Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Янәдән конкурс!
17.02.2016
Укучылар өчен "Әтием-горурлыгым" дигән темага шигырь һәм иншалар конкурсы игълан ителде. Укучылар әлеге хәбәрне шатланып кабул иттеләр һәм бик тырышып әзерләнәләр. Нәтиҗәләр 19 нчы февральдә билгеле булачак. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Муса Җәлил - патриот шагыйрь 15.02.2016

Бүген мәктәптә патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 еллыкка багышланган чара булып узды. Укучылар өчен бөек шагыйрьнең аянычлы тормыш юлын, иҗатын, киләчәк буынга калдырган бәһасез мирасын чагылдырган презентация күрсәтелде. Презентация караганнан соң, укучылар Гөлия Харасовна әзерләгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Викторина барышында укучылар герой-шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын яхшы белүләрен расладылар. Җавапларга карап җиңүчеләр билгеләнде: 4нче класстан Хәкимова Алия 1нче урынга, Фазылҗанова Хания 2нче урынга, Галәветдинова Гөлфия 3 нче урынга лаек булдылар. Әлеге чара укучыларның Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү белән тәмамланды.
-
Бакчада әтиләр бәйрәменә әзерлек 15.02.2016

Бүген зурлар төркеменә йөрүче балалар әтиләренә бүләк ясау белән мәшгуль булдылар. Ак кәгазьгә ябыштырып ясалган танк әтиләргә менә дигән бүләк булачак.
-
Бездә Әлифба бәйрәме 12.02.2016

Мәктәбебездә Әлифба бәйрәме гөрләде. 1 нче класс җитәкчесе Гөлназ Муллануровна укучылар белән искиткеч кичә әзерләгән. Кичәгә кунакка килгән әти-әниләр дә, укучылар һәм укытучылар да бик сокланып карадылар. 1 нче класс укучылары өчен бу бик зур бәйрәм. Аларны әлеге бәйрәм белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез! Әфәрин, дуслар!
-
Җәмгыять, дәүләт һәм без 11.02.2016

Мәктәптә укучылар өчен "Җәмгыять, дәүләт һәм без" дигән темага презентация күрсәтелде. Укучылар флаг, символлар, герб, дәүләт структурасы турында белемнәрен искә төшерделәр, яңа мәгълүмат тупладылар.
-
Гражданлык һәм патриотик айлык дәвам итә 10.02.2016

Мәктәптә гражданлык һәм патриотик айлык кысаларында "Безгә тынычлык кирәк" дигән әңгәмә булып узды. Гөлназ Муллануровна белән укучылар Бөек Ватан сугышы турында күзаллауларын һәм нәселләрендә сугышта катнашкан әби-бабалары турында сөйләштеләр.
-
Кечкенәләр төркемендә иҗат эшләре 10.02.2016

Балалар бакчасының кечкенәләр төркеме бик матур итеп, үз куллары белән тәлинкәне ябыштырып бизи. Үз эшләренә карап балалар да, аларның әтә-әниләре дә сөенә.
-
Һәр иртә зарядкадан башлана 09.02.2016

Бакчабызда балалар һәр иртәне зарядкадан башлыйлар. Нәни балалар зурларга карап һәр күнегүне теләп кабатлыйлар.
-
Әтиемә бүләккә 09.02.2016

Хәрби - патриотик айлык кысаларында беренче сыйныф укучылары әтиләренә бүләк ясау белән мәшгуль. Иң кадерле, иң матур бүләк, ул әлбәттә, үз кулларың белән ясап биргәне.
-
Халыкара спорт көне 08.02.2016

7 нче февраль көнне мәктәбебездә Халыкара спорт көненә багышланган чаралар булып узды. Укучылар сәламәтлек өчен спортның мөһим шарт булып торуын яхшы аңлый. Шуңа күрә Халыкара спорт көнендә оештырылган чараларда бик актив катнаштылар.Чаңгы шуу белән башланып киткән әлеге көн кышкы спорт уеннары белән дәвам итте, күмәк чана шуу белән төгәлләнде. Сәламәтлек үзебезнең кулда, спорттан аерылмагыз, дуслар!









