Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Кыш бабай килде безгә! 27.12.2018

Бүген Пешәнгер мәдәният йортында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең Яңа ел чыршысы булып узды. Нәниләр төрле экият геройлары белән очраштылар, Кыш бабай белән Кар кызын зарыгып көтеп алдылар, алар белән төрле уеннар уйнадылар, үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Яңа ел тамашасын карарга әти-әниләр, мәктәп укучылары һәм авыл халкы да килгән иде. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Район башлыгының Яңа ел чыршысы бәйрәмендә 26.12.2018

26 нчы декабрь көнне Арча мәдәният йортында район башлыгының Яңа ел чыршысы бәйрәме булып узды. Бу чарага безнең мәктәптән төрле фән олимпиадалары призёры Хәертдинов А..Х, республика һәм районкүләм шашка ярышларында җиңүче булган Кутдусов Р.Р. да чакырулы иде.
-
Яңа ел бәйрәме! 25.12.2018

Бүген башлангыч мәктәп укучылары Пешәнгер авылының мәдәният йортында "Яңа ел маҗаралары" исемле әкият-тамаша куйдылар.
-
Әфәрин, укучыбыз!
24.12.2018
"Олимпиада хәрәкәте" тарихында 2018 нче ел мәктәбебез өчен уңышлы ел булды. 4 нче сыйныф укучысы Хәертдинов А.Х., бөтенроссия һәм республикакүләм олимпиадаларның муниципаль этабында катнашып, дүрт фәннән (математика, рус теле, ОБЖ, татар теле) призёр булды. Укучыбыз Хәертдинов А.Х. ны һәм аның укытучысы Кутдусова Г.М.ны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!
20.12.2018
19 нчы декабрь көнне Арчаның "Укучылар сарае"нда "Иң яхшы шашкачы - 2018" ярышлары булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәптән 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Кутдусов Р.Р. (малайлар арасында) - 2 нче урынга, Низамова А.И. (кызлар арасында) шулай ук 2 урынга лаек булдылар. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Яңа елны көткәндә 19.12.2018

Балалар бакчасы ягында тәрбияләнүчеләр зур түземсезлек белән Яңа елны көтәләр. Бәйрәмгә матур шигырьләр, дәртле җырлар һәм биюләр, әйлән-бәйлән уеннары әзерлиләр.
-
Котлыйбыз! 18.12.2018

Бүген, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез Мухаметзянов И. һәм Шәрифуллина Р. район балалар бакчалары арасында үткәрелгән "Голосок" бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, "Көмеш тавыш" номинациясендә җиңү яуладылар.
-
Кышкы әкият 17.12.2018

Мәктәп-бакчабызда Яңа елга нык әзерлек бара. Балалар бакчасында да, дәресләрдән соң мәктәп ягында да бәйрәм сценарийлары буенча репетицияләр гөрли. Ә тышкы якта укытучылар, тәрбиячеләр һәм мәктәп-бакчаның башка хезмәткәрләре кар сыннарыннан кышкы әкият иҗат иттеләр.
-
Ел укытучысы - 2018 14.12.2018

Бүген Ашытбаш урта мәктәбендә "Ел укытучысы 2018" бәйгесенең зона ярышлары булып узды. Безнең мәктәбебездән бу профессиональ бәйгедә югары квалификацион категорияле башлангыч класслар укытучысы Кутдусова Г.М. катнашты.
-
12 нче декабрь - Россия Конституциясе көне 12.12.2018

Бүген мәктәптә Конституция көне уңаеннан класс сәгатьләре булып узды. Укучыларга Конституциянең төп законнары, Россия гражданинының төп хокуклары һәм бурычлары турында мәгълумат бирелде.









