Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
15.09.2017

"Экстремизмга - юк!" сыйныф сәгатендә ТР Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин катнашты
Сентябрь ае дәвамында республиканың барлык мәктәпләрендә “Экстремизмга – юк!” дигән темага төрле чаралар үткәрелә. Чәршәмбе көнне Апаз урта мәктәбендә шушы темага багышланган сыйныф сәгатендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков катнашты.
Видеофильм аша Беслан трагедиясен искә төшерүдән башланган сыйныф сәгатендә мәктәпнең тарих укытучысы Гүзәл Хәбибуллина 10-11 сыйныф укучыларын экстремизм төрләре белән таныштырып үтте. Аның эчтәлекле һәм үтемле чыгышыннан укучылар нәрсә үзләштереп калган? Биремнәр аша аларның бу өлкәдә белемнәрен дә тикшерергә өлгерде. Соңыннан терроризм корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
– Ачык күзле, аек акыллы, тормышны аңлаучан булырга кирәк. Игътибарлы, киң күңелле, миһербанлы кешеләр булыгыз. Үзегез яхшы икән, сезгә беркем дә начарлык эшли алмас, – диде сыйныф сәгатенә йомгак ясап Рауил Рәхмәтуллин.
-
10.09.2017

2017-2018 нче уку елының беренче ата-аналар җыелышлары
Апаз урта мәктәбендә 2017-2018 нче уку елының беренче ата-аналар җыелышлары үтте.Көн тәртибендә интернетта куркынычсызлык, ашханәдә туклану мәсьәләсе, мәктәп һәм классларда комитетлар сайлау,грипп вакцинациясе мәсьләре каралды.
-
03.09.2017

3 сентября - День солидарности в борьбе с терроризмом
3 сентября – памятная дата трагедии в БесланеВ России ежегодно 3 сентября отмечается особая дата - День солидарности в борьбе с терроризмом. Ведь в нашей стране трагическая дата 3 сентября теперь неразрывно связана с ужасающими событиями, произошедшими в Беслане совсем недавно – с 1 по 3 сентября 2004 года.
-
01.09.2017

Яңа уку елы котлы булсын!
1 – сентябрь – Белем бәйрәме . Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп
Кабат ачтык мәктәп ишеген.
Олы юлга алып чыккан йортым
Син бит безнең белем бишеге.
-
16.08.2017

"Мәктәпкә җыенырга булыш " акциясе Апаз мәктәбендә
Ел саен аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында уку кирәк-яракларын тапшыру Апаз урта мәктәбендә билгеләп үтелә. Менә быел да бу бәйрәм Апаз урта мәктәбендә үтә.
-
26.07.2017
Экологик айлык кысаларында су буйларын, чишмәләрне чистартуда катнашабыз
-
30.06.2017
СМС акция "Будь здоровым, танцуй"
-
01.06.2017

1 июнь - Балаларны яклау көне.
Бу бәйрәм көн бүген мәктәп яны лагеры ачылу белән дә истәлекле булды. Башлангыч сыйныфлар өчен мәктәп яны лагеры "Тургай" үзенең ишекләрен ачты.
-
31.05.2017

Бездә - САБАНТУЙ!
Бүген җәйге каникулларга таралыр алдыннан укучылар өчен гадәттәгечә Сабантуй үткәрелде.Әлеге бәйрәмдә һәр класс команда булып катнашты. Ә ахырдан иң яхшылырга бүләкләр тапшырылды.
-
29.05.2017

Кырлайга сәяхәт
Җәй - иң күңелле вакыт! Ул сәяхәтләргә дә бай вакыт. Менә бүген башлангыч сыйныф укучылары Кырлайга сәяхәт кылдылар. Анда алар музейга, Сәгъди абый йортына керделәр,музей хезмәткәрләрен тарафыннан оештырылган программада катнаштылар.Сәяхәт күңелле һәм кирәкле булды.














