Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!
16.12.2016
2 нче класс укучысы Низамова А. Мөхәммәт Мәһдиев укулары кысаларында үткәрелгән "Шигърият бакчасы" конкурсында катнашып, 2 урын яулады. Иҗади уңышлар телибез аңа!
-
Яңа елга әзерләнәбез 14.12.2016

Мәктәп-бакчабызда Яңа елга әзерлек бик оешкан төстә бара. Мәктәп капка төбеннән үк ел символы - Әтәч каршы алса, ишегалдында төрле әкият персонажлары көтеп тора.
-
Шашка ярышларында уңышларыбыз
13.12.2016
Кичә Ашытбаш урта мәктәбендә үткәрелгән шашка ярышларында мәктәбебездән дә бер команда катнашты һәм уңышлар яулап кайтты. Котдусов Р. малайлар арасында - 1 нче, Галаветдинова А. кызлар арасында-3 нче урынны алды. Алда да зур уңышларга ирешүләрен телибез!
-
Безнең уңышлар
13.12.2016
2 нче класс укучысы Хаертдинов А. математикадан район олимпиадасында катнашып, призер исемен яулады. Бүген үткәреләчәк рус теле район олимпиадасында да аңа уңышлар телибез!
-
"Ел тәрбиячесе -2016" 12.12.2016

"Ел тәрбиячесе -2016" район конкурсының беренче этабы башланып китте. Балалар бакчасы тәрбиячесе Нигъмәтҗанова Л.Г. ачык эшчәнлек күрсәтте. Хезмәттәшебезгә алдагы ярыш этапларында да уңышлар!
-
9 декабрь -геройлар көне
09.12.2016
Бүген үзебезнең якташ геройларбыз турында җанлы әңгәмә оештырылды. Мирҗәм авылы үзе генә дә өч герой биргән авыл. Нәкыйп Сафин, Галимулла Асхадуллин, Дания Галимова турында видеофильмнар күрсәтелде.









