Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Новости детского сада
"Физик тәрбия шөгыле!"
Опубликовано: 02.05.2017Һәр кешенең организмы, туганнан алып өлкән яшькә кадәр билгеле бер хәрәкәтләр, физик нагрузка булганда гына, нормаль үсеш ала һәм яши. Организмның даими хәрәкәттә булуының тәнгә, җанга һәм акылга уңай йогынты ясавы - исбатлау таләп итми торган хакыйкать. Иң әһәмиятлесе - физик нагрузка яшь организмның дөрес формалашуына, нормаль эшчәнлегенә, әгәр аерым сәбәпләр булмаса, тискәре йогынты ясарга тиеш түгел. Тәрбияче, ата-аналар белән бергәләп, балаларның физик үсешен һәм сәламәтлек торышын күзәтеп, кайгыртып тора. Әгәр шәфкать туташы булса,тәрбияче аңардан үз балаларының физик үсеше турында даими белешмә алып торырга тиеш. Үсүдә, авырлыкта, күкрәк читлеге үсешендә артка калу булганда һәм баланың төрле органнарында кимчелекләр килеп чыкканда туклануны яхшырту, баланың саф һавада күбрәк булуын кайгырту, махсус (дәвалаучы) физик күнегүләр оештыру кебек чаралар күрергә кирәк.
Организмны чыныктыру. Баланың сәламәтлеген ныгытып, без аларны салкын тиюдән, температураның кискен алмашынуыннан, чыланудан һ. б. сакларга, шул ук вакытта теләсә нинди һавада да йөрергә чыгудан курыкмауларына ирешергә тиешбез.
Гимнастика - физик культура эшенең иң әһәмиятле бүлеге; ул физик күнегүләр системасыннан гыйбарәт. Аларның кайберләре - аерым мускуллар группасын ныгытуга, кайберләре сулыш һәм кан әйләнеше органнарын ныгытуга юнәлдерелгән.
Йөрү, йөгерү, сикерү, тигезлекне саклау, шуышу, үрмәләү, йөзү, ыргыту һ. б. күп кенә күнегүләр хәрәкәтчәнлек, җитезлек, үз хәрәкәтләрең белән идарә итә белүне тәрбияләүгә ярдәм итәләр; алар күчү, каршылыкларны җиңү, каршы тору һәм һөҗүм итү ысулларын тулысынча үзләштерүгә юнәлдерелгәннәр.
Гимнастикага балалар шөгыльдә өйрәтелә. Ләкин физкультура шөгыльләре атнага өч тапкыр гына була. Ә физик күнегүләр исә еш һәм даими булганда гына тиешле нәтиҗәне бирә. Шуңа күрә көн саен иртәнге гимнастика белән шөгыльләнү гаять зур әһәмияткә ия.Иртәнге гимнастиканың максаты -системалы күнегүләр юлы белән йөрәк-кан юлларын һәм сулыш аппаратын ныгыту, чыдамлык тәрбияләү һәм балаларны физик чыныктыру.
Физик тәрбия эшенең аерата әһәмиятле өлешен тәшкил итүче хәрәкәтле уеннар гимнастик күнегүләр шикелле үк максатларга хезмәт итәләр.
Физкультура шөгыльләре билгеле расписание һәм дәүләт тарафыннан расланган программа буенча үткәрелә, һәрбер физкультура шөгылендә, гадәттә, гимнастик күнегүләр элементлары да һәм уеннар да була.
Физик тәрбия кеше организмының функциональ камилләшүенә, сәламәтлекне ныгытуга, югары җитештерүчән хезмәткә әзер булуга юнәлдерелә.
Физик тәрбия чараларын уңышлы куллану акыл үсешенә һәм акыл хезмәте мәдәниятенең үсүенә уңай йогынты ясый. Физик тәрбия дәресләре организмның функциональ сәләтләрен үстерә, акыл һәм физик эш сәләтен арттыра.
Физик тәрбия коллективизм, максатка омтылучанлык, кыюлык, ныклык, тәвәккәллек кебек сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Кешенең иҗади мөмкинлекләрен киңәйтеп, хезмәт тәрбиясенә зур йогынты ясый. Хәрәкәтләнү күнекмәләрен туплау физик сыйфатларны камилләштерү, сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә.
Физик күнегүләрне дөрес башкару, хәрәкәтләрнең төгәллеге һәм гармониялелеге, матурлыгы һәм тәэсирлелеге, тән белән идарә итү, килеш-килбәтнең матурлыгы, гәүдәнең төзлеге балаларның эстетик ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм эстетик зәвыкларын үстерә.
Физик тәрбиянең әһәмиятле бурычларыннан берсе - балаларда төгәллек, пөхтәлек һәм тәртип күнекмәләре күпкырлы үсешкә ия булган шәхес формалаштыруга зур өлеш кертү.
К списку новостей











