Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Язгы өмә - Субботник 22.04.2024

Бүген мәктәп коллективы, укучылар һәм мкзей хезмәткәрләре белән зиратта өмә оештырдык. Шагыйрь Г.Тукайның әтисенең каберен тәртипкә китердек.
#ЭКОВЕСНА2024 -
Субботник 20.04.2024

Әйләнә-тирәне чистарту өмәсендә тырышып эшләдек.
-
Каен бөресе җыю 19.04.2024

Күңел табигатькә ашкына. Халык табиблары исә язгы табигатькә чыгу ул матурлык белән хозурлану гына түгел, ә беренче язгы бөреләрне дә җыя торган чак, ди. Аларның әйтүенчә, бөреләрдәге биологик актив матдәләр организмдагы барлык алмашу процессына стимул булып тора. Халык медицинасында каен бөресен элек-электән кулланалар. Аның бәвел кудыру, шешенүләргә һәм төрле ялкынсынуларга каршы тору сәләте билгеле. Каен бөресе шулай ук салкын тигәндә, ютәлдән, паразит суалчаннардан килешә.
Ел саен укучыларыбыз каен бөресе җыюда актив катнаша. Әлеге чара белән алар кешегә никадәр файда китерәләр. -
Янгын куркыныч нәрсә... 18.04.2024

Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт, ләкин һәр ел фасылындагы шикелле, яз көне дә төрле хәвеф-хәтәрләр саклап тора. Нәрсәләр язгы чорда аеруча куркыныч соң?
Әлеге сорауга җавп бирү очен мәктәбебез укучыларына “Язгы чорда янгын куркынычсызлыгы” дигән темада инструктаж дәрес уткәреп, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек. Ут белән уйнау яки саксыз эш итү нинди бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин икәнен анлатып, видеоматериаллар ярдәмендә тәрбия-белем бирелде. -
ЭКОВЕСНА 17.04.2024

Уборка прилегающей территории
#ЭКОВЕСНА -
Шагыйрьне искә алдык 15.04.2024

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алдык.
26.04.1886 - 15.04.1913
Ятимлеге аның - язмыштандыр,
Бөеклеге ләкин - халыктан!
Тукай үзе - халкын үксезлектән
Йолып алыр өчен калыккан! -
"Без Тукайны укыйбыз" акциясенә Кушлавыч мәктәбе укытучылары кушылды.
13.04.2024
"Без Тукайны укыйбыз" акциясенә Кушлавыч мәктәбе укытучылары кушылды.
https://vk.com/public212131492?w=wall-212131492_1154
-
Комонавтика көне 12.04.2024

1961 елның 12 апреле - дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата. Бу көнне Советлар Союзы космонавты Юрий Гагарин "Восток - 1" космик корабында "Байконур" космодромыннан старт ала һәм дөньяда беренче тапкыр җир планетасынаң орбитасын әйләнеп чыга. Вакытында илнең космосны яулап алудагы кыю адымын мәңгеләштерү максатыннан бу тарихи дата Космонавтика көне дип билгеләнеп үтә башлый. Шул уңайдан мәктәбебездә күп чаралар үткәрелде. Укучыларга “Гагарин: Первый в космосе “ дигән фильм күрсәтелде. “Движение первых” оешмасы укучылары космоска багышланган квест үткәрделәр, стендгазета чыгардылар.
-
Экология икеайлыгы башланды 10.04.2024

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза. Без дә әлеге айлыкта катнашабыз.
Бүген өлкән сыйныф укучылары белән "Чүп – табигатьнең дошманы!" дигән темага экологик сәгать үтте.
Чараның максаты-балаларның кеше гаебе белән килеп чыга торган экологик проблемалар турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә һәм барлык тереклеккә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларны табигатьне саклау чараларында катнашу теләген уяту. Бүгенге тәрбия сәгатендә шулай ук калдыкларны икенчел чималга әйләндерү максатыннан, аларны аерым җыю мәсьәләләре турында сөйләштек, интерактив уеннар уйнадык. -
"Гомерләрнең кадерен белик 09.04.2024

Мәктәбебез укучыларына куркынычсызлык кагыйдәләрен гел өйрәтеп, исләренә төшереп торабыз. Аларны алдан кисәтмәсән, профилактик чаралар уткәрмәсән, кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин.
Буген дэ укучылар белән “Цени свою жизнь” дигән темада суицид үз-үзеңә кул салу очыракларын булдырмау өчен әңгәмә булдырдык. Нинди генә авыр хәл килеп чыкса да аннан чыгу юлы бар икәнен әйтеп, видеоматериаллар карап, гомернен бик кадерле булуы, анын бер генә бирелуен, кисәк уйланылмаган адымнар ясамаска кирәклеген аңлаттык.













