Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
23.02.2017

С Днем защитника Отечества!
В день защитника Отечества желаем
Вам здоровья и гармонии во всем,
Как защитников своих вас обожаем
И сердечно поздравляем с вашим днем.
Пусть удача будет с вами неразлучна,
Все, о чем мечтали, пусть произойдет,
И в делах пусть будет все благополучно,
И в любви пусть обязательно везет!
-
22.02.2017

5-7 сыйныфларда отряд сборлары
5-7 нче сыйныф укучылары хәрби-патриотик айлык кысаларында "Солдатта булган диләр" исеме астында отряд сборлары үткәрделәр. Әлеге сборга алар хәрби хезмәттә булган абыйларын, ир-ат укытучыларны чакырдылар. Сбор зур әзерлек белән күңелле үтте.
-
17.02.2017

Фестиваль-конкурс "Без бергә"
17 нче февраль көнне “Без бергә” конкурс – фестивале кысаларында поэзия, проза, эпос сөйләү буенча конкурс үтте.Әлеге конкурста теләгән барлык укучылар да катнаша алдылар. Укучылар хәрби-патриотик темага да бик теләп чыгыш ясадылар. Мәктәпкүләмендә урыннар да чыгарылды.
-
15.02.2017

Әфганчылар белән очрашу кичәсе
Апаз урта мәктәбендә хәрби-патриотик айлык дәвам итә. Әлеге айлык планы нигезендә "Илне саклау-ирләр эше" исеме астында Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз белән очрашу кичәсе оештырылды.Очрашу барышында әфганчыларның тормыш юлы, медальләре турында сөйләтелде.Алар укучыларга үзләренең киңәшләрен дә җиткерделәр.Очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды.Очрашуга Арчадан кунаклар да күп килгән иде.
-
14.02.2017

СМС акция "Зимушка-зима"
Отряд «иSКRa» 14 февраля провели акцию «Яркая здоровая зимушка-зима» Участники проекта в назначенное время пришли на место проведения акции и провели любимые школьниками игры на территории школьного двора.
-
13.02.2017

Апаз мәктәбендә "Аҗаган -2017" хәрби-спорт ярышы узды
13 февраль иртәсен ашкынып, зур дулкынлану белән көтеп алдык. Бүген мәктәптә “АҖАГАН”! Районыбызның Апаз зонасына караган 11 мәктәбе үзара көч сынашачак. Ишегалдыбыз “хәрби мәйданчыкны” хәтерләтте. Берәм-берәм солдат киеменнән мәктәпкә укучылар агылды. Бер генә мәктәп командасы да ярышка әзерлексез килмәгән. Отряд исеме язылган байрактан башлап, ярыш өчен кирәк-яраклар хәстәрләнгән.
Командалар төрле юнәлештә көч сынашты: интеллектуаль конкурста сорауларга җавап бирделәр, снайпер булып төз атуга ярыштылар, граната ыргыттылар, “мина кыры” аша уздылар, автомат сүтеп-җыйдылар, “сугыш кырыннан” яралы иптәшләрен исән-имин алып чыктылар, азимут буенча хәрәкәт иттеләр, көч-куәтләрен бәяләүгә күнегүләр үтәделәр һәм стройда, төрле командалар үтәп җырлап уздылар.Һәр башламның ахыры булган кебек, әлеге бәйгедә җиңүчеләр билгеләнде: Апаз командасы 1 урын, Яңа Кырлай - 2 урын, Хәсәншәих командасы 3 урыннарга лаек булдылар.
-
03.02.2017

Инглиз теле атналыгы дәвам итә
Бу атна башыннан мәктәбебездә инглиз теле атналыгы башланып китте. 2 февраль көнне 1-6 сыйныфлар катнашында "Инглиз телен беләсеңме?" исеме астында кичә үткәрелде.Кичә барышында укучылар үзләренең инглиз телен белергә омтылуларын күрсәттеләр: хайван исемнәрен әйттеләр, алфавитны кабатладылар, "Йомры икмәк" әкиятен карадылар. Ә "Йомры икмәк" әкиятен 5челәр тәкъдим иттеләр.Алар әкиятне инглиз телендә сәхнәләштерделәр.Кичә укучыларга да, укытучыларга да бик ошады.
-
02.02.2017

Фестиваль - конкурс "Без бергә"
Республикакүләм игълан ителгән "Без бергә" фестиваль- конкурсының мәктәп этаплары үтә.Әлеге чарадан без дә читтә калмадык.
-
01.02.2017

Хәрби-патриотик айлык
Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык башланды.Айлык план нигезендә уздырылачак. Бүген иртән класс сәгатләре "Ленинград блокадасына" багышланды.
-
30.01.2017

"Студент яшьләр слеты - 2017"
28 нче гыйнвар көнне Арча педагогия көллиятендә "Студент яшьләр слеты -2017" исеме астында студентлар очрашуы булды. Әлеге очрашуда Апаз урта мәктәбен бетереп, төрле уку йортларында белем алучы студентлар да катнашты. Алар әлеге чараны ошатып, ел саен көтеп алулары турында әйттеләр.














