Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Көзге өмә 21.10.2023

Бүген мәктәп территориясен җыештыру буенча өмә оештырылды.
-
Китап уку - иң яхшы белем алу 21.10.2023

Укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту, кеше тормышында китапның зур әһәмияткә ия булуын ачыклау, уку тизлекләрен арттыру максатыннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар белән көн саен матур китаплар укыйбыз. Китап укыган бала акыллы, белемле, чиста күңелле була.
-
Кем зирәк, әйт тизрәк! 21.10.2023

“Туган телем сагында” акциясен йомгаклап, Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Кем зирәк, әйт тизрәк” дигән табышмаклар кичәсе" үткәрелде. Балаларга халык авыз иҗатының бер төре булган табышмакларның килеп чыгу тарихы турында аңлатылды. Укучылар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар таптылар. “Татар халык иҗаты” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.
-
Алтын көздә кунакта 20.10.2023

Без бүген Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары балалар бакчасына кунакка кердек. Алар безгә "Алтын көздә кунакта" исеме астында бик эчтәлекле, матур чара күрсәттеләр. Балалар бакчасы белән мәктәп арасындагы дәвамчанлык озак еллар буе уңышлы гына бара. Алга таба да шулай бергә-бергә дус-тату эшләргә насыйп булсын.
-
День вхождения в состав России освобожденных территорий 20.10.2023

Сегодня были проведены тематические кинопоказы, посвященные Дню вхождения в состав России освобожденных территорий.
-
“Туган телем сагында” атналыгы 20.10.2023

Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары “Туган телем сагында” атналыгы кысаларында, “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары битләре буенча “сәяхәт”тә катнаштылар. Журналларның эчтәлеге, андагы сәхифәләр турында әңгәмә үткәрелде. Балаларга аеруча яшьтәш укучыларының иҗаты белән танышу ошады.
-
“Туган телем сагында” атналыгы 19.10.2023

Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары, “Туган телем сагында” атналыгы кысаларында, Мөндеш авылы китапханәсендә кунакта булдылар. Туган тел турындагы китаплар урнаштырылган күргәзмә белән танышу кызыклы да, файдалы да булды. “Табышмак әйтәм - җавабын тап”, “Мәкальнең дәвамын бел” уеннарында да актив катнашты укучыларыбыз. Телебезнең тарихын, матур әсәрләрен үз битләрендә саклаучы китапларны күбрәк укырга һәм саклап тотарга кирәк дигән нәтиҗә ясалды.
-
Мин һәм Кызыл китап 19.10.2023

Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары, “Мин һәм Кызыл китап” Республика конкурсының муниципаль этабында катнашу максаты белән, табигый материал һәм кәгазьдән эшләнмәләр ясадылар. Юкка чыгу куркынычы янаган үсемлек, гөмбә һәм хайваннар турында әңгәмә үткәрелде, аларның әһәмияте турында сөйләнде.
-
Татар халык авыз иҗаты 18.10.2023

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2нче г классы укучылары да "Туган телем сагында" акциясенә кушылды. "Татар халык авыз иҗаты" исемле класс сәгате уздырылды. Туган телебезнең байлыгы, аны саклау турында әңгәмә оештырылды.
-
Туган телем-серле тел 17.10.2023

Билгеле булганча, 16-21 октябрь көннәрендә “Туган телем сагында”исемле акция уза. Шул уңайдан, Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучылары белән берлектә “Туган телем-серле тел” дигән темага әдәби-музыкаль чара уздырылды. Укучыларда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен көрәшүне максат итеп куеп, сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесе, милли гореф-гадәтләребезгә тукталып, “Әйтеп бетер”, “Түбәтәй, “Миңлебай”, “Тәнкә салыш” кебек җырлы-биюле уеннар уйналды.








