Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Табигать почмагында
31.01.2017
Балалар бакчасында нәниләр табигать почмагында еш булалар. Аны һәр ел фасылына туры килерлек итеп, тәрбияче апалары белән берлектә тулыландырып торалар.
-
Музейда
30.01.2017
Балалар бакчасына йөрүчеләр бүген мәктәп-бакча музеенда кунакта булдылар. Алар борынгы эш кораллары, акчалар, бизәнү әйберләре белән таныштылар. Тәрбияче апаларын зур кызыксыну белән тыңладылар.
-
Укырга өйрәнәбез 27.01.2017
Балалар бакчасында нәниләр зур кызыксыну белән хәрефләрдән сүзләр төзеп уйныйлар.
Ничек күңелле икән ул
Хәрефләрне таныгач.
Шатланабыз барыбыз да
Исемне язып куйгач.
-
Ел класс җитәкчесе 26.01.2017
Бүген Апаз урта мәктәбендә " Ел класс җитәкчесе" бәйгесенең зона этабы үтте. Безнең мәктәптән 2 нче сыйныф җитәтәкчесе Котдусова Г.М. катнашты. Ул башлангыч сыйныф укучылары белән экология темасына "Могҗизалар кыры" үткәрде. Осталык дәресе "Без төрлеләр, ләкин без бергә" темасына карата оештырылган иде.
-
Түгәрәк уеннар 24.01.2017
Түгәрәккә басабыз да
Яңа уен уйныйбыз.
Ә бүген куянкайның
Сыйфатларын саныйбыз.
-
Тәрбиячеләр ярыша
20.01.2017
Бүген Арча шәһәрендә "Ел тәрбиячесе-2017" конкурсының йомгаклау туры үтте. Безнең балалар бакчасыннан Нигъмәтҗанова Л.Ә. чыгыш ясады.
-
Балалар бакчасында ата-аналар җыелышы 19.01.2017
Бүген балалар бакчасында ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр ачык шөгыльләр карадылар. Тәрбиячеләр тарафыннан һәр баланың үсеш, тәрбия эшчәнлегенә анализ ясалды.
-
Сак булыгыз - грипп! 17.01.2017
Киң колач җәеп грипп вируслары килә! Һәркем үзенең сәламәтлеге өчен кайгыртырга, алдан ук кирәкле чараларны күрә башларга тиеш. Шәхси гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, саф һавада ешрак булырга кирәк.
-
Мәктәптә ата-аналар җыелышы 13.01.2017
Бүген мәктәп ягында 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр башта һәр класста ачык дәресләр карадылар. Аннан соң сыйныф җитәкчеләре 3 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар, әти-әниләр белән балаларны укыту -тәрбия эшләре турында үзара фикер алыштылар.
-
Күңелле шөгыль 12.01.2017
Бакчада нәниләр күләмле пазл тезеп уйнарга яраталар. Нәниләр төркеменә йөрүчеләр дә шуларны тезеп, фикерләү сәләтләрен үстерәләр.