Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Тарих - география атналыгы. 17.11.2015

16 октябрьдә география укытучысы Л. И. Григорьева “Русское географическое общество” тарафыннан әзерләнгән мультфильмнар карау һәм алар буенча фикер алышу үткәрде.
-
“Мин сәяхәтче булсам”. 17.11.2015

17 октябрь. 5 – 9 сыйныф укучылары арасында “Мин сәяхәтче булсам” темасына иншалар, рәсемнәр конкурсы; 7-9 сыйныф укучылары арасында модельләр конкурсы үтте. Укучыларның хезмәтләреннән фойеда күргәзмә оештырылды. Укучыларның эшләре зур кызыксыну уятты.
-
Тарих һәм география атналыгы. 16.11.2015

Бүген мәктәбебездә тарих һәм география атналыгы башланды. Атналык кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Р.Р.Төхфәтуллина 6 классларда “Базар һәм аның әһәмияте” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә төрле эш алымнары кулланылды: укучылар икътисад өлкәсенә караган мәгълүматлары белән уртаклаштылар, сингапур структурасы уңышлы кулланылды. Дәрес бик файдалы һәм кызыклы булды.
-
Табигатькә экскурсия. 14.11.2015

1-3 нче класс укучылары «Табигать һәм аның фасыл үзгәрешләре» темасы буенча проект эшенә материал туплау максатыннан экскурсиягә чыкты. Экскурсия вакытында көз һәм кыш айлары өчен куркынычсызлык кагыйдәләре яңадан аңлатылды. Укучылар терек һәм терек булмаган табигатьне зур кызыксыну белән күзәттеләр, фикер алыштылар.
-
Ачык ишекләр көнендә. 13.11.2015

Укучыларыбыз Арча агроcәнәгать һөнәри көллиятендә ачык ишекләр көнендә булып кайттылар. Укучылар көллиятнең укыту бүлмәләре, хезмәткә өйрәтү базасы белән таныштылар. Студентларның җанлы тормышы, алар кайнаган белем дөньясы, тулай торактагы яшәешләре турында мәгълүмат тупладылар.
-
Зона семинарында. 12.11.2015

Бүген Шушмабаш мәктәбендә математикларның зона семинары булып узды. Укытучылар түгәрәк өстәл артында укучыларны Федераль дәүләт стандартлары нигезендә укыту буенча фикер алыштылар. Мәктәбебезнең математика укытучысы Абдуллин Р.Р. "Система оценивания в соответствии с ФГОС. (промежуточная и итоговая аттестация обучающихся)" темасы буенча чыгыш ясады.
-
“Казан арты” тарих-этнография музеенда. 11.11.2015

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Миннебаева Майфәрвәз Зариф кызының иҗат кичәсе үткәрелде. Кичә бик эчтәлекле булды. Без бу кичәдән күңелләребезгә илһам нуры, яңа эшләргә дәрт-дәрман алып кайттык.
-
Олимпиадага әзерлек. 10.11.2015

Математика фәне буенча укытучы Абдуллин Р.Р. дәрестән соң укучылар белән олимпиадага әзерләнә.
-
“Осенний фьюжн” 05.11.2015

3 нче ноябрь көнне, мәктәбебезнең иң яхшы биюче егет-кызлары, Арча спорткомлексында үткәрелгән “Осенний фьюжн” (Көзге бал) бәйрәмендә катнашып,уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Әлеге кичә укучылар өчен бик кызыклы итеп оештырылган иде.Алар анда 50-60 нчы елгы стиляга стилендә конкурс-уеннарда катнаштылар.Шул чор дискотекасында биеп күңел ачтылар.Бу кичәдән алып кайткан күңел күтәренкелеге укучыларыбыз күңелендә озак сакланыр!
-
Түгәрәк өстәлдә катнашу. 04.11.2015

3 ноябрь көнне математика укытучылары 5 гимназиягә җыелдылар. Алар 5 класста ФГОС буенча укыту турында түгәрәк өстәлдә фикер алыштылар. Математика укытучысы Абдуллин Р.Р. «Система оценивания в соответствии с ФГОС» темасы буенча чыгыш ясады.
















