Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Сөйләм үстерү "Кар бабай язны эзли!" 21.03.2016

1.Балаларның ел фасыллары кыш, яз билгеләре турында белемнәрен ныгыту, табигать күренешләре һәм алар арасындагы бәйләнеш турындагы күзаллауларын формалаштыру;
2.Балаларның хәтерен,кызыксынуын,игътибарын,фикерләвен үстерү;
3.Табигатькә карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.
-
"Физик тәрбия!" 18.03.2016

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү федераль дәүләт белем бирү стандарты буенча алып барыла. Һәр үткәрелгән чара балаларның физик һәм психик сәламәтлекләрен саклауга нигезләнеп уздырыла. Балаларның сәламәтлеген ныгыту, заман таләпләренә туры килә торган дөрес тәрбия бирү – безнең төп максатыбыз
-
Кисеп ябыштыру "Сыерчык оясы" 16.03.2016

Кисеп ябыштыру.Тема: "Сыерчык оясы"
Максат:1.Балаларга турыпочмаклык кисәргә өйрәтү;
2.Киселгән өлешләрдән сыерчык оясы төзү;
3.Пөхтәлек тәрбияләү.
-
"Саф һавада уеннар!" 15.03.2016

Саф һавада уеннар күңелле һәм файдалы!Көн дә саф һавага чыгып, күңелле уеннар оештырабыз.
-
"Грамоталы язу серләренә төшенәбез!" 14.03.2016

Грамоталы язу серләренә төшенәбез.Мольбертта үзләштергән хәрефләрдән сүзләр төзибез.
-
"Мы сдаем нормы ГТО!" 12.03.2016

-
"Без мәдәният йортында бәйгедә!" 11.03.2016

Бүген Наласа мәдәният йортында Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган зона бәйгесе узды.Анда күрше авыллардан бик күп катнашучылар килде.Безнең балалар "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырен сәхнәләштерделәр.Хәзер бәйге нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтәбез.
-
"Тукай әсәрләрен сәхнәләштерәбез!" 10.03.2016

И мөкатдәс моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Табигать яшәргән, яңарган вакытта без сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез. Татар булган һәр җирдә Тукай рухы хөкем сөргән, халкыбыз шигъри хәтерен барлаган көннәр бу.
Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап синең туган көнеңне.
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең “Туган тел”еңне.
-
"Әнием, күз нурым!" 04.03.2016

Март ае - иң матур бәйрәмне халык-ара хатын-кызлар бәйрәмен бүләк итүче ай.Кадерле әниләребез, без нәни кулларыбыз белән, үзебезнең сезгә карата булган иң изге матур хисләребезне кушып, сезгә бәйрәм бүләкләре ясадык.Бәйрәмегез белән сезне!Гаилә бәхете, сәламәтлек сезгә һәрчак юлдаш булсын, йөзегездән елмаю китмәсен,бәхетле булыгыз!
-
"Әниләр бәйрәменең күңелле мизгеле!" 04.03.2016

Кем дөньяга кеше бүләк иткән?
Ә кешегә якты дөньяны
Тойгылары кояш кебек кайнар
Эретерлек гранит кыяны.
Кем куллары өйне,җирне ямьли
Изгелеге үлчәү тапкырсыз
Ул әлбәттә яшәү чыганагы
Тормыш яме-әнкәй,әбкәй,хатын-кыз.











