Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
Телефон: | (884366) 50-1-10 |
E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
"Без сәнгатьне яратабыз" 09.04.2019
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Тигез күрә бөтен җанны театр,
Кирәк – кол бул, кирәксә - император.
Мөкатдәс ул, бөек ул, гали зат ул,
Тәмам хөр ул вә бик киң ул, азат ул.
Без Наласа балалар бакчасы коллективы сәнгатьне яратабыз.Балалар белән дә театр төрләре буенча күпкырлы эш алып барабыз.
-
"Без китаплар яратабыз" 08.04.2019
«Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны» (Г.Тукай.)
Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Мәктәпкәчә яшьтә салынган белем, дөньяга караш, әхлакый һәм мәдәни күзаллау буыннарның тормыш юлын билгели.Бу чорда баланың эчке дөньясы формалашуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу очракта китап белән аралашу зур ярдәм булып тора. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә. Аңарда әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә.
Без китапларны бик яратабыз.Һәрдаим авылыбыз китапханәсенә барып яңа китаплар белән танышып торабыз.
-
"Кызыклы математика" 02.04.2019
Максат: Балаларның белемнәрен гомумиләштерү, логик фикерләү сәләтләрен үстерү
Тәрбия бурычы: Балаларда игътибарлылык , коллективизм рухы, гомуми нәтиҗә өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Атна көннәрен эзлекле рәвештә әйтеп, исемнәрен белүләрен үстерү, шакмаклы дәфтәр битендә ориентлашу.
Белем бирү бурычы: геометрик фигураларны тану, аеру һәм алардан төрле предметлар ясау, 10 эчендә уңайга һәм кирегә санау, сан турындагы белемнәрен ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Методик алымнар һәм чаралар: кызыклы сораулар бирү, уеннар, практик эш, мактау.
-
"Шәфкать туташында кунакта!" 01.04.2019
Без Наласа авылы фельдшер- акушерлык үзәгенә шәфкать туташы Зарипова Р. апа белән очрашуга бардык, андагы эшчәнлек белән танышып, күп мәгълүмат туплап кайттык.
-
"Нәүрүзбикә" конкурсы. 29.03.2019
Район күләмендә балалар бакчалары арасында үткәрелгән "Нәүрүзбикә" конкурсында безнең Нәүрүз кызыбыз 3 урынга лаек булды.Афәрин! Чын күңелдән котлыйбыз!Яңадан яңа уңышлар телибез!
-
"Бакчабызда кунаклар" 27.03.2019
Бүген бакчабызда Арча муниципаль районы хакимият башлыгы урынбасары Гарипова Гөлнара Фидаил кызы һәм Наласа авыл җирлеге рәисе Шакирова Илфира Рамазан кызы кунак булдылар.Алар бакчабыз тормышы белән таныштылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
-
"Без әвәләргә яратабыз" 26.03.2019
Без бүген бүлмә гөлләре белән таныштык һәм үзебез яраткан гөлләрне пластилин ярдәмендә кәгазьгә төшердек.Алар күз явын алырлык матур килеп чыктылар. Бакчабызда бүлмә гөлләре күп һәм төрле.Без аларны һәрдаим күзәтеп, тузаннарын сөртеп, су сибеп торабыз.Алар бакчабызга ямь өсти. Чәчәк ату-атмауларына карамастан, алар үзләренең төрле-төрле ботаклары, сабак-яфраклары белән безгә эстетик ләззәт бирәләр, табигатькә мәхәббәт уяталар.
Кояшка таба үрелә
Тәрәзәдән гөлләрем.
Сулар сипсәм, сөенәләр,
Беләм гөлләр телләрен.
-
"Наласада Нәүрүз бәйрәме!" 23.03.2019
Ач ишегең керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз.
Нәүрүз мөбәрәкбад!
Бүген авылыбызда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Башта балалар өлкәннәр белән өйдән-өйгә кереп күчтәнәчләр җыеп чыктылар. Аннан соң бала-чагасы да, олылар да кышны озатып язны каршы алдылар. Балаларыбыз бик теләп уеннарда катнанашты, җырлап-биеп күңел ачтылар. Соңыннан кайнар чәй, тәмле коймак,итле ботка һәм күчтәнәчләрдән авыз иттеләр.
-
"Нәүрүз мөбәрәк булсын!" 21.03.2019
Нәүрүз, Нәүрүз,
Котлы, мөбарәк булсын!
Тормыш түгәрәк булсын!
Уен-җыр гөрләп торсын!Нәүрүз бәйрәмен безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме- өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
Таң ату белән кешеләр учак кабызганнар, аш- су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Без дә бүген балалар белән уйнап, җырлап Нәүрүзбикәне каршы алдык.
-
"Без ясарга яратабыз" 18.03.2019
Һәрбер бала 2-3 яшьтән алып үсмер чакка кадәр бирелеп рәсем ясарга ярата. Балалар нәрсә күрә, нәрсә ишетә, ничек беләләр, ничек уйлыйлар, сиземлиләр шулай ясыйлар.
Коры кәгазь биттендә генә ясап була дип әйтүчеләр ялгышалар. Юеш альбом бите рәсемләү өчен менә дигән өслек. Альбом битен тулы килеш чиста мамык кисәге белән чылатабыз. Рәсем ясау өчен барысы да әзер – телисез икән кисточка белән, телисез икән бармаклар ярдәмендә рәсем төшерә аласыз. Без дә бүген рәсем эшчәнлегендә шушы ысулны кулланып рәсем ясадык. Берсеннән-берсе матур рәсемнәр килеп чыкты.Соңыннан алардан күргәзмә оештырдык.