Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
1 сентябрь-Белем бәйрәме! 01.09.2021

Озын җәйге каникуллардан соң, нихаять, яңа уку елына аяк бастык. 1 сентябрь көнне Апаз урта мәктәбендә дә Белем бәйрәме үткәрелде.
Мәктәбебезгә хөрмәтле кунаклар да килгән иде. Алар укучыларга,укытучыларга изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
Барлык укучыларга, укытучыларга имин, тыныч уку елы, тырышлык,яхшы билгеләр телибез.
-
Школьная ярмарка 28.08.2021

Елдагыча август аенда мәктәпләр арасында ярминкә үткәрелә. Быел Апаз мәктәбе дә узенең уңышлары белән ярминкәдә катнашып кайтты.
-
Чәчәк выставкасы 28.08.2021

28 август көнне Арча район үзәгендә чәчәк выставкасы булып үтте. Апаз урта мәктәбе дә, бик матур композициясе белән чыгыш ясады.
-
"Мәктәпкә җыенырга булыш!"
10.08.2021
"Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында беренче сыйныфка укырга керүче укучыларга,яңа уку елында уку өчен, кирәк-яраклар тутырылган сумкаларны район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы үзе тапшырды. Бик зур рәхмәт! -
2021 нче елда балалары беренче класска барачак әти-әниләр өчен!
30.06.2021
.jpg)
2021 нче елда балалары беренче класска барачак әти-әниләр өчен!
Гаризалар түбәндәге срокларда кабул ителә:
Уважаемые родители и законные представители будущих первоклассников!
Заявления принимаются в следующие сроки:
-
"Татар халык ашлары" класс сәгате
20.05.2021
Туган телләр хәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 7 класс укучылары "Татар халык ашлары" дип исемләнгән класс сәгатендә катнаштылар. Әлеге чара кысаларында укучылар татар халкының милли ризыклары белән таныштылар, кайбер ризыкларның килеп чыгу тарихын өйрәнделәр -
"Кешене киеменә карап каршы ал, акылына карап озат" класс сәгате
19.05.2021
Туган телләр хәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 7 класс укучылары "Кешене киеменә карап каршы ал, акылына карап озат" исемле класс сәгатендә халкыбызның милли киемнәре белән таныштылар. Осталар чиккән калфаклар, кәләпүшләр, түбәтәйләр, нәфис муенсалар, чигүле алъяпкычлар, бәби итәкле күлмәкләр, камзуллар рәсемнән каралсада искиткеч матурлар иде. Укучылар әлеге класс сәгатеннән бик кәнәгать калдылар. -
"Милли матурлыкка омтылу"класс сәгате
13.05.2021
"Милли матурлыкка омтылу" дип исемләнгән класс сәгате кысаларында 7 класс укучылары татар халкының милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштылар. Гаиләләрендә матурлыкны сөю, рухи байлыкка хәзинә итеп карау, аны саклау, үстерү, буыннан-буынга тапшыру һәр укучыда горурлык хисе уятты.Укучылар әлеге класс сәгатеннән үзләренә рухи азык алдылар -
“Җиңүнең 76 еллыгына багышланган районкүләм шигырь һәм җыр конкурсы”
12.05.2021
Туган телләр хәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан районыбызда Җиңүнең 76 еллыгына багышлап патриотик җырлар һәм шигырьләр бәйгесе үтте. Мәктәбебездән 4 сыйныф укучысы Әсхәдуллина Гузәл, 7 нче сыйныф укучысы Әсхәдуллин Раил, 9 нчы сыйныф укучысы Галаветдинова Гөлфия яхшы уңышлар яулап кайттылар. -
Җиңү бәйрәме белән!!!
08.05.2021
Бүген Апаз авылында Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг булып узды. Митингта сугыш һәм тыл ветераннары,укытучылар, укучылар катнашты. Сугышта һәлак булган бабаларыбызның батырлыгын бер минут тынлык белән искә алып, яу кырында башын салган газиз авылдашларыбызның якты истәлегенә венок куелды.














