Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
Телефон: | (884366) 50-1-10 |
E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Татар халык уены "Гөлбану" 24.01.2022
Татар халык уеннарының үзенчәлекләре шунда: аларда ярышу,хезмәттәшлек, хәрәкәтләрдә күмәклек, бердәмлек өстенлек итә. Алар организмга һәрьяклап тәэсир ясый, уенда катнашучыларда мөстәкыйльлек тәрбияли, уеннарның эчтәлеге кәефне күтәрә, уңай кичерешләргә этәрә. Бер ук уенны кабат-кабат уйнасаң да, ул һәрвакыт яңача кабул ителә, уенда катнашучының хәрәкәтләре һәр очракта төрлечә булырга мөмкин.Без дә бүген балалар белән бик яратып татар халык уены "Гөлбануны " уйнадык.
-
"Файдалы очрашу" 18.01.2022
Бүген Арча районы ЮХИДИ идарәсе хезмәткәреМухаметзянова Э.Г. эш сәфәре белән бакчабызга килде. Ул бакчабызда юл йөрү кагыйдәләре буенча алып барылган эш тәртибе белән танышты, балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә корды.
-
"Көтеп алабыз" 17.01.2022
«Салават күпере» балаларның яраткан журналы .Алар аның һәр санын көтеп алалар. Бүген дә бакчабызда балалар белән 2022 нче тигр елының беренче басмасы белән таныштык. Балаларга бик ошады. Мавыктыргыч, кызыклы, матур рәсемле журнал балаларның гына түгел, ул тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең дә якын дусты.
-
"Бездә кунаклар" 14.01.2022
Бакчабызда авылыбыз катапханәчесе Шагисламова Гөлнар Гомәр кызы кунакта булды. Ул балаларны балалар язучысы Рафис Корбан иҗаты белән таныштырды, кызыклы уеннар оештырды.
-
"Безнең уңышлар" 13.01.2022
Район күләмендә оештырылган"Карлы бизәкләр" бәйгесендә безнең балалар бакчасы Яңа елга "Иң яхшы бизәлгән территория" номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.Хезмәтебезне бәяләгән җитәкчеләребезгә, ярдәм күрсәткән өчен әти-әниләргә һәм бакча коллективына олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Кыргый җәнлекләр" 12.01.2022
Максат: Проект барышында балаларның иҗади һәм танып белүләрен үстерүгә шартлар тудыру.
Бурычлар:
1. Кыргый хайваннарга карата кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү.
2. Балаларның сүзлек байлыгын исемнәр (куыш, өн, оя), сыйфатлар (чәнечкеле, явыз, ач, хәйләкәр, йонлач), фигыльләр (яшеренергә, качырга, сузылып карарга) ярдәмендә баету.
3. Хаваннар турында тасвирлау хикәя сөйләү аша бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү.
-
"Котлыйбыз!" 11.01.2022
Чираттагы җиңүебез.Республикакүләм театральләшкән экологик бәйгедә тәрбиячебез Гафурова Рафия Ансар кызы үзе иҗат иткән "Урман аланында булган хәл" әкияте белән без беренче урында.Ура, котлыйбыз.Тәрбиячеләргә һәм әкияттә катнашкан балаларга, бәйге оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Хәрефләр илендә. 10.01.2022
Без күбебез үзебезнең исемнәрне инде яза беләбез.Менә бакчабызның исемен дә төзәргә өйрәндек.
-
"Без булдырабыз!" 06.01.2022
Коллектив белән Арча шәһәре стадионында балалар өчен күңел ачу чарасында катнаштык.Кызык, күңелле булды.
-
"Кошларга җимлекләр" 30.12.2021
Әйдә,дуслар,бергә җимнәр салыйк кошларга. Азык булса,җинел булыр бар кошларга кышларга. Бакчабызда “Кошлар ашханәсе” дигән бәйге үткәрдек.Бәйгедә балалар әти-әниләре белән бергә җимлекләр ясадылар.Бу бәйгенең төп максаты- балаларның кошлар турында белемнәрен баету, балаларда кошларга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.