Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Педагогик киңәшмә. 03.11.2015

2 нче ноябрь көнне мәктәбебездә педагогик киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә яңа стандарт куйган таләпләр, бәяләү системасы, дәрестән тыш эшчәнлек, хокук бозу очракларын кисәтү буенча эшчәнлек, ФГОС шартларында башлангыч мәктәп һәм төп мәктәп арасында эзлекле бәйләнеш, белем сыйфатын күтәрүнең шарты буларак укучыларны имтиханнарга әзерләү системасын камилләштерү буенча чыгышлар тыңланды. I чиреккә йомгак ясалды, II чирек өчен бурычлар куелды.
-
Ата-аналар җыелышы. 03.11.2015

«Яңа стандартлар керү шартларында мәктәпнең эшчәнлеге» темасына гомуми ата-аналар җыелышы булды. «Бала һәм компьютер», «Хокук бозуларны кисәтү», «I чирек нәтиҗәләре: уңышлар һәм проблемалар» темаларына чыгышлар ясалды.
-
3 место! 02.11.2015

31 октября 2015 года в спорткомплексе состоялось лично- командное первенство Арского муниципального района по настольному теннису на Кубок Федерации среди юношей и девушек 1999-2000г.р., 2001г.р. и моложе. Учащиеся нашей школы приняли активное участие в этих соревнованиях. Ученица 7 класса заняла достойное 3 место. Поздравляем!
-
Уңыш бәйрәме. 31.10.2015

30 нчы октябрь көнне, мәктәбебездә көзге бал кичәсе гөрләп узды.
Җиргә төшә сары,ал яфраклар
Көз җиткәнен алар белдерә.
Алтын көзем,синең туган ягым,
Күңелемә якын бер генә.
-
Педагог-организаторларның зона укыту семинары булып узды. 30.10.2015

30 нчы октябрь көнне, Арча шәһәренең 5 нче номерлы гимназиясендә, педагог-организаторларның зона укыту семинары булып узды. Әлеге семинар Арча,Әтнә, Биектау, Кукмара, Питрәч, Саба районнары педагог-организаторларын җыйды. Алар үзара эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар,алга планнар төзеделәр.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Көз – муллык патшасы” бәйрәме булды . 30.10.2015

Көз патшабикәсе, Уңыш бабай, Гөмбә булып киенгән балалар үз рольләрен оста итеп башкардылар. Шунысы үзенчәлекле:укучыларга гриммны 4нче класс кызлары ясады. Балалар көзге байлыктан әзерләнгән сый-нигъмәт белән сыйландылар. Бәрәңгедән,кабактан, патиссоннан, кишердән, төрле материалдан ясалган әйберләр күргәзмәсенә карап сокландылар. Уеннар уйнап, биеп күңел ачтылар.
-
«Туган илем-Татарстан» музыкаль кичә. 29.10.2015

Республикам минем, Татарстан!
Халкым бәхетенәдер син туган.
Сине яклап утка кергән,
Исемеңне тарих ташка уйган.
Бүген мәктәбебездә 5 нче класс укучыларының «Туган илем-Татарстан» дип исемләнгән музыкаль кичәсе булды. Кичә матур җырлар, шигырьләр, күңелле биюләр белән үрелеп барды.
-
“Мәңге сүнми торган хәтер” 28.10.2015

1941-1945 нче еллар тарих битләренә канлы хәрефләр белән уелган. Бөек Ватан сугышы. Аяусыз бәрелешләр, киселгән гомерләр, ятимнәрнең ачы күз яшьләре. 27 млн ватандашыбызның вакытсыз гомере өзелгән, күпмесе гарипләнеп кайткан, хәбәрсез югалган, ә күпме ир-егет фашист концлагерендә газапланган, үтерелгән. Шулар бәрабәренә Бөек Җиңү яуланган. Безнең ул көннәрне онытырга хакыбыз юк. 28 нче октябрь көнне мәктәбебездә “Мәңге сүнми торган хәтер” дип аталган кичә булды. Кичәдә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат җитәкчесе Борһанов Алмаз Әгъзамович, Кукмара агро көллияте каршында оешкан “Кар десанты” отряды вәкилләре, Арча районы хәрби ветераннар советы рәисе катнашты. Якташыбыз Кәримуллин Шәриф Кәлимовичның эзләнү барышында табылган шәхси әйберләре туганнарына тапшырылды.
-
3 место. 26.10.2015

24 октября во Дворце школьников Арского муниципального района прошли соревнования по баскетболу среди юношей 2002-2003 г.р. Команда нашей школы заняла 3 место.
-
ГТО нормалары тапшырганда. 25.10.2015

22 октября 2015 года в спорткомплексе прошел районный этап Всероссийского комплекса "Готов к труду и обороне"(ГТО) среди обучающихся общеобразовательных школ, посвященный 70-годовщине Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов. Учащиеся нашей школы приняли активное участие в этом мероприятии.
















