Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
Телефон: | 8(84366)50-1-10 |
E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Матур бүләге өчен Гөлчирә апайга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!!! 13.06.2024
Казанда "Мәгариф-Вакыт" нәшриятында Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, балалар шагыйрәсе Гөлчирә Нәҗметдинованың " Кар өстендә кызыл алма " дип аталган балалар өчен шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.Бүген бакчабызда балалар белән бергәләшеп матур да, кызыклы да өр-яңа китап белән танышып чыктык.Матур бүләге өчен Гөлчирә апайга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, иҗат чишмәгез саекмасын, һәрчак китап сөючеләрне куандырып торырга язсын!!!!
-
12 июнь- Россия көне уңаеннан саф һавада уен, ярышлар уздырдык. 11.06.2024
12 июнь- Россия көне уңаеннан саф һавада уен, ярышлар уздырдык, бик күңелле булды.
-
Сабантуе Наласа 2024 10.06.2024
Бүген (08.06.2024 ел)“Игенче” ширкәтенә караган Наласа, Урта Аты, Утар Аты авыл җирлекләренә кергән авылларның берләштерелгән Сабантуе Наласада үтте. Бик матур оештырылган бәйрәмгә без дә үзебезнең өлешебезне керттек.Бакча коллективы, балалар, мәктәп укучылары белән берлектә Сабантуен милли рухта башлап җибәрдек.Балалар өчен махсус уен мәйданчыгы булдырып, әкият геройлары булып кызыклы уеннар уздырдык.
-
Бүген тәмле туңдырма көне!!! 10.06.2024
Бүген тәмле туңдырма көне!!!
Туңдырманы кем генә яратмый икән...
Нинди генә төре юк, җаның теләгәнен сайлап ал!!!
Безнең балалар бүген туңдырманың төрле төрләрен сурәткә төшерделәр!Ничек килеп чыккан соң туңдырмалар?! -
Туган тел. Тема:"Сабантуй бәйрәме" 06.06.2024
Туган тел.
Тема:"Сабантуй бәйрәме"
Максат: Халык авыз иҗаты,уеннар аша Сабантуе бәйрәме турында белем бирү. -
Китап-белем чишмәсе!!! Белим дисәң бик күпне, ярат син китапны!!! 05.06.2024
Китап-белем чишмәсе!!!
Белим дисәң бик күпне, ярат син китапны!!! -
Саф һавада уеннар!!! 04.06.2024
Саф һавада йөрү- балаларның хәрәкәт активлыгын тулысынча кулланырга мөмкин булган режим моментларының берсе. Балаларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлеге күпмедер дәрәҗәдә оештыруның шартлары, характеры һәм эшчәнлекнең эчтәлеге белән билгеләнә. Мәктәпкәчә өлкән яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгы белән максатчан идарә итүнең роле аеруча зур.
Бу вакытка балалар җитәрлек хәрәкәт тәҗрибәсе туплаган булулары шарт булып тора, ләкин дөрес педагогик җитәкчелек булмаганда, алар үзләренең мөмкинлекләрен тулысынча күрсәтә алмыйлар.
Өлкән һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәрендә саф һавада хәрәкәтне үстерү буенча эшне планлаштырганда системалылык, программа материалын тулысынча бирүнең эзлеклелеге, ныгыту алымнары, уеннарны камилләштерү, балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү булырга тиеш. Моннан тыш уенны һәм күнегүләрне үткәрү өчен вакытны дөрес сайлый белү мөһим. Оешкан хәрәкәт эшчәнлеге балаларның мөстәкыйль эшчәнлек хисабына үткәрелергә тиеш түгел. -
Балаларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз Афәрин!!! 03.06.2024
Балаларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз
Афәрин!!!
01 июнь көнне Арчада балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган матур чара узды, анда "Мин бит Арча баласы" конкурсында җиңү яулаган балаларны котлап уздылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар!!! -
Массаж стоп! 31.05.2024
Для массажа стопы можно использовать массажёры, гимнастические палки, шипованные коврики, ребристые дорожки, массажные мячи. С целью разнообразия и укрепления интереса у детей к таким упражнениям, решили использовать нестандартные физкультурные пособия. Массажные коврики - дорожки, используются в целях оздоровительной работы после дневного сна, которые имеют несколько видов рельефной поверхности, а, следовательно, отличаются степенью воздействия на стопы ребенка.Ребятам очень нравится!//
Аяк массажы өчен массажерлар, гимнастика таяклары, чәнечкеле келәмнәр, кабыргалы юллар, массаж туплары кулланырга мөмкин. Балаларда мондый күнегүләргә кызыксынуны ныгыту һәм төрлелек максатыннан, стандарт булмаган физкультура әсбапларын кулланырга карар итәләр. Массаж келәмнәре, көндезге йокыдан соң сәламәтләндерү эше максатларында кулланыла, аларның өслеге берничә төрле , шуңа күрә, баланың аякларына тәэсир итү дәрәҗәсе белән аерылып тора.Балаларга бик ошый! -
Рәхәт саф һавада уйнавы!!! 30.05.2024
Рәхәт саф һавада уйнавы!!!