Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
"Каблучок" 17.05.2017

Арчаның бишенче балалар бакчасында "Каблучок" бию конкурсы узды.Безнең балалар икенче урын алып кайттылар.Котлыйбыз!
-
"Йөгерештә катнаштык!" 15.05.2017

Арча стадионында мәгариф хезмәткәрләре арасында йөгерү буенча ярышта катнаштык.
-
"Җиңү парады!" 05.05.2017

Ямьле язның 9 май көнендә Ватаныбыз зурлап Җиңү көнен бәйрәм итә. Дәһшәтле сугыш чоры, дистә еллар узса да, хәтерләрдән мәңге чыкмас, чөнки һәрберебезнең бу Бөек вакыйгага бәйләнеше бар. Быел Җиңүгә 72ел була.Авылыбызның уртасында торучы батырларча һәлак булган бабаларыбыз һәйкәленә барып чәчәкләр куйдык, аларның якты истәлеген минутлык тынлык белән искә алдык.Алар мәңгегә безнең күңелләрдә!!!
-
"ГТО нормаларын тапшырабыз!" 04.05.2017

Арчаның үзәк стадионында балалар бакчаларына йөрүче балалар арасында ГТО нормаларын тапшыру буенча ярышлар узды, без дә сынатмадык!!!
-
"Физик тәрбия шөгыле!" 02.05.2017

Һәр кешенең организмы, туганнан алып өлкән яшькә кадәр билгеле бер хәрәкәтләр, физик нагрузка булганда гына, нормаль үсеш ала һәм яши. Организмның даими хәрәкәттә булуының тәнгә, җанга һәм акылга уңай йогынты ясавы - исбатлау таләп итми торган хакыйкать. Иң әһәмиятлесе - физик нагрузка яшь организмның дөрес формалашуына, нормаль эшчәнлегенә, әгәр аерым сәбәпләр булмаса, тискәре йогынты ясарга тиеш түгел. Тәрбияче, ата-аналар белән бергәләп, балаларның физик үсешен һәм сәламәтлек торышын күзәтеп, кайгыртып тора. Әгәр шәфкать туташы булса,тәрбияче аңардан үз балаларының физик үсеше турында даими белешмә алып торырга тиеш. Үсүдә, авырлыкта, күкрәк читлеге үсешендә артка калу булганда һәм баланың төрле органнарында кимчелекләр килеп чыкканда туклануны яхшырту, баланың саф һавада күбрәк булуын кайгырту, махсус (дәвалаучы) физик күнегүләр оештыру кебек чаралар күрергә кирәк.
Организмны чыныктыру. Баланың сәламәтлеген ныгытып, без аларны салкын тиюдән, температураның кискен алмашынуыннан, чыланудан һ. б. сакларга, шул ук вакытта теләсә нинди һавада да йөрергә чыгудан курыкмауларына ирешергә тиешбез.
Гимнастика - физик культура эшенең иң әһәмиятле бүлеге; ул физик күнегүләр системасыннан гыйбарәт. Аларның кайберләре - аерым мускуллар группасын ныгытуга, кайберләре сулыш һәм кан әйләнеше органнарын ныгытуга юнәлдерелгән.
Йөрү, йөгерү, сикерү, тигезлекне саклау, шуышу, үрмәләү, йөзү, ыргыту һ. б. күп кенә күнегүләр хәрәкәтчәнлек, җитезлек, үз хәрәкәтләрең белән идарә итә белүне тәрбияләүгә ярдәм итәләр; алар күчү, каршылыкларны җиңү, каршы тору һәм һөҗүм итү ысулларын тулысынча үзләштерүгә юнәлдерелгәннәр.
Гимнастикага балалар шөгыльдә өйрәтелә. Ләкин физкультура шөгыльләре атнага өч тапкыр гына була. Ә физик күнегүләр исә еш һәм даими булганда гына тиешле нәтиҗәне бирә. Шуңа күрә көн саен иртәнге гимнастика белән шөгыльләнү гаять зур әһәмияткә ия.Иртәнге гимнастиканың максаты -системалы күнегүләр юлы белән йөрәк-кан юлларын һәм сулыш аппаратын ныгыту, чыдамлык тәрбияләү һәм балаларны физик чыныктыру.
Физик тәрбия эшенең аерата әһәмиятле өлешен тәшкил итүче хәрәкәтле уеннар гимнастик күнегүләр шикелле үк максатларга хезмәт итәләр.
Физкультура шөгыльләре билгеле расписание һәм дәүләт тарафыннан расланган программа буенча үткәрелә, һәрбер физкультура шөгылендә, гадәттә, гимнастик күнегүләр элементлары да һәм уеннар да була.
Физик тәрбия кеше организмының функциональ камилләшүенә, сәламәтлекне ныгытуга, югары җитештерүчән хезмәткә әзер булуга юнәлдерелә.
Физик тәрбия чараларын уңышлы куллану акыл үсешенә һәм акыл хезмәте мәдәниятенең үсүенә уңай йогынты ясый. Физик тәрбия дәресләре организмның функциональ сәләтләрен үстерә, акыл һәм физик эш сәләтен арттыра.
Физик тәрбия коллективизм, максатка омтылучанлык, кыюлык, ныклык, тәвәккәллек кебек сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Кешенең иҗади мөмкинлекләрен киңәйтеп, хезмәт тәрбиясенә зур йогынты ясый. Хәрәкәтләнү күнекмәләрен туплау физик сыйфатларны камилләштерү, сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә.
Физик күнегүләрне дөрес башкару, хәрәкәтләрнең төгәллеге һәм гармониялелеге, матурлыгы һәм тәэсирлелеге, тән белән идарә итү, килеш-килбәтнең матурлыгы, гәүдәнең төзлеге балаларның эстетик ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм эстетик зәвыкларын үстерә.
Физик тәрбиянең әһәмиятле бурычларыннан берсе - балаларда төгәллек, пөхтәлек һәм тәртип күнекмәләре күпкырлы үсешкә ия булган шәхес формалаштыруга зур өлеш кертү.
-
"Язгы өмәдә!" 29.04.2017

Бакча мәйданчыгында язгы өмә оештырдык! Тирә-як тырмалап, койма буена чыршы агачлары утырттык
-
"Уен кораллары белән танышабыз!" 28.04.2017

Бакчабызга Солтан абый килеп безне тәрле уен кораллары белән таныштырып, уйнап куңел ачтырды!Үзебез өчен бик күп яңалык тупладык!
-
"Бәйрәм бүген!" 25.04.2017

Язның иң матур көннəрендə билгелəп утелə торган зур бəйрəмнəрнең берсе-татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукай туган көн. Безнең яракан шагыйребез Габдулла Тукай 26 нчы апрель көнне Арча районының Кушлавыч авылында дөньяга килə.Тукай – халкыбызның сөекле шагыйре.Аның туган көнен безнең Татарстанда гына тугел, ə бəлки дөньядагы барлык татар халкы билгелəп утə.
Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган-
Тормыш белән тулган көннәрең,
Шуңа ахры,искә алынмыйча
Үткән синең туган көннәрең.
Бәйрәмнәрең алда икән әле ,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп.
Халкың килде сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр итеп күтәреп.
Син күрмәгән яңа буын килде
Котлап бүген туган көнеңне,
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең “Туган телеңне”
-
"Сөйләм үстерү!" 10.04.2017

"Нәрсә ул Кояш системасы?"
-
"Жемчужинки Поволжья" 30.03.2017

Районный конкурс детского творчества "Жемчужинки Поволжья". Первое место в номинации " Лучшее исполнение народной песни".ПОЗДРАВЛЯЕМ!!!











