Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Мастер-класс... 27.10.2016

Арчаның 1 нче номерлы мәктәбендә "Интернет - укытучыларга" дигән темага "Мәгариф" журналы хезмәткәрләре тарафыннан мастер-класс үтте. Укытучыларга интернет куллану серләренең уңайлы вариантларын өйрәттеләр. Анда безнең мәктәптән инглиз теле укытучысы Алинә Александр кызы катнашты. Ахырдан катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
"Ел укытучысы" бәйгесе... 25.10.2016

Наласа мәктәбе базасында "Ел укытучысы" конкурсының зональ сайлап алу туры узды. Бәйгедә татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Әюпова Рания Фирдүсовна да уңышлы чыгыш ясады. Сайлап алу турында шулай ук Түбән Мәтәскә, Утар-Аты, Смак-Корса мәктәпләреннән конкурсантлар катнашты. Ачык дәресләр, мастер-класслар карап барыбыз да бер-беребездән күп яңалыклар үзләштереп кайттык. Бәйге нәтиҗәләре буенча гомуми рейтинг барлык зональ турлар узгач билгеле булачак...
-
Көрәш... 22.10.2016

Бүген Наласа мәктәбе базасында Арча муниципаль районы мәктәп укучылары (2004нче ел һәм кечерәкләр) арасында татар-башкорт көрәше буенча ярыш уза. Безнең мәктәп командасы да әлеге беренчелектә катнаша. Спортчы яшьләребезгә уңышлар телибез.
-
Тәрбия сәгатьләрендә 21.10.2016

Тәрбия сәгатьләрендә "Су саклау зоналары елы" уңаеннан ачык чаралар күрсәтелде. Укучылар күлләр турында мәгълүмат алдылар, аларны чиста тоту кирәклеген белделәр, андагы суүсемнәр, балыклар һәм башкалар турында тирән белем алдылар.
-
Агач җимеше белән -кеше эше белән... 18.10.2016

"Агач җимеше белән -кеше эше белән матур" - ди безнең татар халык мәкале. Безнең мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылры кичә җимеш агачлары утыртты. Ул агачлар киләчәктә үзләренең татлы җимешләре белән безне куандырып торыр.
-
Гаилә кыйммәтләре 14.10.2016

Бүген 8нче, 9нчы сыйныфлар өчен "Гаилә кыйммәтләре" дигән тәрбия сәгате уздырылды. Укучылар гади һәм катнаш никах турында белделәр, аларның уңай һәм кимчелекле яклары аңлатылды. Гаиләне саклау изге бурыч икәнлеге презентация ярдәмендә сөйләнде.
-
Эстафета 10.10.2016

СМС-балалар хәрәкәте үз акцияләрен гел уздырып тора. Без дә "Сәламәт йөгерү!" девизы астында укучылар белән эстафета үткәрдек. Укучыларның күңелләре күтәрелеп китте.
-
Фәннәр академиясеннән кунаклар... 07.10.2016

Районыбызга Дәүләт фәннәр академиясеннән Россия фәннәр академиясенең вице-президенты Малофеев Николай Николаевич җитәкчелегендә бик күренекле кунаклар килде. Арча районы җирлегендә аларны кабул итү тантанасында район мәгариф идарәсе җитәкчелеге белән берлектә безнең мәктәбебез укучылары, администрациясе вәкилләре дә катнашты.
-
Өлкәннәр декадасы 06.10.2016

"Өлкәннәр декадасы" уңаеннан мәктәп балалары һәм укытучылар катнашуында клубта бик матур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Алдан чакыру кәгазьләре өләшенгәч, барлык әби-бабайлар да килгән. Җыр, бию, уен-көлке, әби-бабайларны ике командага бүлеп ярыштыру - һәммәсе дә өлкәннәрнең күңелен күтәрде. Ахырдан сыйлы табын артында чәй эчеп, гапләшеп утырдылар. Бар да канәгать калды.
-
Бәйрәм белән!.. 05.10.2016

Хөрмәтле коллегалар! Теләсә кайсы һөнәргә юл башы укытучы хезмәте нәтиҗәсендә салына. Укытучылар турында дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз дип ышаныч белән әйтергә була. Укытучы сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң. Барлык көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, башкалар өчен, укучылар өчен дип яши укытучы.
Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчегезне куеп башкарасыз. Укучыларыбыз күңеленә чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.
Хөрмәтле укытучылар, һөнәри бәйрәмебез белән!.. Һәм инде калган әйтер сүзләрне Фәнис ага Яруллинның бик матур шигыре белән йомгаклыйсыбыз килә:
Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес, иң туры юлны
Сайлашырга сез кирәк.
Алда көрәшләр дә булыр,
Югалып калсак кинәт –
Егылганда тотынырга,
Көч бирергә сез кирәк.
Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә,
Юатырга сез кирәк.
Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәс өчен йөрәк –
Сез кирәк, укытучылар,
Безгә һәрчак сез кирәк!..













