Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Эшләгән эш тиешле бәяләнә
15.03.2016
Бүген ел башыннан төрле конкурсларда катнашкан укучыларыбызга дипломнар һәм грамоталар тапшырып үттек.
Закирҗанова Гөлинә, 4 нче класс, коррупциягә каршы юнәлеш буенча башкарылган иҗади эшләр конкурсында 3 нче дәрәҗәдәге диплом, Галаветдинова Гөлфия,4 нче класс, "Зирәк бала" конкурсында катнашып диплом,
Хабибуллина Гөлия, 4 нче класс, Олимпиада "Плюс" үткәргән математика буенча он-лайн олимпиадада уңышлары өчен диплом белән бүләкләнә.
-
Мәктәбебездә зур кунаклар 11.03.2016

Бүген безнең балалар бакчасына һәм мәктәпкә кунаклар килде: Арча эчке эшләр бүлегенең өлкән участок вәкиле полиция майоры Хисамиев Ленар Альтафович һәм Арча ЮХИДИ бүлеге вәкиле Мухаметзянова Энҗе Газизовна. Кунакларга балалар бакчасына йөрүче өлкәннәр төркеме "Светофор - якын дустыбыз" дип әзерләнгән чара тәкъдим итте. Ә мәктәп укучылары "Юлда булсаң, бул өлгер, юл йөрү кагыйдәсен нык бел!" дип исемләнгән викторинада катнаштылар. Әлеге чаралар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, кабатлау һәм күпмедер дәрәҗәдә яңа белем туплау максаты белән үткәрелде. Мәртәбәле кунакларыбыз укучыларга һәм балаларга, мәктәбебезгә зур бүләкләр тапшырдылар, аларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барыбызга да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, юлларда исән-имин йөрергә язсын!
-
Бүләк алу һәрчак күңелле 11.03.2016

Арчадан кигән кунаклар истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
Юл йөрү кагыйдәләре укучыларыбызның рәсемнәрендә 10.03.2016

Март ае мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау һәм тирәнтен өйрәнү айлыгы итеп игълан ителгән иде. Укучыларга юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнеп, рәсемнәр ясарга кушылды. Әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
Бәйрәм белән, ӘНИЕМ! 05.03.2016

Йолдызларга тиң үзләре, гүзәлләрнең гүзәле,
Миңа һәрчак сөеп карый әниемнең күзләре.
Энҗе-мәрҗәннәр диярсең - янып тора үзләре,
Миңа һәрчак бәхет тели әниемнең күзләре.
Балалар бакчасына йөрүче нәниләр әниләренә менә нинди бүләк ясады.
-
Без янәдән җиңүчеләр исемлегендә 05.03.2016

Котдусова Гөлназ Муллануровна җитәкчелегендә 1-4 сыйныф укучылары күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Тукайга ияреп" районара яшь иҗатчылар бәйгесенең "Заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү" номинациясендә 2нче урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны һәм җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә яңа үрләр яуларга язсын!
-
Әниләргә бүләк әзерлибез 03.03.2016

Укучыларыбыз хезмәт дәресләрендә һәм дәрестән соң иң кадерле кешеләренә - әниләренә бүләк ясау белән мәшгуль. Бөтен йөрәк җылысын салып, үз кулларың белән ясалган бүләк бик тә кадерле булыр.
-
Юлда йөрсәң, бул өлгер, кагыйдәләрне яхшы бел! 03.03.2016

Балалар бакчасына йөрүчеләр бик тырышып юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр. Һәрбер кеше кече яшьтән юл йөрү кагыйдәләрен аңлап, төшенеп калырга тиешлеген яхшы аңлыйлар алар.
-
Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел 01.03.2016

Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр рус теле шөгылендә "Транспорт" темасын үтәләр. Алар, дәүләт теле булып торган рус телендә, камил дәрәҗәдә сөйләшергә өйрәнәләр.
-
Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү 29.02.2016

Мәктәптә Габдулла Тукайның 130 еллыгына карата бик күп чаралар үтә. Бүген дә Гөлназ Муллануровна җитәкчелегендә укучылар әзерләгән "Кәҗә белән сарык" әияте сәхнәләштерелеп балалар бакчасына йөрүчеләр игътибарына тәкъдим ителде. Әкиятне караганнан соң, Илүзә Рифовна балалар белән әңгәмә үткәрде. Балаларның җавабыннан күренгәнчә, әкиятнең тәрбияви максаты тормышка ашырылды.









