Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Тимурчылар бик актив... 03.03.2016

Укучыларыбыз җәмгыятькә файдалы эшләрдә дә актив катнашалар. Мәктәбебездә эшләп килүче тимурчылык отрядлары авылыбызда булган басма һәм күперләрне кыш көннәрендә кардан арчып, сукмакларны рәтләп торалар. Шушы изге эшләре өчен аларга авыл халкы исеменнән зур рәхмәт сүзләре гел ишетелеп тора...
-
Ачык дәресләр дәвам итә 02.03.2016

Бүген 7 нче сыйнафларның инглиз теле фәненнән "Чит илләрдә мәктәпләр" темасына ачык дәрес үтте. Һәр укучы бүленеп Америка, Великобритания, Австралия илләрендәге мәктәпләр турында презентацияләр әзерләделәр һәм чыгыш ясадылар.
-
Начар гадәтләрдән арын... 01.03.2016

Башлангыч сыйныф укучылары белән табигать белеменнән "Начар гадәтләр" дигән темага ачык дәрес үтте. Укучылар дәрестә начар гадәтләрнең зыяны, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, шәхси гигиена һәм башка нәрсәләр турында бик күп яңа информация белдерәр.
Кулланма мультимедиа презентация чыганакта.
-
Аҗаган 29.02.2016

Үткән атнада “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан, мәктәбебездә “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннары булып утте. Спорт буенча укучылар ике командага бүленеп көч сынашты. Спорт төрләреннән:турникта тартылу, скакалка сикерү, кул көрәше, шашка ярышы, пресс һәм башка төрләр буенча ярыштылар. Укучылар команда ярышларында да сынатмадылар. Бу чара мәктәбебездә ел саен үткәрелә. Укучыларда Ватанга мәхәббәт, тугрылык, дуслык-бердәмлек кебек сыйфатлар тәрбияләнә.
-
Сәламәтлекне үзең кайгыртмасаң... 26.02.2016

Грип таралган вакытта укучыларга үз-үзләренең сәламәтлекләрен ничек саклау һәм дәвалану турында класс сәгатьләрендә әңгәмәләр уздырылды. Спорт белән даими шөгыльләнү, режим белән яшәү рәвеше алып бару хакында да фикер алыштылар.
-
Гигиеник тәрбия 24.02.2016

Бүген мәктәбебездә гигиена көне булып узды. Шул уңайдан барлык классларда тематик тәрбия сәгатьләре, тәнәфесләрдә уеннар үткәрелде.
-
Чаңгы ярышы 18.02.2016

Кичә Арча шәһәре үзәк стадионында Арча районы белем бирү оешмалары профсоюз хезмәткәрләренең чаңгы ярышы булып үтте. "Сәламәт тәндә, сәламәт акыл" шигарен истә тотып безнең Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе укытучылары да ярышта бик теләп катнаштылар...
-
Профориентация... 17.02.2016

Мәктәбебезгә Г.Тукай исемендәге Әтнә совхоз техникумыннан укытучылар килеп, чыгарылыш сыйныф укучыларына профориентация буенча дәрес үткәрделәр. Экономика, инженерия, ветеренария, поварлык белгечләре әзерләү курслары барлыгы турында мәгълүмат җиткерделәр, техникум тормышы белән таныштырдылар...
-
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне... 16.02.2016

1989 елның 15 февралендә Советлар Союзы Герое генерал Борис Громов җитәкчелегендәге совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылды. Сугышның шаукымы анда катнашкан солдат һәм офицерларга гына түгел, бөтен ил халкына да кагылды.
Традиция буенча, бу истәлекле датаны без ел саен сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтәбез. Без Совет һәм Россия солдатлары, офицерларының кылган батырлыкларын бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз һәм кулларына корал тотып интернациональ бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган ватандашларыбызны мәктәпкүләм чараларда хөрмәт белән искә алабыз. 15 февраль ул исән-имин илгә әйләнеп кайтучыларга рәхмәт хисләре белдерү көне дә.
Тугыз елдан артыкка сузылган Әфган сугышы меңнәрчә кешенең гомерен өзде, яшь егетләрнең язмышын җимерде, толлар һәм ятимнәргә, ялгыз калган аналарга әйтеп бетермәслек кайгы-хәсрәт китерде. Вакыт тузаннары Әфган, Чечен һәм башка бәрелешләрдә катнашучыларның якты истәлеген каплый алмас. Хәрби антларына тугры калып гомерләрен биргән батырларның данлы исеме күңелләребездә мәңге сакланыр. -
Муса Җәлил. 110... 15.02.2016

Буген “Әдәби җәүһәрләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар, татар халкының бөек улы, герой шагыйрь-Муса Җәлилгә 110 ел тулу уңаеннан, түгәрәк өстәл артында җанлы әңгәмә оештырдылар, шигырьләрен укыдылар, презентация дә карап уттеләр. Муса Җәлил диюгә, татар халкы, ә татар халкы диюгә М.Җәлил күз алдына килә. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул халкыбызның горурлыгы.Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт халык күңелендә яши. Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Бу түгәрәк өстәлдән укучылар язучының киң кырлы шәхес икәнлеген белделәр, үзләренә бик бай мәгълүмат алдылар.













