Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Туган телем сагында - Сөмбелә бәйрәме 28.09.2024

Сөмбелә — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22–23 сентябрь), яучылык һәм уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып “Сөмбел” “сөнбел-сөнбеләгә”, бүгенге “Сөмбелә”гә әйләнгән.
Зодиак календарендә 23 августтан 23 сентябрьгә кадәр вакытны, алтынчы айны Cөмбелә дип тә атаганнар. Гарәпләр йолдыз кебек янып торган кызгылт-сары һәм сап-сары төстәге лалә чәчәген дә һәм күпсанлы вак чәчәкләре башакка охшаган тәлгәшкә берләшеп торучы үсемлекне дә (гиацинт) “сөнбел” дип йөртәләр.
Башак — ул үрчем-уңыш белән бәйләнгән, димәк биредә хатын-кыз башлангычы бар дигән сүз.
Бүген Кушлавыч клубында без дә әлеге матур йола бәйрәмен үткәрдек. -
Тәрбиячеләр көне 27.09.2024

27 сентябрь – тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче хезмәткәрләр көне. Шул уңайдан башлангчыч класс укучылары Яраткан тәрбиячеләре Равилә Гадил кызын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Тәрбияче – гаять мөһим һәм җаваплы һөнәр. Яшь буында мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү балалар бакчасыннан башлана. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм педагогик сизгерлек таләп итә. Равилә Гадил кызына киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Туган телем сагында 26.09.2024

"Туган телем сагында" атналыгы кысаларында балалар бакчасында "Куянкайда кунакта" дип исемләнгән чара үтте. "Бармак уеннары", сөйләм телен үстерү күнекмәләре буенча уеннар уйнадык.
-
Юл иминлеге көндәлеге тапшырылды 25.09.2024

Бүген мәктәбебезнең бишенче сыйныф укучыларына “Укучының иминлек көндәлеге” тапшырылды. Әлеге көндәлектә юл йөрү кагыйдәләрен ныклап үзләштерү өчен кызыклы биремнәр тупланган. Аларны эшләргә, нәтиҗәсен sakla.ru. юл хәрәкәте иминлеге порталына җибәреп, төрле призлар отарга мөмкин. Ә иң мөһим призны һәркем алачак - чөнки юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен беләчәк! Укучыларга юл белемен өйрәнүдә уңышлар юлдаш булсын!
-
Әтиләр көне 24.09.2024

Бүген Арча стадионында "Әтиләр көне" уңаеннан спорт ярышлары үтте. Безнең батыр егетләр дә читтә калмады. Үз көчләрен сынадылар.
-
Профсоюз көне 24.09.2024

Һәр елның 24 нче сентябрендә республикабызда Профсоюзлар көне билгеләп үтелә. Профсоюз комитетының төп эшчәнлеге профсоюз әгъзаларының мәнфәгатен һәм социаль-хезмәт хокукларын яклауга, социаль партнерлыкны үстерүгә, сәламәтлекне һәм хезмәтне саклауга юнәлдерелгән. Шул уңайдан югары класс укучылары белән “Профсоюз белән дус бул! ” дигән темага тәрбия сәгате уздырдык. Эчтәлекле, файдалы презентация карадык.
-
Алдынгылар хәрәкәтендә сайлау 20.09.2024

Сегодня, 20 сентября состоялись выборы в Совет первичного отделения Движения Первых .
Совет Первых - это представительный орган, формирующийся из числа участников Движения Первых обучающихся.
В голосовании участвовали активисты первичного отделения Движения Первых.
В результате подсчетов всех голосов :
Председателем первичного отделения Движения Первых избрана - Мингазова Залина ученица 9 класса.
Успехов вам ребята! Достижений всех поставленных целей! -
«Алкоголизм кешенең сәламәтлеген, рухын җимерә торган авыру» 19.09.2024

Бүген укучылар белән «Алкоголизм кешенең сәламәтлеген, рухын җимерә торган авыру» дигән темага әңгәмә үткәрдек.
Чарабызның максаты: укучыларның алкогольнең зарарлы тәэсире турында күзаллауларын киңәйтү, зарарлы гадәтләргә актив каршы тору күнекмәләрен формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү. Балаларга алкоголизмның проблемалары җәмгыятьне борчуын һәм масштаблы зыян китерүен аңлаттык. Алкоголь үсеп килүче организмга нинди зарарлы булуын ассызыкладык: аны кулланудан баш миенең эшчәнлеге бозылу, хәтер зәгыйфьләнү, үсеш акрынаю, йокысызлык җәфалавы һәм күрү сәләте түбәнәю турында аңлаттык. Шулай ук энергетик эчемлекләренең дә кеше организмына начар тәэсир итүе турында фикер алыштык. -
Юл хәрәкәте - бердәм көн 18.09.2024

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгының профилактик чаралары кысаларында мәктәбебездә «Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бердәм куркынычсызлык көне» үткәрелде. «Бердәм юл иминлеге көне» үткәрүнең төп максаты - юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру, балаларны озын җәйге ялдан соң транспорт мохитенә яраклаштыру. Шул уңайдан «Инспекторлар кисәтә» темасына хәрәкәтле уеннар оештырдык. Викторина уздырдык.
Юл кагыйдәләрен үзебез төгәл үтик, балаларыбызда үзләрен саклауны инстинкт дәрәҗәсенә җитәрлек итеп тәрбиялик. -
Гариф Ахуновны искә алдык 18.09.2024

Бүген якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның туган көне. Ул үзенең әсәрләрен вакытлар узгач та яратып укыячакларын, тормыш юлы һәм иҗаты белән киләчәктә дә кызыксынуларын алдан белгән.
Гариф Ахуновның 1951 елда беренче “Галләм сорау бирә” хикәясе басылып чыга. Аннан соң без яратып укый торган “Яшьлек яме”, “Еллар чатында”, “Артышлы тау буенда”, “Хәзинә”, “Хыялый Хәйрүш егетләре”, “Канатлар кая илтә?”,“Хуҗалар”,“И кадерле туган як”, “Чикләвек төше”, “Олы юлга сәяхәт”, “Ардуан батыр”, “Без бит Арча яклары”, “Йолдызлар калка”, “Идел кызы”, “Тимерханның күргән-кичергәннәре” һәм башка бик күп әсәрләре, тәнкыйть мәкаләләре, очерклары басылды. Аның “Хәзинә”, “Идел кызы” әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар илебез экраннарына чыкты, үз әсәрләренә төзелгән сценарийлары буенча куелган спектакльләре республикабыз театрларында зур уңышлар белән барды. Гариф Ахуновның әсәрләре рус, төрек, башкорт, украин, үзбәк, казах, кыргыз, белорус, латыш һәм башка бик күп телләргә тәрҗемә ителде. Ул үзе дә М.Шолохов, Р.Тагор, Н.Шундик, Н.Погодин, Н.Островский һәм башка күренекле язучыларның һәм драматургларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.
Якташыбыз 1957 елдан ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде. Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә. 1972 елда аңа “Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә, 1973 елда “Чикләвек төше” повесте һәм “Хәзинә” романы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елда Гариф Ахуновка “Татарстан Республикасының халык язучысы” дигән исем бирелә, ул 1998 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы.













