Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Грипптан сакланыгыз! 05.02.2016

Грипп йоктырган кешене савыктыруга караганда, аны йоктырмас өчен чаралар күрү күпкә хәерлерәк. Маска киеп йөрү генә профилактика чарасы булып тора алмый. Грипптан саклану өчен түбәндәге киңәшләрне үтәү зарур:
- вакытында гриппка каршы прививка кадату;
- алдан ук табиб киңәше белән витаминнар эчү;
- гигиена таләпләрен төгәл үтәү;
-җәмәгать урыннарында маска киеп йөрү;
-күбрәк саф һавада булу;
- бүлмәләрне мөмкин кадәр күбрәк җилләтү.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз, дуслар!
·
-
IT-чемпион конкурсы бүләкләре 04.02.2016

Укучыларыбыз IT-чемпион конкурсында әти-әниләре белән бергәлектә бик актив катнаштылар. Күп баллар җыючы укучыларга IT-чемпионның истәлекле бүләкләре тапшырылды.
-
Без җиңүчеләр! 03.02.2016

Мәктәбебезнең башлангыч укучылары Ашытбаш урта мәктәбендә уздырылган районкүләм шашка ярышларында булып кайттылар. Үзләренең уңышлары белән барыбызны да сөендерделәр. 1 нче сыйныфтан Котдусов Руслан 1 нче урынны, 2 нче сыйныфтан Касыймова Ләйлә 2 нче урынны, 4 сыйныфтан Галаветдинова Гөлфия 2 нче урынны яуладылар. Әфәрин!
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 02.02.2016

Балалар бакчасында тәрбиячеләребез нәниләребезнең сәламәтлекләре турында даими кайгыртып торалар. Балалар үзләре дә спорт белән бик кызыксынып шөгыльләнәләр.
-
Без әкият куябыз! 01.02.2016

4 нче сыйныф укучылары әкиятләр сәхнәләштерү өчен үз куллары белән әкият геройлары ясадылар. Алар дәрестән тыш эшчәнлек вакытында балалар бакчасына йөрүче нәниләргә әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштереп күрсәтәләр.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз! 30.01.2016

Мәктәбебез укучылары, кышкы салкыннарда кошларга ярдәм итү максатыннан, бик матур җимлекләр ясап куйдылар. Хәзер үзләре дә, балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә кошларны көн саен сыйлап торалар.
-
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха
27.01.2016
Көннәр бик салкын булган очракта укучыларның мәктәпкә килү тәртибе.
-
Грипптан сакланыгыз! 26.01.2016

-
Китаплар презентациясе 25.01.2016

23 нче январь көнне Арча шәһәрендәге "Казан арты" музеенда "Каурый каләм" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларының шигырьләре һәм Г.Ахунов әдәби премиясе ияләренең әсәрләре тупланган җыентыкларның презентациясе булып үтте. Башта "Шигъри тәлгәшләр" җыентыгына шигырьләре кергән авторлар чыгыш ясады, аннары Г.Ахунов премиясе алган яшьләр сәхнәгә чакырылды. Алар арасында безнең мәктәп-балалар бакчасы педагог-оештыручысы Рания Галәветдинова да бар. Аның шигырьләре ике җыентыкта да урын алган. Һәм ул шушы тантанада чыгыш ясады, китапларга ия булды. Хезмәттәшебезне тәбрик итәбез, иҗади уңышлар телибез!
-
I яртыеллык нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышлары булды. 23.01.2016

Кичә мәктәп-балалар бакчасында I яртыеллык нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышлары уздырылды. Әти-әниләр башта һәр класста ачык дәресләр карады, соңыннан класс җыелышларында катнашты.









