Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
Телефон: | (884366) 50-1-10 |
E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Аппликация/Кисеп ябыштыру 30.10.2019
Тема:"Каеннар"/ "Березы"
-
"Элетр җиһазлары!"/"Электрические приборы" 28.10.2019
Әңгәмә. “Нәрсә ул электр һәм электр җиһазлары?”
Бурычлар.
1. Кеше кулы белән эшләнгән әйберләргә карап соклана, хезмәт нәтиҗәләрен күреп горурлана белү хисләре, электр җиһазларын кулланганда саклык сыйфатлары тәрбияләү.
2. Балаларның фикерләрен бер юнәлештә җыя белү, алган белемнәрен көнкүрештә куллана белү сәләтен үстерү.
3. Эш урынында кешенең хезмәтен җиңеләйтүче, өйдә кеше өчен уңайлыклар тудыручы предметлар турында белемнәрен камилләштерү.
Сүзлек: электр тогы, электр җиһазлары.
-
"Әкиятләр сөйлибез!" 24.10.2019
Максат: балаларны экиятлэр белэн кызыксындыру, олкэннэргэ булышу телэге уяту; тынлый белу, кабул иту сэлэтен,игътибарны устеру; балаларны халык авыз ижаты белэн таныштыру, экиятнен эчтэлеген анларга ярдэм иту;
-
"Чәй эчәбез бергәләп!" 23.10.2019
Өстәл артында утыру кагыйдәләре белән таныштыру, темага кагылышлы сүзлек запасын тулылындыру;
Җиһазлау: компьютер, табын өчен тәлинкә, кашык, пычак, ашъяулык.
-
"Һәр көн исендә тот!" 22.10.2019
Балаларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бергәләп өйрәтик.
(Әти-әниләр өчен консультация)
Бала белән янгын чыгу сәбәпләрен өйрәнгәндә янгын куркынычсызлыгы турында сөйләргә, янгынның куркыныч нәтиҗәләре турында аңлатырга, ут белән сак эш итәргә өйрәтергә кирәк.
Балага ниләр сөйләргә:
- Элек заманда кеше утны ашарга пешерү, җылыту өчен уйлап тапкан. Шул ук вакытта утның куркыныч ягын да белгән. Янгында кешеләр, хайваннар, урманнар, авыллар янган.
-Янгын; урман янгыннары һәм аларның килеп чыгу сәбәпләре.
-Янгын сүндерүчеләр профессиясе.
Янгынны китереп чыгаручылар:
- Төзек түгел электр приборлары.
- Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
- Шырпы белән уеннар.
- Петарда, бенгаль утлары.
- Сүндерелмәгән утюг.
- Тиз янып китүче сыеклыклар: бензин, керосин, лак, буяулар, спирт.
Электр җиһазларын куллану кагыйдәсе:
- Резина янган ис сизсәң, төтенләүче чыбык күрсәң тиз генә зурларга әйт.
- Электр җиһазларын уттан өзәргә онытма.
Ут – шаярганны яратмый.
Ут – су түгел, тотса йөзеп чыгам димә.
Болар турында сөйләшкәндә мультфильм һәм әдәби әсәрләрдән өзекләр кулланыгыз. Әңгәмә, әдәби әсәр, әкиятләрдән бала шырпы, зажигалка, петарда,бенгаль утлары белән уенның куркынычы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында өйрәнә.
Янгын куркынычсызлык кагыйдәләре:
1. Шырпы белән уйнама.
2. Киемне газ плитәсе янында киптерергә ярамый.
3. Өйдә бенгаль утлары, фейерверклар кабызырга ярамый.
4. Ачык мичкә якын килмә, капкачын ачма.
5. Урманда учак ягарга ярамый.
6. Өйдә төтен чыкса, ишекне ачырга, күршеләргә әйтергә.
7. Электр җиһазларын су белән сүндерергә ярамый. Башта уттан өзәргә, аннан калын одеял белән ябырга кирәк.
8. Янгын чыкса “01” телефонына шалтыратырга.
Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:
Янгын вакытында һәркем каушарга, паникага бирелергә мөмкин. Мәсәлән: куркып бала шкафка, карават астына качарга мөмкин.
Балага ниләр сөйләргә:
- Янгын чыгуга 01 телефонына шалтырат, адресыңны әйт (урам, өй номеры)
- Өйдән яки фатирдан чык, күршеләргә әйт, ярдәмгә чакыр.
- Өйгә төтен чыкса, идәнгә иелеп чыгу юлына бар.
-
"Нәрсә ул кызыл китап?" 21.10.2019
Сөйләм теле үсеше."Нәрсә ул кызыл китап?"
Балаларның табигатне саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү, "Кызыл китап" турындагы белемнәрен тирәнәйтү, Татарстанның "Кызыл китабы" турында белешмә бирү, кыска хикәя төзи белүне камилләштерү.
-
Милли почмагыбызны баетабыз! 17.10.2019
Милли почмагыбызны баетабыз, матурлыйбыз
-
Экиятләр сәхнәләштерәбез 16.10.2019
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән төрле әкиятләрне сәхнәләштереп, кечкенәләр төркеме балаларына курсәтәбез.Артистларыбыз яхшы!!!
-
Информация для родителей
15.10.2019
Уважаемые родители!Для переоформления права на получение дополнительной компенсации Вы можете подать заявление на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru), либо обратиться в отделение Республиканского центра материальной помощи по месту жительства в течение месяца, следующего за месяцем окончания предоставления дополнительной компенсации.В случае, если Вы обратитесь за переоформлением позже указанного месяца, дополнительная компенсация будет назначена Вам с месяца обращения. При обращении необходимо предоставить:
- документ, удостоверяющий личность;
- документы о доходах всех членов семьи за шесть месяцев, предшествующих месяцу обращения.
Дополнительная компенсация переоформляется, если величина дохода на одного члена в семье заявителя не превышает 20 тысяч рублей.
-
"Орлыклардан бүләк ясау!" 14.10.2019
Тема: Орлыклардан бүләк ясау.
Максат:1.Коллективта эшләү, әңгәмәдә катнашу, үз фикереңне әйтә белү күнекмәләрен булдыру.
2.Төсле картонга карбыз, кавын орлыкларын пластилин ярдәмендә ябыштырып ясарга өйрәтү.
3.Балаларда эстетик зәвык тәрбияләү.