Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Бәйрәм белән, тәрбиячеләребез!
27.09.2016
Тәрбияче апалар, һөнәри бәйрәмегез белән сезне!!!
Һәр сабыйны үз балагыз кебек,
Якын итеп кабул итәсез.
Күпме нәниләргә сез, апалар,
Тәрбия һәм белем бирәсез.
Эшегездә зур уңышлар Сезгә,
Сабырлыкның инде иң ныгын.
Әниләрдәй булган апаларны
Сагынып искә алсын һәр буын!
-
Көзге уңыш җыябыз 26.09.2016

Кишер-чөгендер уңышын
Җыярга чыктык дәррәү.
Кишер-чөгендерләребез
Булганнар бит бигрәк дәү.
Ел буена җитәрлек
Яшелчә үстердек без.
Безнең тырыш хезмәтне
Һәммәгез дә күрегез.
Бүген мәктәп-бакчабызда өмә булды. Чөгендер һәм кишер бик мул уңыш бирде.
-
Әти-әниләр, сезнең игътибарга!
26.09.2016
15 сентябрьдән 17 нче октябрьгә кадәр интернетта "Гаиләнең бәхетле мизгелләре" дигән фотоконкурс бара. Әти-әниләр, сезгә дә балалар бакчасына йөрүче сабыйларыгыз белән бергәләп төшкән фотоларыгызны барлап, шушы конкурста катнашу мөмкинлеге бар. Нигезләмәсен тәрбиячеләрдән алырга.
-
Алдан әзерлек 24.09.2016

Бүген укучылар белән берлектә бакчадан чәчәк орлыклары җыеп алынды. Киләсе ел өчен алдан әзерләнеп куябыз.
-
Фикерләү сәләтләрен үстерәбез 23.09.2016

Балалар бакчасында өстәл уеннары даими үткәрелеп тора. Балалар бик кызыксынып домино уйныйлар. Бу уеннар аша нәниләрнең танып-белү, фикерләү сәләтләрен дә үстерәләр.
-
Ярдәмләшеп яшибез! 21.09.2016

4 нче сыйныф укучылары буш вакытларында беренче сыйныф укучылары белән өстәмә шөгыльлләнәләр. Аларга төрле әкиятләр укыйлар, бергәләшеп төрле уеннар уйныйлар.
-
Шашка уйнарга өйрәнәбез.
20.09.2016
Балалар бакчасында шашка уены белән балалар бик кызыксыналар. Өлкәнрәк балаларның уйнаганнарын күзәтеп, нәниләр дә шашка уенының серләренә тиз төшенәләр.
-
Тәҗрибә уртаклашабыз
19.09.2016
Мәктәбебезнең укытучылары һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре бүген үзара дәрескә йөреп, тәҗрибә уртаклаштылар.
-
Туган якны өйрәнербез!
16.09.2016
Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучыларына "Мәдәни көндәлек"ләр тапшырылды. Китапханәче Сабирҗанова Рәйфә апалары туган ягыбызның истәлекле урыннары белән таныштырып, презентация курсәтте. Мәдәни көндәлекне куллану, тутыру тәртибе аңлатылды.
-
1 нче сыйныф укучыларына бүләк! 14.09.2016

Полиция өлкән участок вәкиле полиция майоры Хисамиев Ленар Альтафович 1 нче сыйныф укучылары белән очрашып, юлда йөрү кагыйдәләрен аңлатты. Аларга юлларда исән-имин йөрүләрен, истәлекле бүләкләр таратты.
Юлның кайсы ягыннан
Ничек итеп барырга?
Юл аркылы үткәндә
Кайчан, кайда чыгарга?
Бу сорауга җавапларны
Без бик яхшы беләбез.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Һәрчак төгәл үтәрбез.









