Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Лагерьның 5 нче көне. Сәламәт булыйм дисәң 05.06.2023

Бүген лагерьның 5 нче көне. Укучылар белән Югары Мәтәскә авылына экскурсиягә "Мәхмүзә чишмәсе"нә бардык. Аның янында урнашкан мәйданчыкта уйнадык. Төшке аштан соң "Сәламәт булыйм дисәң" дигән темага уен-викторина үткәрелде. Көн файдалы узды.
-
Лагерьның дүртенче көне. Тарихыңны бел 04.06.2023

Бүген лагерьның 4 нче көне. Көнебезнең темасы "Тарихыңны бел". Иртәбез флаглар күтәрү, иртәнге гимнастика ясаудан башланды. Укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре искә төшерелде. Аннан соң укучылар болынга экскурсиягә бардылар. Төшке аштан соң мәктәбебездәге музейга керделәр. Музей җитәкчесе Наилә Шайнуровна укучыларны музей белән таныштырды. "Тарихны онытмыйбыз, хәтерлибез" дигән тема буенча конкурс-викторина уздырылды. Ахырдан сугыш темасына фильм карадылар.
-
Лагерьның өченче көне 03.06.2023

Гадәттәгечә көн Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү, гимн җырлау белән башланды, саф һавада физик күнегүләр уздырылды. Аннары укучыларыбыз Түбән Мәтәскә авылы эчендәге чишмәләр буйлап сәяхәт иттеләр. Укучылар белән саф һавада күңелле стартлар оештырылды.
-
Лагерьның икенче көне. Дуслык. 02.06.2023

"Кояшкай" лагеренең икенче көне "Дуслык" темасына багышланды. Лагерь Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү, гимн җырлау белән башланды. Аннан соң укучылар иртәнге гимнастика ясарга урамга чыктылар. Отрядларга бүленеп газеталар ясадылар, табигатьтә экскурсиядә булдылар. Укучыларга "Дуслык " темасына класс сәгате уздырылды. Аннары шушы темага мультфильм карадык. Көн бик кызыклы, файдалы һәм күңелле узды.
-
"Мин Арча баласы" 01.06.2023

Учащиеся нашей школы Шакирова Гульфина, Сафиуллина Адиля и их учителя Шакирова Гузалия Камиловна, Маннанова Лилия Равилевна, Набиуллина Гульназ Ранифовна награждены подарками и благодарственными письмами за участие, поддержку в реализации проекта "Мин Арча баласы".
-
Лагерьның беренче көне. Балаларны яклау көне 01.06.2023

" Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе” каршында оешкан “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда 40 бала ял итә. Лагерьда бар мөмкинлекләр дә булдырылган. Көн дәвамында балалар өчен ял итү, уеннар, актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен вакыт бүленгән. Лагерьның беренче көне 1 июнь - Балаларны яклау көненә багышланды. Балалар асфальтта рәсем ясадылар, төрле конкурс, уеннарда катнаштылар, газета чыгардылар. Көннең икенче яртысы саф һавада уеннар уйнау белән дәвам итте.
-
Туристический слёт среди учащихся образовательных учреждений 27.05.2023

26-27 мая прошел традиционный туристический слёт среди учащихся образовательных учреждений Арского муниципального района.Команда МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г. Хакимова" заняла 2 место в средней возрастной группе.
-
Җәйге каникуллар имин үтсен! 25.05.2023

Буген озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен 2022-2023нче уку елының соңгы көне. Укучыларыбызга җәйге каникулны хәвеф-хәтәрсез, борчу-мәшәкатьсез, күңелле һәм файдалы итеп үткәрүләрен теләп калабыз!!!
-
2022-2023 нче уку елының соңгы йомгаклау җыелышы 25.05.2023

Бүген мәктәбебездә барлык укучылар өчен 2022-2023 нче уку елының соңгы йомгаклау җыелышы булды. Җыелышны мәктәп директоры Ибраһимова Динә Мансур кызы алып барды. Ул үз чиратында җәйге каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды.Укуда, төрле чараларда, макулатура, каен бөресе җыеп тапшыруда актив катнашкан укучыларга, иң күп уңышларга ирешкән класска грамоталар һәм күчмә кубок та тапшырды.
-
Арча шәһәре парклары буенча экскурсия 25.05.2023

Казиле башлангыч мәктәбенең укучылары белән Арча шәһәре паркларына экскурсия оештырылды.








