Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
Телефон: | (884366) 50-1-10 |
E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
"Ягымлы очрашу" 15.02.2022
Бүген авылыбызда 2021 ел нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы узды. Бакчабыз эшчәнлеге буенча күргәзмә оештырдык.
-
"Бөек шәхес" 15.02.2022
15 февраль - татар халкының легендасы Илһам Шакировның туган көне. Бүген балалар белән җырчының тормыш юлы, иҗаты белән таныштык, презентация карадык, җырларын тыңладык.
-
"Әти белән бергә" 14.02.2022
Кечкенәләр төркеменнән Мифтахов Хәлим әтисе Искәндәр белән республикакүләм бәйгедә катнаша. Аларга уңышлар телибез, нәтиҗәләрне көтеп калабыз.
-
"Моны һәркем белергә тиеш!" 10.02.2022
Балаларга кечкенәдән үк “юл грамотасы” өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләре формалаштыру, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең изге бурычы.Балаларда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә омтылыш тәрбияләү балалар бакчасыннан башлана.
Безнең балалар бакчасында да нәниләрнең гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә.Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә төрле алымнар һәм методлар кулланыла.
-
"Саф һавада уеннар" 09.02.2022
Балалар кышны яраталар, чөнки бу елның иң матур вакыты. Кыш көне таудан шуу, чанада, чаңгыда һәм тимераякта йөрү , кар өстендә рәхәтләнеп уйнап йөрү мөмкинлеге бар. Кыш көне ачык һавада хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачулар гаять зур шатлык һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда. Без дә бүген балалар белән рәхәтләнеп урамда уйнадык, уен мәйданчыгының карын көрәдек. Аларның матур, алсу йөзләренә карап күңел сөенә.
-
"Уңышларыбызга сөенәбез!" 08.02.2022
Балаларыбызның чираттагы уңышлары. Районкүләм "Голосок" бәйгесендә "Балачак егетләре" төркеме "Ансамбль" номинациясендә беренче урынны яуладылар. Егетләребезгә, бәйгене оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Яшь антифашистлар кәне" 08.02.2022
Бүген 8 февральдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе карары нигезендә яшь антифашистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Канкойгыч сугышның нәни геройлары әтиләре, абыйлары, комсомол һәм коммунистлар белән бергә, чын мәгънәсендә, геройларча батырлыклар күрсәтә. Алар сугышның иң кайнар нокталарында була. Бүген без дә авылыбыз китапханәсендә балалар белән бергә яшь геройларны искә алып үттек. Балалар хәтерендә аларның батырлыклары мәңге сакланыр дип ышанасы килә.
-
"Әти белән бергәләп" 07.02.2022
Бакчабыздан Галиуллин Риназ әтисе белән бәйгедә катнаша. Аларга уңышлар телибез, бәйгенең нәтиҗәсен көтеп калабыз.
-
"Бердәмлектә көч" 06.02.2022
Коллектив белән бергәләп бакчабыз территориясен кардан чистарттык.
-
"Театр сәнгате" 04.02.2022
Балаларга театр турында белем бирү, театрның төрләре белән таныштыру.Балаларның театр сәнгате үзенчәлекләрен үзләштерү аша сөйләм телен, иҗади сәнгатьне үстерү, аралашу культурасы , сәнгатькә һәм мәдәнияткә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү. Төрле театральләшкән тамашалар күрсәтү аша балаларда артистлык сәләтен үстерү.