Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Сабантуй мәйданында бакчабыз йолдызлары 09.06.2025

Бакчабызның талантлы балалары Сабантуй мәйданында матур бию күрсәттеләр
-
"Тәртип яратабыз" 02.06.2025

Бакча территориясендәге куакларны карап, чистартып, кисеп куйдык.
-
"Чыгарылыш бәйрәме" 29.05.2025

Май азагы һәрвакыт чыгарылыш кичәләре белән билгеләп үтелә. Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе-моңсу да, шатлыклы да: балалар бакча белән саубуллашалар, алда аларны «мәктәп»дип аталган яңа тормыш көтә. Зал бизәлгән, әти-әниләр, кунаклар чакырылган, барысы да дулкынлана. Һәм менә бәйрәмчә киенгән балалар керә – бәйрәм башлана. Бәйрәм “ Әкият иленә сәяхәт” дип атала.Төрле әкият геройлары булып киенеп ,бакча хезмәткәрләре балаларга матур бәйрәм оештырганнар.Тамаша вакытында балалар үзләренең бакчада өйрәнгәннәрен күрсәттеләр - җырладылар, биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр, математик бурычларны чиштеләр. Өлкән иптәшләрен котларга нәниләр дә килгән иде. Балалар бакчасы мөдире Гафурова Эльмира Рашат кызы чыгарылыш төркем балаларына мәктәп тормышы дәвамында уңышлар, зур үрләргә ирешүләрен теләде һәм беренче документ – балалар бакчасын тәмамлау турында диплом тапшырды.Без дә чыгарылыш балаларын чын күнелдән котлыйбыз һәм киләчәктә укуларында уңышлар теләп калабыз.
-
"Бакчабыз тормышы" 28.05.2025

Бакчабызда чыгып килүче "Чишмә башы" газетасының май ае саны.
-
Туган тел 27.05.2025

Тема: Без барабыз мәктәпкә.
Максат:1. Балаларда белем алырга омтылыш уяту.
2.Сөйләм телен ,фикерләү сәләтен,танып белү активлыгын үстерү.
3.Балаларнын мәктәп турында күзаллауларын киңәйтү. -
"Җыештырабыз" 27.05.2025

Бакчабыз территориясенең печәннәрен чабып, җыештырып алдык.
-
"Без бәйрәмнәр яратабыз" 26.05.2025

Кечкенәләр төркеме
Туган тел
Тема: "Безнең бәйрәмнәр"
Максат: балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары турындагы белемнәрен камилләштерү, "Исем кушу", "Орчык бәйрәме" кебек йолалар белән таныштыру, балаларда кызыксыну уяту, гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт, ихтирам хисе тәрбияләү. -
"Экояз-2025" - "Чиста су" 22.05.2025

Акция "Чистая вода"
Воспитанница подготовительной группы Кодирова Зайнаб участвует в акции #ЭКОВЕСНА-2025"
#ЭКО ЯЗ -2025" "Чиста су" акциясенә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Кодирова Зәйнәб катнаша. #ЭКОВЕСНА-2025" -
"Ата-аналар белән очрашу" 21.05.2025

Бүген бакчабызда “Уку елына нәтиҗә ясау” темасына багышланган ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- 2024-2025 елгы уку елына нәтиҗә ясау;
- балаларның мәктәпкә әзерлеген анализлау;
- “ Без барыбыз да җәяүлеләр” темасына кинәшләр;
- җәйге сәламәтләндерү планы белән таныштыру һәм төрлеләр. Бакча мөдире Гафурова Эльмира Рашат кызы ата-аналарны балалар бакчасы тормышында актив катнашулары белән котлады, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Килеп туган авырлыкларны һәрвакыт бергәләшеп чишеп булуы турында ассызыклады, сорауларга җаваплар бирелде. -
О работе горячей линии 20.05.2025

На основании письма территориального отдела Управления Роспотребнадзора по Республике Татарстан в Высокогорском, Арском, Балтасинском районах, в период с 12 мая по 23 мая 2025 г. работает «горячая линия» по вопросам качества и безопасности предоставления услуг детского отдыха, особенностях составления договора, а также безопасности и качестве детских товаров.
Звонки от населения будут приниматься на «горячую линию» по телефонам 8(84368) 2-41-47, 8(84366) 3-00-83 ежедневно с 08.00 до 17.00 ч., кроме выходных дней, перерыв с 12:00 до 13:00 ч.











