Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Күзәтергә яратабыз! 02.04.2025

Тәрәзә төбендәге язгы бакчабызны күзәтәбез.
Үскәннәр яшелчәләр зур булып, кояшка, яктыга үрелеп.
Кечкенәләр төркеме белән балчыкка һәм агач чүбенә утырткан суганнарны күзәттек. Кайсысы тизрәк тишелде һәм үсте соң?
Балчыкка утырткан суганнар тизрәк һәм озынрак булып үстеләр. -
1 неделя "Эковесна 2025" 01.04.2025

1апрель - Халыкара кошлар көне.Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм җылырак карый башлый, битләрне йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән җирләр өлгерә, агачларның бөреләре ачыла. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр.
Балалар белэн кошларнын кайтуын зур эзерлек белэн котэбез, сыерчыкларга оялар куябыз!!!Встречаем «Эковесну»!
1 неделя- помоги пернатым 1 апреля в нашем детском саду празднуем Международный день птиц. Воспитанники обновили свои знания о пернатых, разгадывали загадки.Дети вместе с родителями изготовили и развесили кормушки с лакомством для птиц. -
1апрель - Халыкара кошлар көне. 01.04.2025

Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм җылырак карый башлый, битләрне йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән җирләр өлгерә, агачларның бөреләре ачыла. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр.
Балалар белэн кошларнын кайтуын зур эзерлек белэн котэбез, сыерчыкларга оялар куябыз!!! -
"Котлыйбыз!" 31.03.2025

Арча шәһәренең сәнгать мәктәбендә узган Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган "Арча йолдызлары" исемле конкурс-фестивалендэ безнең балалар бакчасыннан "Бәхет өчен" дигән җыр белән катнашып, Иванова Милана, Мифтахов Хәлим, Шакирова Сафия I дэрэжэдэге дипломант иялэре булдылар. Котлыйбыз!!!
-
Балалар тырыша 28.03.2025

Фән сәгатендә балалар бик кызыксынып конструкторлар һәм мозаикалардан "Киләчәк техникасы" ясадылар.
-
27 март – Халыкара театр көне. 27.03.2025

Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Безнең балалар бакчасында театр сәнгатенә аерым игътибар бирелә. Бүген театр көне уңаеннан зурлар төркеме кечкенәләр игътибарына "Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
"Котлыйбыз!" 26.03.2025

Бүген Арча районының мәгариф учреждениеләре беренчел профсоюз оешмаларының волейбол буенча зона ярышы булып үтте. Безнең Наласа урта мәктәбе белэн бакчанын кушма командасы икенче урынны яулады!
-
"Яратып укыйбыз!" 25.03.2025

Бакчабызда чыгып килүче "Чишмә башы" газетасының март ае саны дөнья күрде.
-
Туган тел 24.03.2025

Тема: "Рус халык курчаклары"
Максат: балаларны рус халкының милли киемнәре белән таныштыру, кызыксыну булдыру, төрле халыкларның культурасына мәхәббәт тәрбияләү. -
Хуш киләсең,Нәүрүз! 21.03.2025

Март ае- яз башы,бик матур ай.Бу ай яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21- 22 март - Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз - язны каршылап,язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул . Бүген Наласа мәдәният йортында бик матур итеп Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре Наласа балалар бакчасының өлкән төркем балалары һәм башлангыч класслар белән берлектә үткәрде.Нәүрүз бәйрәме концерт номерлары,уеннар, табышмак- сынамышлар, җырлы- биюле уеннар белән үрелеп барды.Бәйрәм мөбарәк , илләребез тыныч, ризыкларыбыз мул булсын!











