Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 ( 267 ) 268 269 270 >>
-
Физика алтыны. 04.12.2015

Бүген “ Физика алтыны” дип аталган физик кичә булды. Уен 7-9 нчы сыйныф укучылары командаларга бүленеп уйнадылар. Ике команда төрле сынаулар үтеп “физика алтынын” табарга тырыштылар.
-
Семинарда 04.12.2015

4 нче декабрь көнне,Курса Почмак урта гомуми белем мәк тәбендә педагог-организаторларның чираттагы семинары булып узды. Әлеге семинарда әхлакый-эстетик тәрбия бирүдә балалар оешмаларының роле кысаларында төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар күрсәтелде.
-
Педагог – психологларның һәм класс җитәкчеләренең семинары. 04.12.2015

Бүген Арча шәһәренең беренче номерлы мәктәбендә педагог – психологларның һәм класс җитәкчеләренең семинары булды. Семинар кысаларында Ханжина А.В «Есть такая профессия - предприниматель» дип аталган, Никитина И.Н «Города профессий» дип исемләнгән класс сәгате үткәрделәр. Педагог – психолог Самиева Г. Ф. үткәргән мастер – класс та бик файдалы булды. Семинар нәтиҗәле һәм файдалы узды.
-
Ачык дәрес. 04.12.2015

Бүген математика укытучысы Абдуллин Р.Р. 7 класста "Күпбуыннарны кушу һәм алу" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә Сингапурча укытуның микс-пэа-шэа өлеше укучыларда кызыксыну уята. Киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
-
Әфәрин, кызлар! 03.12.2015

Мәктәбебездә физика, математика атналыгы дәвам итә. Бүген атналык кысаларында “Математика патшалыгында” дип исемләнгән уен үткәрелде. Уенда 5 класс укучылары катнашты. “Дуслык” һәм “Ак Барс” командалары арасындагы бәйге күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Уен барышында катнашучылар зирәклеккә, тапкырлыкка булган биремнәр үтәделәр, тамашачылар игътибарына мәктәп тормышыннан алынган мәзәкләр дә тәкъдим ителде. Җиңүне “Дуслык” командасы яулады. Әфәрин, кызлар!
-
На семинаре 03.12.2015

3 декабря наши учителя ездили на межрегиональный научно-практический семинар по теме «Духовно-нравственное развитие и воспитание личности гражданина России в условиях сельской школы», который прошел в МБОУ «Сардаяльская основная общеобразовательная школа» Мари-Турекского муниципального района.
-
“Талантларны барлар чак”. 03.12.2015

2 нче декабрь көнне, укучыларыбыз Балтач районы Кенә төп гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән Римма Ибраһимова исемендәге “Талантларны барлар чак” районара ачык конкурс-фестивальдә катнаштылар. Мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Романова Алия нәфис сүз номинациясендә беренче дәрәҗәдәге дипломга, 4 нче класс укучысы Егорова Алинә шулай ук нәфис сүз номинациясендә икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Математик кафе. 02.12.2015

Бүген мәктәптә "Математик кафе" дип аталган математик кичә булды. Укучылар телдән сорауларга җаваплар бирделәр, тигезләмәләр чиштеләр, график төзеделәр, мимика ярдәмендә математик терминнарны күрсәттеләр. Кичә ахырында математика укытучысы Абдуллин Р.Р. фокуслар күрсәтте.
-
Мәктәбебездә физика, математика атналыгы башланып китте. 01.12.2015

Укучылар математика фәне белән кызыксынуларын башваткычлар, кроссвордлар чишүдә күрсәттеләр. Бу мавыктыргыч уенда беренчелекне дүртенче класс укучылары алды. Әфәрин!
-
“Әниләр көне” . 30.11.2015

Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан 30 нчы ноябрь көнне мәктәптә 7 нче класс укучыларының әниләре мәктәпкә җыелды. Бәйрәм әниләргә багышланган җырлар, шигырьләр, матур биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм кичәсе һәрберебездә җылы хисләр уятты.

















