Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Ата-аналар җыелышы. 23.11.2015

Бүген, 23 нче ноябрь көнне, Носы мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта укучыларның ашханәдә туклану мәсьәләсе һәм ризыкның сыйфаты турында сөйләшү булды.
-
Зональные соревнования. 21.11.2015

20 ноября в спортивном зале Шушмабашской школы прошли зональные соревнования по бадминтону и настольному теннису среди членов профсоюза учреждений образования. Наши учителя приняли участие в этих соревнованиях и заняли призовые места. Эльмира Валерьевна, учитель математики, заняла 3 место по бадминтону, Гюзель Альтафовна, учитель физической культуры- 1 место по настольному теннису.
-
Һәркайсыбызның иң кадерле кешесе – әнисе бар. 21.11.2015

Һәркайсыбызның иң кадерле кешесе – әнисе бар. Кирәк чакта иркәләгән, вакытында шелтәләгән, еласаң – юаткан, безнең өчен төн йокыларын калдырган, өйләрне – ямьле, ашларны тәмле иткән Әни бит ул! Аннан да изгерәк кем бар тагын?! Җәмгыятебездә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 29 ноябрьгә туры килә. Матур, җылы бәйрәм ул, чөнки мең, миллион кабат әйтелгәнчә, дөньяда әнидән дә якын, аннан да кадерле, аннан да мәрхәмәтле зат юк. Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары әлеге бәйрәмгә “чын көч” белән әзерләнә башладылар. Алар әниләренә матур-матур бүләкләр ясыйлар, җыр-биюләр өйрәнеп, матур шигырьләр ятлап бәйрәм кичәсе әзерлиләр.
-
Туган ягым – гөлләр иле. 20.11.2015

20 октябрь көнне “Туган ягым – гөлләр иле” дип исемләнгән тарихи – географик кичә булды. Туган як, туган ил, туган туфрак! Бу сүзләр һәр кешегә үз анасыдай якын, газиз! Кешеләр туган җирләренең матурлыгын гөлгә тиңләгәннәр, аның табигатенә, урманнарына, кырларына сокланганнар. Һәр кешегә үз туган ягы көч, дәрт, илһам, моң бирә. Күпме генә шагыйрьләр үзләренең туган җирләренә багышлап шигырьләр язмаган да, туган илен сагынып нинди генә җырлар җырламаган. Читтә яшәгән кешеләр үзләренең туган якларын, туганнарын, дусларын сагынып кайталар.
-
Тәнәфесләр күңелле үтә. 19.11.2015

Озын тәнәфесләрдә шашка – шахмат уйныйбыз.
-
Атналык дәвам итә. 19.11.2015

Атналык кысаларында география укытучысы Григорьева Лена Ильясовна 9 нчы класста географиядән “ЯЭК комплексы” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Дәрес сингапур структурасы кулланып үткәрелде.
-
Канатлы дусларыбызга ярдәм итү – безнең бурыч. 19.11.2015

Кышкы чор – кошлар өчен иң авыр вакыт. Үлән орлыклары кар астында кала, бөҗәкләр кышкы йокыга тала. Кышын бик күп кошлар ачлыктан үлә. Канатлы дусларыбызга ярдәм итү – безнең бурыч. Укучыларыбыз мәктәп янына һәм үзләренең өйләрендә кошларга җимлекләр куялар һәм аларга җим салып торалар.
-
Баскетбол ярышы. 18.11.2015

17 ноября в спортивном зале прошли школьные соревнования по баскетболу. В соревнованиях участвовали девушки и юноши 5-7 и 8-9 классов, а начальные классы и классные руководители болели за свои команды.
-
КВН 18.11.2015

Бүген,18 нче ноябрь көнне,Яңа Кенәр мәдәният йортында Парклар һәм скверлар елына багышланган КВН ның зона этабы ярышлары булып узды.Ярышта алты мәктәп командасы үзара көч сынашты.Мәктәбебезнең “Елмай”командасы бу ярышта уңышлы чыгыш ясады.Командага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Атналык дәвам итә. 18.11.2015

18 ноябрь көнне тарих укытучысы Р.Р.Төхфәтуллина “Кар десанты” егетләренең Новгород өлкәсендә эзләнү эшләре алып барулары турында кинофильм күрсәтте. Укучылар сугыш чорында хәбәрсез югалган, туган якларына кире әйләнеп кайтмаган солдатларны ничек эзләүләре турында мәгълүмат алдылар. “Кар десанты” егетләренең эшчәнлеге белән таныштылар. Бу егетләргә авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар теләп калабыз!
















