Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
"Татарча өйрәнәм" олимпиадасы 28.10.2023

Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары Гыйльметдинова Азалия, Шәрәфиева Зилә һәм Рәхмәтуллина Нурзилә Республика олимпиада үзәге үткәргән "Татарча өйрәнәм" олимпиадасында катнаштылар. Кызлар татар теле буенча сорауларга җавап бирделәр, ребус һәм кроссвордлар чиштеләр.
-
"Солдатка хат" Бөтенроссия акциясе 27.10.2023

"Солдатка хат" Бөтенроссия акциясе дәвам итә. Безнең укучыларыбыз да махсус операциядэ катнашучы хәрбиләргә күңел күтәргеч һәм рухландыргыч хатлар яздылар. Исән-сау илебездә тынычлык урнашып, җиңү белән кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз.
-
Көз патшалыгында кунакта 27.10.2023

Казиле башлангыч мәктәбе укучылары 27 нче октябрьдә “Көз патшалыгында кунакта” булдылар. Бәйрәм җырлар, биюләр, уеннар һәм кызыклы конкурслар белән дәвам итте. Көз бәйрәме уен-көлке, җыр-биюгә бай булды.
-
Ата-аналар җыелышы 27.10.2023

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Башта гомуми җыелыш, аннары һәр сыйныфта класс җитәкчеләре белән очраштылар.
-
Милли бизәлешле китапчык 26.10.2023

Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары конкурсларда теләп, актив катнашалар. Рәхмәтуллина Нурзилә, Сираҗетдинова Лиана, Хәйретдинова Алисә, Нәбиуллина Нәфисә "Милли бизәлешле китапчык" конкурсында катнашу максаты белән халкыбызның милли бизәкләре ясалган рәсемле китапчыклар әзерләделәр. Кызларга уңышлар телибез.
-
Уңыш бәйрәме 26.10.2023

Бүген мәктәбебездә 1-4 нче сыйныф укучылары катнашында көзге "Уңыш бәйрәме" булып узды. Бәйрәмдә укучылар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, командаларга бүленеп, игътибарлылыкта, зирәклектә, җитезлектә көч сынаштылар. Төрле спорт уеннарында катнаштылар. Шулай ук "Шалкан" әкиятен дә сәхнәләштерделәр. Чара бик матур һәм күңелле үтте.
-
Сөмбелә бәйрәме 25.10.2023

Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Сөмбелә бәйрәме" узды. Мөндеш балалар бакчасының балалары һәм тәрбиячеләр тамашачыларыбыз булдылар. Бәйрәмебез шигырьләр , җырлар , биюләр һәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Көз кызы Сөмбелә бәйрәмне җанландырып җибәрде.
-
Караңгыда күрен! 25.10.2023

Юллардагы бәхетсезлек очраклары күп вакыт юл йөрү кагыйдәләрен бозган, үтәмәгәннән килеп чыга. Боларны булдырмау, балаларга иминлек кагыйдәләрен аңлату максатыннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен класс сәгате үткәрелде.
-
Балачак - иң күңелле, иң бәхетле чак 25.10.2023

Балачак - иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, күңелле дә булып истә кала. Без озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар белән иң беренче яуган карны күзәттек, кар әвәләп кар бабай да ясап куйдык.
-
24 октября - День подразделений специального назначения 23.10.2023

Очередное внеурочное занятие "Разговоры о важном" было посвящено Дню подразделений специального назначения. Цель занятия: знакомство обучающихся с видами подразделений специального назначения, воспитание уважения к людям, служащим в подразделениях специального назначения (спецназе), формирование чувства гордости за силовые структуры, обеспечивающие защиту суверенитета и ценностей нашего Отечества.








