Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
"Әти, әни һәм мин!" 13.05.2016

Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. Һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организмың өчен уңай мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим. Бүген безнең педагоглар коллективы балаларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләне хәл итә. Аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү бурычын тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эш бара.
-
"Лепка" 12.05.2016

Пластилин — материал для лепки. Ранее изготавливался из очищенного и размельченного порошка глины с добавлением воска, животных жиров и других веществ, препятствующих высыханию. В настоящее время при производстве пластилина используют также высокомолекулярный полиэтилен(ВМПЭ), поливинилхлорид (ПВХ), каучуки и другие высокотехнологичные материалы. Окрашивается в различные цвета. Служит для выполнения фигур эскизов для скульптурных работ, небольших моделей, произведений малых форм.
-
"Дөрес сөйләм теленә өйрәнәбез!" 10.05.2016

Дөрес сөйләм теленә өйрәнәбез.Көзгегә карап авазларны әйтү.
-
"Илебез тынычлыгын саклаучы!" 10.05.2016

Бакчабызда Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан авылдашыбыз, Венгр сугышы ветераны Илдус абый белән очрашу оештырылды.Ул балаларга үзенең тормышы, сугышчан юлы турында бәйнә-бәйнә сөйләде, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.Балалар өйрәнгән җырларын башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.Очрашу азагында ветераныбызга үз куллары белән ясалган бәйрәм открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
-
"Праздник победы!!!" 09.05.2016

День Победы Советского Союза над фашистской Германией в Великой Отечественной войне был и остается одним из самых почитаемых праздников как в России, так и в странах СНГ. По славной традиции последних лет, повсеместно волонтерами раздаются георгиевские ленточки, которые не только ветераны, но и молодежь повязывают и носят как символ связи поколений и памяти о Великой победе. Также в этот день повсеместно проходят церемонии возложения цветов и венков к памятникам героям Великой Отечественной войны, проводятся различные мероприятия по чествованию ветеранов войны и работников тылового фронта, организуются праздничные концерты, уроки мужества в учебных заведениях, реконструкции сражений и многое другое
-
"Чәчәкләрем үстеләр!" 05.05.2016

Утырткан чәчәкләребез матур чәчәкләр аттылар.Тиздән алар безнең бакчабыз территориясен матур- матур чәчәклекләрдә бизәп, тирә-якка ямь өстәп торырлар.
-
" Мы на курсах!" 04.05.2016

В конце недели состоялись 2-х днев.курсы для педагогов ДОО на тему «Реализация учебно-методического комплекта по обучению детей двум государственным языкам в условиях внедрения ФГОС в ДОО» с приглашением авторов УМК.
-
"Бездә кунакта курчак театры!" 29.04.2016

Бүген бездә кунакта Чаллы курчак театры булды.Алар балаларга тәрбияви әһәмияткә ия булган әкият тәкъдим иттеләр.Балалар бик шат калдылар.
-
"Саф һавада уеннар!" 27.04.2016

Балалар саф һавада төрле уеннар уйнарга бик яраталар. Тәрбияченең төп бурычы – саф һавада хәрәкәт уеннарын оештыру өчен тиешле шартлар тудыру, аларны балаларга файда китерерлек һәм аларның кәефен күтәрерлек итеп оештыру. Бу төр уеннар, балалар төркем белән бергәләшеп башкарган очракта, аның гомуми үсешенә зур өлеш кертәләр: социаль (аралашу белү), эмоциональ (шатлана-шаяра белү) һәм интеллектуаль (аң-белем) сыйфатларын камилләштерәләр. Урамда, ачыкһавада оештырылган уеннарның балага никадәр зур шатлык китерүе, яхшы кәеф һәм канәгатьләнү хисен бирүе – мөһим фактор. Шул ук вакытта алар әйләнә-тирә дөнья, табигать белән таныша; тереклек ничек яши, аны ничек сакларга була дигән сорауларга җавап эзли.
-
"ТУКАЕБЫЗГА 130 ел!" 26.04.2016

Мәктәп укучылары белән берлектә Тукаебызның туган көн бәйрәмен уздырдык.Быел халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Һәр чорда шагыйрьне зур ихтирам белән искә алалар. Вакытлар узган саен Тукай әсәрләренә игътибар, аларның әһәмияте, тарихи миссиясе арта. Тулыр-тулмас алты ел гына иҗат итеп калган әдипнең үзе исән чагында ук 33 китабы дөнья күргән. Ятим, мескен Апуштан Мөхәммәтгариф улы Габдулла бөек шагыйрь - Тукайга, халык, милләт хадименә әверелә.Тукай - татарның гына түгел, башка төрки халыкларның да сөекле әдибе. Ул исән чагында ук шактый танылган шагыйрь булган. Г.Ибраһимов һәм башка кайбер язучылар Тукайны тәнкыйть утына тотса да, аның иҗаты халыкка бик якын. Тукай - милләт язмышы өчен янып, кайгырып яшәгән әдип.Апрель ае Тукайны тудырган да, якты дөньядан алып та киткән. Бу кадәр ачы, каһәрләнгән язмышка дучар ителгән башка шагыйрь юктыр да. Егерме җиде яшендә, әле гөрләтеп иҗат итәрдәй бер чорда ул бакыйлыкка күчә. Тукайны соңгы юлга озату да тарихта беренче мәртәбә, шуңа чаклы күрелмәгәнчә киң яңгыраш ала...











