Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
18.04.2016

Республика акцияләренең өченче көне - "Дуслык көне" һәм "ГТО - барыбызга да"
Бүген республикакүләм "МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" һәм "СПОРТЛЫ ТАТАРСТАН" акцияләренең өченче көне дәвам итә. Әлеге акцияләргә мәктәп укучыларын, укытучыларны, ата-аналарны җәлеп иттек. Алар булдыра алганча чараларда актив катнашырга тырышалар.
-
17.04.2016

Акцияләр дәвам итә...
Бүген республика акцияләренең икенче көне. Без аны флешмобтан башларга булдык. Укучыларыбыз бик теләп, СМСлыларга кушылып флешмобта катнаштылар.
-
16.04.2016

"МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" һәм "СПОРТЛЫ ТАТАРСТАН" акцияләренә старт бирдек
Бүген республикакүләм үткәрелүче "МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" һәм "СПОРТЛЫ ТАТАРСТАН" акцияләренә старт бирдек. Беренче көн "Мәрхәмәтле башлангычлар көне" һәм "Спорт син- дөнья" девизы астында үтте. Әлеге акция кысаларында "мәрхәмәтлелек маршы", саф һавада бердәм зарядка үткәрелде.
-
15.04.2016

V Республикакүләм Тукай укулары
14 апрель көнне Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды. Республикабызның 8-11 сыйныф укучылары 5 юнәлештә чыгышлар ясадылар. "Тукай рухы һәрчак күңелдә" юнәлешендә 10 сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Энҗе Марат кызы 2 урынны яулады. Энҗегә алдагы конкурсларда да зур уңышлар теләп калабыз.
-
15.04.2016

"Без Тукайны яратабыз" викторина
Рәмзия Гарафетдиновна 5-7 сыйныфлар өчен "Без Тукайны яратабыз" викторинасы үткәрде. Әлеге чара барышында укучылар бик теләп сорауларга җаваплар эзләделәр, ребуслар, башваткычлар чиштеләр. Г.Тукай тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйттеләр.
-
14.04.2016

Китап укучылар конференциясе
Г.Тукайның тууына 130 елга багышланган чаралар дәвам итә. Бүген укучыларыбыз авыл һәм мәктәп китапханәчеләре белән берлектә Әхмәт Фәйзинең "Тукай" романы буенча китап укучылар конференциясен үткәрделәр. Конференция барышында укучылар романның "Яңа бистә", "Кырлай" бүлеге буенча фикер алыштылар, уеннарда катнаштылар, презентация эшләделәр.
-
13.04.2016

Чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы
3 чирек нәтиҗәләре буенча "Гаиләне институтын ныгыту" темасына ата-аналар җыелышы үткәрдек. Көн тәртибендә гаиләдәге тәрбия, гаиләнең роле, әдәп -әхлак нормалары темасы күтәрелде. Сыйныф җитәкчеләре ата-аналар өчен педагогик укулар оештырдылар
-
12.04.2016

Бөек шагыйребез иҗатына багышланган викторина үтте
Бүген мәктәп китапханәсе җитәкчесе Миннебаева Рәмзия 1-4 сыйныфлар өчен бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Тукайга 130 яшь" исеме астында викторина үткәрде. Укучылар викторина барышында бик күп кызыклы сорауларга җавап бирделәр, ребуслар, кроссвордлар чиштеләр, Тукай иҗатына багышлап ясалган рәсемнәргә исемнәр таптылар. Викторина кызыклы һәм кирәкле, файдалы булды.
-
11.04.2016

Стажировка площадкасы
11-12 апрель көннәрендә Апаз урта мәктәбе коллективы Балык Бистәсе, Норлат, Биектау районы директорларын янәдән "Төп мәктәптә ФДББС кертү тәҗрибәсе" темасына өйрәнү урыны буларак кабул итә. Өйрәнү үтүчеләргә ачык чаралар, директор һәм завуч яны киңәшмәсе, ФДББС нигезләнгән эш алымнары тәкъдим ителә. Әлеге эшлекле чараларда алар бик теләп катнашалар, сорауларга җавап эзлиләр, уеннарда да сынатмыйлар.
-
09.04.2016

"Габдулла Тукайга - 130 яшь" - шигырь кичәсе
Бүген Апаз урта мәктәбе укучылары сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шигырь кичәсендә катнаштылар. Әлеге кичәдә катнашучы һәр укучы бик тырышып әзерләнгән, барлык шигырьләр зәвык белән, сәнгатьле итеп башкарылды. Кичәдә авторның бик күп темаларга шигырьләре яңгырады, "Туган тел" җыры җырланды.














