Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Тормышыбыз имин булсын
29.11.2016
Бүген 4 нче класс укучысы Касыймова К.Ф. районкүләмендә үткәрелгән "Яшәү иминлеге нигезләре" фәненнән олимпиадада катнашып кайтты.
-
Әниләрне котлау дәвам итә. 28.11.2016

Кичә авылыбызның мәдәният йортында укучыларыбыз Әниләр көненә багышлап концерт куйдылар. Бию түгәрәге җитәкчесе Нотфуллина Р.Р өйрәткән биюләр әниләребез, әбиләребез күңеленә хуш килде.
-
Әниләр көне 25.11.2016

Бүген балалар бакчасы иң газиз кешеләр-әниләрне үзенә кунакка җыйды. Нәниләребез әниләренә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Әниләр дә кичәдә үзләренең бик актив булуларын исбатладылар. Балалары ясаган бүләкләрне кабул итеп алу һәр әни өчен зур куаныч.
-
Әнием- күңелем кояшы 24.11.2016

Бүген башлангыч сыйныф укучыларының әниләре "Әнием - күңелем кояшы" исемле кичәгә җыелды. Бәйрәм балаларның концерт номерлары һәм әниләр арасындагы бәйгеләр белән үрелеп барылды. Укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләп, кадерле кешеләренә бүләкләрен тапшырдылар.
-
Родителям детского сада!
22.11.2016
Министерство образования и науки Республики Татарстан сообщает, что на Портале государственных и муниципальных услуг реализована возможность получения услуги «Назначение основной и дополнительной компенсации части родительской платы за присмотр и уход за ребенком в образовательных организациях, реализующих образовательную программу дошкольного образования».
-
Карлыгачлар булдык без
22.11.2016
Бүген 2 сыйныф укучыларын "Карлыгачлар" сафына кабул итеп алдык. Укучылар төрле бәйгеләр аша үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. "Карлыгачлар"ның кагыйдәләрен үтәргә сүз бирделәр. Яшь "Карлыгачлар"ыбызга уңышлар телибез!
-
Шашка ярышларына әзерлек
21.11.2016
Мәктәбебез укучылары алда үткәреләчәк шашка ярышларына бүгеннән үк әзерләнә башладылар. Түгәрәкләрдә башлангыч сыйныф укучыларыбыз бер-берләре белән көч сынашалар, яңа алымнар өйрәнәләр.
-
Ата-аналар җыелышы
17.11.2016
Бүген мәктәп-балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булып үтте. Иң беренче гомуми җыелышта уку елының 1 нче чиреге буенча уку һәм тәрбия эшләренә анализ ясалды, киләсе чирекккә яңа максат һәм бурычлар белән таныштырылды. Котдусов Р,Ф. әти-әниләрне дә ГТО нормаларын үтәү тәртипләре белән якыннан таныштырды. Җыелышның икенче өлеше класс җитәкчеләре белән классларда дәвам итте.
-
Шахмат ярышларында
16.11.2016
Ашытбаш урта мәктәбендә оештырылган республикакүләм шахмат ярышларында безнең мәктәбебездән дә укучылар актив катнашты. Галаветдинова А. башлангыч сыйныф укучылары арасында 3 нче урынны яулады.
-
Балалар бакчасында милли уеннар 15.11.2016

Балалар бакчасында укучыларга милли уеннарга зур игътибар бирелә. Нәниләр җырлы-биюле татар халкының милли уеннарын бик теләп өйрәнәләр.









