Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Җиңү тәрәзәләре" 06.05.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясендә
катнашып, балалар ветераннарга һәм Бөек Җиңүне якынайткан һәркемгә рәхмәт һәм ихтирам белдерәләр!
#ОкнаПобеды
#наласаОкнаПобеды
#ПобедаАрск2025 -
Туган тел 06.05.2025

Зурлар төркеме
Тема: Алар безгә җиңү бүләк итте.
Бурычлар: Балаларда патриотик хисләр,туган якка, туган телгә,Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын үстерү ,ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү. -
"ЭКО ВЕСНА- 2025"- 6 неделя 05.05.2025

Акция " Преображение" .
Начинаем 6 неделю нашего конкурса "ЭКОВЕСНА"
Она посвящена благоустройству родников и прилегающей территории.
Рахимов Ризат,воспитанник старшей группы,участвует в акции#ЭКОВЕСНА- 2025
Бүгеннән "ЭКОЯЗ" конкурсының 6 атнасы башланды .Ул территория янындагы чишмәләрне төзекләндерүгә багышланган . Зурлар төркеменә йөрүче Рахимов Ризат әлеге акциядә катнаша.#ЭКОЯЗ- 2025 -
"Геройлар белән горурланабыз!" 05.05.2025

Кечкенәләр төркеме
Туган тел
Тема :"Җиңү алып килде май"
Максат: балаларда Җиңү көне турында күзаллаулар формалаштыру, бакчабызда ясалган күргәзмә белән таныштыру, балаларның тыңлау, сөйләү сәләтен ныгыту, ветераннарга карата ихтирам хисе тәрбияләү. -
"Авыр һәм җаваплы хезмәт" 30.04.2025

Тирә -якны ялмап алган көчле утка каршы көрәшүе бик авыр. Ярый әле бездә янгынга каршы көрәшүче курку белмәс,көчле,кыю,үз- үзен аямаучы кешеләр бар. Алар- янгын сүндерүчеләр.
30 апрель көнне балалар бакчасына "Янгын сүндерү бүлеге" хезмәткәре Хәкимуллин Азат Мөхтәр улы килде.Ул балаларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде. Балаларның сорауларына җавап бирде,аларның сөйләгәннәрен тынлады. Авыл җирлеге башлыгы Шакирова Ильфира Рамазан кызы да янгынны булдырмау буенча үзенең киңәшләрен бирде.Бик кирәкле,файдалы очрашу булды. -
"Безнекеләр булдыра!" 30.04.2025

Бүген Арча шәһәренең Г. Курсави исемендәге күп профильле лицейда "Радуга талантов" балалар иҗат фестивале булып узды.
Фестивальдә безнең балалар бакчасы " Тынычлык" җыры белән чыгыш ясап 2 урынга лаек булды, грамота белән бүләкләнде. Конкурсантларга яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз. -
Газетаның чираттагы саны 29.04.2025

Бакчабызда чыгып килүче "Чишмә башы" гәҗитенең апрель ае саны дөнья күрде
-
"ЭКО ВЕСНА 2025" - 5 неделя 28.04.2025

Акция "Мир, Труд, Май!"Сегодня начинаем 5 неделю нашего конкурса "Эковесна". Она посвящена уборке и благоустройству территорий. Мифтахов Халим, воспитанник старшей группы, участвует в акции #ЭКОВЕСНА-2025.
Акция "Мир, Труд, Май!"
Бүгеннән "ЭКО ЯЗ" конкурсынын 5 атнасы башланды. Ул территорияне җыештыру Һәм төзекләндерүгә багышланган. Зурлар төркеменә йөрүче Мифтахов Хәлим акциядә катнаша. #ЭКО ЯЗ-2025. -
"Ачык шөгыль" 28.04.2025

Бүген балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән ата- аналарга һәм 1че сыйныфларны укырга кабул итүче укытучы апаларына ачык шөгыль күрсәтелде.
Тема: Карандашның сәяхәте"
Максат:
- Балаларны бирелгән биремнәрне үтәргә өйрәтү.
- 1-10га уңайга һәм10- 1гә кирегә санауны, геометрик фигураларның урнашу тәртибен, 20 эчендә төшеп калган саннарны урнаштыруны ныгыту.
- логик фикерләү,аң - зиһенне, игътибарлылыкны үстерү.
- Иҗадилык,математика шөгыленә кызыксынучанлык тәрбияләү -
"Туган телем-иркә гөлем" 28.04.2025

Бүген "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 1 номерлы балалар бакчасы"нда үткән "Туган телем-иркә гөлем" дип исемләнгән район күләмендәге шигырь укучылар бәйгесендә Наласа авылында яшәп иҗат итүче - Нәҗметдинова Гөлчирә апаның "Мин-Тукай якташы" шигырен укып, 1 нче урын яулаган Иванова Милана Ильназ кызын котлыйбыз. Яңадан яңа уңышлар яулавын телибез.











