Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Русский язык: "Одежда и обувь"" 08.04.2016

Цели и задачи: Формировать обобщающее понятие «одежда», «головные уборы», «обувь»; уточнить словарь по теме, расширить и активизировать его, познакомить с назначением одежды, головных уборов и обуви; развивать умение классифицировать; учить образовывать и использовать множественное число существительных; формировать правильное употребление родительного падежа единственного и множественного числа; учить согласовывать и использовать местоимения «мой», «моя», «мое», «мои» с существительными; учить образовывать относительные прилагательные от существительных; учить правильно использовать предлог без; формировать умение согласовывать слова в предложении; развивать внимание, память, воображение, логическое мышление, моторику; формировать познавательный интерес, умение устанавливать причинно-следственные связи в жизни человека и изменениях в природе, воспитывать сознательное отношение к использованию одежды для сохранения своего здоровья, формировать интерес к развивающим стихотворным упражнениям.
Материалы и оборудование: предметные картинки, с изображением одежды, головных уборов, обуви, картинки с изображением четырех сезонов, картинки с изображением одежды обуви, у которой не хватает какой-либо детали, мяч, магнитная доска.
-
"Кызыклы математика!" 06.04.2016

Тема: ”Тылсымлы математика” ( мәктәпкә әзерлек төркеме).
Максат (математика буенча):1 – 10 кадәр һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен ныгыту.
0 – 9 цифрларны таный белү күнекмәләрен үстерү.
Геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту.
1, 2, 5,10 сумлык тимер акчаларны аера белү күнекмәләрен үстерү.
Алу һәм кушу гамәлләрен башкарып мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү.
Тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү.
Атна көннәрен ныгыту.
Кул моторикасын, логик фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү.
-
"Шашка ярышына әзерләнәбез!" 05.04.2016

Тиздән мәктәбебездә шашка ярышлары оштырылачак.Шашка ярышына әзерлек эшләре алып барабыз. Ярышларда сынатасыбыз килми!!!
-
"Физик тәрбия шөгыле!" 04.04.2016

Максат: Балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү.
Белем бирү өлкәсе бурычлары:
Физкультура: скакалка, туплар белән төрле күнегүләр өйрәнү;
Физик сыйфатлар үстерү: тизлек, җитезлек;
Сәләмәтлек: үзенең сәләмәтлеген саклый белергә өйрәтү
Аралашу, социальләштерү: Өлкәннәр һәм үз иптәшләре белән аралашырга өйрәтү; иптәшләренә карата игътибарлы булуны, ярдәм итү теләге булдыруны уен аша үстерү;
Музыка: музыка характерына туры китереп хәрәкәт итүләренә ирешү
Кирәкле җиһазлар: туплар, кыршаулар, 5-6 конус, гимнастик таяк.
-
" 1 апрель кошлар көне!" 01.04.2016

Кошлар көне уңаеннан канатлы дусларыбызга , матур итеп кисеп ябыштырып, сыерчык оялары ясадык.1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр.Халыкара кошлар көне – ел саен үткәрелә торган экологик бәйрәм.
-
"Бакчабызда туган көннәр күңелле уза!"" 30.03.2016

Туган көнең, туган көнең
Күңелгә нур өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.
Җәен җиләк чәчкәсе бул,
Кышын кышлау гөле бул.
Яшәр гомерең озын булсын,
Безнең белән бергә бул!
-
"Әти-әниләр җыелышы уздырылды!" 28.03.2016

2015-2016 нчы елның еллык планы үтәлеше нигезендә бакчабызда "Дөрес сөйләшә беләсеңме?" темасына әти-әниләр җыелышы узды.Тәрбиячеләр дөрес сөйләшү, бакчада МКТ куллану турында сөйләделәр, мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырдылар, анкета уздырдылар.Мөдир янгын куркынычсызлыгы, язгы су басулар, сулыклар буенда йөрмәү,куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча аңлату эшләре алып барды, инструктаж уздырылды.Соңыннан кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.Әти-әниләр белән Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан КВН оештырылды.
-
"Канатлы дусларыбыз" 24.03.2016

Канатлы дусларыбызны көн дә суык кышкы көннәрдә тәмле ризыклар белән сыйлыйбыз.
-
"Бөек җиңүгә 71 ел!" 23.03.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан авылыбыз ветераннарына багышланган альбомнар карау оештырылды.Мәктәп китапханәчесе Вахитова Г.М. балалар белән кызыклы әңгәмә уздырды.
-
"Математика!"
22.03.2016
Математика .
Тема: “Биеклек буенча чагыштыру”
Максат: хәрәкәтләрне 5кә кадәр санауны, бирелгән юнәлеш буенча хәрәкәт итүне ныгыту, алга-артка, уңга-сулга хәрәкәт итүне камилләштерү, 3 предметны биеклек буенча чагыштырырга, аларны үсә һәм кими бару тәртибендә урнаштырырга һәм атарга өйрәтү, кул моторикасын үстерү, математикага кызыксыну уяту.
Мат-л: И.А.Помораева “Занятия по ФЭМП”.
Магнит такта, санлы карточкалар, уенчыклар, өч төрле биеклектәге пирамида, эш дәфтәрләре











