Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Безнең тату гаиләбез 13.05.2016

Балалар бакчаксында әнә шундый темага сөйләшүләр узды бүген. Балалар гаилә, аның кыйммәтләре, кадере һәм мөһимлеге турында сөйләштеләр. Сөйләшү барышында аларның гаиләләрен ихластан яратулары, кадерләүләре ачыкланды. Шулай ук гаиләгә багышланган җырлар җырланды, шигырьләр укылды. Гаиләләренә багышланган рәсемнәр конкурсын игълан иткәч тә, алар бик сөенделәр.
-
Икенче сынауны уздык
13.05.2016
Бүген 4 нче класс укучылары рус теленнән эшнең икенче өлешен эшләделәр. Алда тагын математика һәм әйләнә-тирәдән тикшерү эшләре көтелә. Тикшерү эшләрендә бары тик мәктәптә өйрәнелгән темалар буенча гына биремнәр булачак. Шуңа күрә, бары да яхшы булыр!
-
Машиналар ярышка ашкына 12.05.2016

Балалар бакчалары арасында махсус машиналарны ясау буенча конкурс игълан ителгән иде. Безнең тәрбиячебез Нигметзянова Л.Г. балалар белән янгын сүндерүче машинаны ясарга булдылар. Шәп килеп чыккан! Бөтен кеше кызыгырлык!
-
Сау сәламәт булу өчен күбрәк хәрәкәт кирәк 11.05.2016

Әй, чабабыз, йөгерәбез,
Аяклар җиргә тими.
Ләкин барыбер егетләр
Беренчелекне бирми.
Балалар бакчасындагылар "Хәрәкәттә бәрәкәт" девизы астында җәяүле йөгеректә.
-
Бакчага экскурсия 10.05.2016

Бүген балалар бакчасындагы нәниләр яшелчә бакчасына экскурсия оештырдылар. Түтәлләрдә нәрсәләр утыртылуын, ничек үсүләрен, үсемлекләрнең тишелеп чыгуы өчен нинди шартлар кирәк булуын кызыксынып өйрәнделәр.
-
Алда сынаулар!
10.05.2016
Иртәгә 11 нче май көнне 4 нче класс укучылары рус теленнән диктант язачаклар. Диктант икенче дәрес вакытында язылачак. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Беркем дә онытмады, беркем дә онытылмады! 07.05.2016

Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Бөек Җиңүгә 71 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк! Пешәнгер авылында укучылар һәм мәктәп коллективы тарафыннан мемориаль тактага венок куелды.
-
Дан, тынычлыкка дан! 07.05.2016

Мирҗәм авылында Бөек Ватан сугышында корбан булганнар истәлегенә венок куелды.
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка, дан,дан,дан!
-
Ниһаять без - Варислар! 06.05.2016

Бүген 4 нче классның 7 укучысы өчен күптәннән көтелгән вакыйга -- Варислар сафына кабул итү булды. Укучылар әлеге вакыйгага бик теләп, тырышып әзерләнделәр. Бүген алар Татарстанның лаеклы гражданиннары булырга ант иттеләр. Аларны әлеге зур вакыйга белән котлыйбыз! Киләчәктә халкыбызның йөзенә кызыллык китермичә яшәүләрен телибез!
-
Биючеләр җиңеп кайттты 06.05.2016

Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Гайнетдинов Илшат һәм Фазуллина Инзилә Арча шәһәренә "Каблучок" бию конкурсында җиңү яулап кайттылар. Җитәкчеләре Нигмәтҗанова Л.Г. һәм балаларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә иҗат уңышлары телибез!









