Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
03.02.2017

Инглиз теле атналыгы дәвам итә
Бу атна башыннан мәктәбебездә инглиз теле атналыгы башланып китте. 2 февраль көнне 1-6 сыйныфлар катнашында "Инглиз телен беләсеңме?" исеме астында кичә үткәрелде.Кичә барышында укучылар үзләренең инглиз телен белергә омтылуларын күрсәттеләр: хайван исемнәрен әйттеләр, алфавитны кабатладылар, "Йомры икмәк" әкиятен карадылар. Ә "Йомры икмәк" әкиятен 5челәр тәкъдим иттеләр.Алар әкиятне инглиз телендә сәхнәләштерделәр.Кичә укучыларга да, укытучыларга да бик ошады.
-
02.02.2017

Фестиваль - конкурс "Без бергә"
Республикакүләм игълан ителгән "Без бергә" фестиваль- конкурсының мәктәп этаплары үтә.Әлеге чарадан без дә читтә калмадык.
-
01.02.2017

Хәрби-патриотик айлык
Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык башланды.Айлык план нигезендә уздырылачак. Бүген иртән класс сәгатләре "Ленинград блокадасына" багышланды.
-
30.01.2017

"Студент яшьләр слеты - 2017"
28 нче гыйнвар көнне Арча педагогия көллиятендә "Студент яшьләр слеты -2017" исеме астында студентлар очрашуы булды. Әлеге очрашуда Апаз урта мәктәбен бетереп, төрле уку йортларында белем алучы студентлар да катнашты. Алар әлеге чараны ошатып, ел саен көтеп алулары турында әйттеләр.
-
28.01.2017

Физика һәм математика атналыгы
Атна дәвамында безнең мәктәптә физика һәм математика атналыгы үтте. Предмет укытучылары укучыларга бик күп өстәмә кызыклы материал бирделәр.Укучылар бик кызыксынып чараларда катнаштылар,судоку чиштеләр,"Төсле математика" ярышында катнаштылар.Үткәрелгән ачык чаралар барысы да укыту процессында яңа технологияләргә корылган, үтемле һәм кызыклы иделәр.
-
26.01.2017

Апаз урта мәктәбендә класс җитәкчеләре конкурсының зона этабы үтте.
26 нчы гыйнвар көнне Апаз урта мәктәбендә класс җитәкчеләре конкурсының зона этабы үтте.Әлеге зонада 6 сыйныф җитәкчесе катнашты: Ашытбаш,Носы,Хәсәншәих, Казанбаш, Пшәнгер башлангыч-балалар бакчасы, Шушмабаш мәктәпләре. Конкурсантлар берсеннән- берсе яхшы әзерлекле һәм көчле иделәр. Алар үзләре сайлап алган классларда класстан тыш чара һәм катнашырга килгән конкурсантлар белән мастер-класс үткәрделәр. Конкурсантлар класс белән, ата-аналар белән эшләүдә яңа алымнар тәкъдим иттеләр,бер-берсеннән күп нәрсәгә өйрәнделәр.
-
25.01.2017

Класс җитәкчесе конкурсының зона этабы
Бүген Иске Ашыт мәктәбендә класс җитәкчеләре конкурсының зона этабы үтте.Барлыгы 5 сыйныф җитәкчесе класстан тыш чара һәм мастер - класс тәкъдим итте.Конкурсантлар берсеннән-берсе көчле һәм яхшы әзерлекле иделәр.Апаз урта мәктәбеннән әлеге бәйгедә 8 нче сыйныф җитәкчесе, инглиз теле укытучысы Загидуллин М.М. катнашты.Марат класс белән эшләүдә яңа алымнар, методлар тәкъдим итте.Яшь коллегабызга уңышлар телибез!
-
23.01.2017

"Буыннар очрашуы" темасына отряд сборлары дәвам итә
"Очкын" балалар оешмасы планы нигезендә отрядларда "Буыннар очрашуы" темасына отряд сборлары дәвам итә. 21 гыйнвар көнне отряд сборы "Улыбка" (5 сыйныф) отрядында узды. Отряд вожатыйлары сборны яхшы әзерлекле итеп оештырганнар иде.Укучыларның әбиләре укучыларга элеккеге һәм хәзерге укыту аермалыклары, өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек хисләренең бүгенге көндә югала баруына борчылып киңәшләр бирделәр.Кул эшләре турында сөйләделәр.Әлеге сбор укучыларга файдалы да, кирәкле дә булды.
-
21.01.2017

Ата-аналар җыелышлары
Бу атнада классларда 2 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышлары булып үтте. Класс җитәкчеләре ата-аналарга эшлекле уенннар, анкеталар, төрле ситуация формасында төрле темаларга доклад, диспутлар, түгәрәк өстәлләр оештырдылар.
-
20.01.2017

"Буыннар очрашуы" отряд сборы
20 нче гыйнвар көнне 7 сыйныф укучылары "Буыннар очрашуы" исеме астында отряд сборы үткәрделәр.Алар әлеге сборга әбиләрен чакырдылар.Сбор барышында укучыларның әбиләре алар бала вакытттагы тормыш уку үзенчәлекләре, пионер оешмалары турында җентекләп сөйләделәр, кул эшләре белән таныштырдылар.Сбор укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.Сбор ахырында оныклары әдбиләренә бүләкләрен тапшырдылар. Сбор зур әзерлек белән күңелле үтте.














