Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
"Кошлар-канатлы дуслар" 04.04.2016

1926 нчы елдан башлап, 1 апрель - Бөтендөнья кошлар көне дип билгеләнеп үтелә. Безнең мәктәбебез укучылары да һәр яз саен, сыерчык оялары ясап, канатлы дусларыбызны сөендерәләр. Тиздән алар ясаган ояларга яңа хуҗалар килер, балаларга рәхмәт әйтеп, канатларын кага-кага, матур җырларын сузар.
-
ЕРТга әзерлек 01.04.2016

Бүген, 1нче апрель көнне Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбендә 9нчы сыйныф укучылары татар теле буенча бердәм республика тестына әзерлек максатыннан сынап карау имтихан эше башкардылар.
-
Нәүрүз мөбәрәкбад! 22.03.2016

Нәүрүз мөбәрәкбад!
Безнең әби-бабаларыбыз һәр елның 21нче март көнендә бер-берсен шулай сәламләгән. Ул Яңа елның беренче көне булган, чөнки беренче төрки-фарсы календаре буенча яз башы - көн белән төн тигезләшкән вакыт - яңа елның башы саналган. "Нәүрүз" сүзе безгә фарсы теленнән кергән, татарча "яңа көн" дигәнне аңлата. Әлеге бәйрәм беренче булып Иранда билгеләп үтелә. Шуннан соң бу бәйрәмне, мөселман йолаларына яраклаштырып, барлык төрки халыклар да үткәрә башлаган.
Хәзер Нәүрүз бәйрәме яңа эчтәлек белән тулылына. Бәйрәмдә Нәүрүз гүзәлен билгелиләр, яңа уеннар, яңа йолалар башкаралар...Тулырак чыганакта.
-
Эшлекле очрашу 16.03.2016

Агымдагы атнада Арча районы Утар Аты төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч һәм татар теле укытучыларының "ФГОС (ФДББС) шартларында уку-укыту процессын интенсивлаштыру" дигән темага район семинарында катнаштык. Мәктәптә мастер-класс күрсәтү белән берлектә кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Төрле юнәлешләрдә дәресләр каралды. Килгән укытучылар күп яңалыклар алып китте.Дәресләрдән соң экологик темага класстан тыш чара күрсәтелде. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү вакытында, мәктәп эшчәнлегенә район мәгарифе бүлеге җитәкчесе дә уңай бәя бирде.
-
Г Т О 12.03.2016

Бүген Арча муниципаль районы буенча ГТО нормативларын тапшыралар. Мәгариф хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмыйча актив катнаша. Хезмәткәрләребез чаңгыда йөрү, турникта күтәрелү, отжимание, гер күтәрү һ.б. төрләрдә үзләренең көчләрен сыныйлар.
-
Всероссийский «Конкурс видео мастер-классов"/ "Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесе" 12.03.2016

Всероссийский «Конкурс видео мастер-классов по декоративно-прикладному творчеству «В гостях у сказки», посвященный 130-летию Г.Тукая»...
"Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган, кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесе"
-
Наркотик әйләнешен тикшерүчеләр көне 11.03.2016

Бүген, 11 Март - Россиядә "Наркотик әйләнешен тикшерүчеләр көне". Шул уңайдан класс сәгатьләрендә "Замана афәтеннән саклан!" дигән темага тәрбия чаралары узды.
-
Уйный-уйный өйрәнәбез! 10.03.2016

Уйный-уйный өйрәнәбез! Балалар өчен мавыктыргыч уеннар дәрестә һәрвакыт ярдәм итә. Моны истә тотып укытучыларыбыз дәресләрендә һәрдаим хәрәкәтле уеннар да һәм беррәттән мультимедиа уен-ярдәмлекләрне да бик урынлы кулланалар.
Мультимедиа ярдәмлекләрне чыганактан күчермәләп алырга була.
-
Күмәк чаралар 09.03.2016

Мәктәбебездә "Бердәм тату гаилә" дип исемләнгән гаилә бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә әтиләр һәм әниләр төрле ярышларда көчләрен сынаштылар. Ярышлар балалар әзерләгән концерт номерлары белән бәйләнеп барды.
-
Үзебез чәчәк ясыйбыз... 04.03.2016

Тиздән әниләр бәйрәме. Әлеге матур бәйрәмгә башлангыч сыйныфларыбыз технология дәресләрендә ел саен үз куллары белән әзерләнгән бүләк ясыйлар. Бу бәйрәмгә иң кулай бүләк, әлбәттә, чәчәкләр. Бергәләп ясарга теләсәгез сылтама буенча чыганакка кереп мультимедиа презентацияне куллана аласыз.













