Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2023

Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Белем бәйрәме" тантаналы линейка белән башланып китте. Укучылар чыгышыннан соң, мәктәбебез укытучылары, килгән кунаклар, әти-әниләр котлау сүзләре әйттеләр. "Беренче дәрес"тә укучылар Татарстан Республикасындагы кәсепләр, халкыбызның традицияләре турында белемнәр алдылар. Борынгыдан килгән тегүчелек, чигү, агач һәм тимер эшкәртү кебек һөнәрләр турында тыңлау аларга аеруча кызыклы булды.
-
Район мәктәпләре арасында үткәрелгән ярминкә һәм чәчәк күргәзмәсе 26.08.2023

Бүген район мәктәпләре арасында ярминкә һәм чәчәк күргәзмәсе үткәрелде.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 24.08.2023

Бүген район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә узган уку елына анализ ясалды, яңасына бурычлар билгеләнде. Ел дәвамында төрле уңышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләре бүләкләр алды. Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Йосыпова Роза Кыяметдин кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Роза Кыяметдиновнаны уңышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
-
Наркотиклар - сәламәтлек дошманы 24.06.2023

Җәйге ялда тәрбияләнүче балаларда наркотикларны куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, авылыбыз фельдшеры Рәмзия апа балаларга "Наркотиклар-сәламәтлек дошманы" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды.
-
Лагерьның соңгы көне. 21.06.2023

Бүген лагерьның соңгы көне. Иртән 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган дата уңаеннан класс сәгате узды. Укучылар һәйкәл янына барып сугышта ятып калганнарны 1 минут тынлык белән искә алдылар һәм алар хөрмәтенә чәчәкләр куйдылар. Традиция буенча ахыргы көндә татар халкының милли бәйрәме "Сабантуй" уздырылды. Укучылар кашыкка йомырка куеп, капчык киеп йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, уенчык кистеләр. Иң матур биючеләрне, иң тиз йөгерүчеләрне һәм иң оста җырчыларны барладык. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Лагерьның 20 нче көне. Гаилә - җылы учак. 20.06.2023

Бүген Түбән Мәтәскә мәктәбе каршындагы "Кояшкай" лагеренда тәрбияләнүче балалар көнне Россия Федерациясе Һәм Татарстан Республикасы гимннары астында флаг күтәрүдән башладылар. Иртәнге ашны ашаганнан соң укучылар белән мәчеткә кунакка бардык. Мәчетнең имамы Фазылҗанов Гамир Габделхакович балаларны мәчетнең тарихы һәм әдәплелек кагыйдәләре белән таныштырды. "Гаилә - җылы учак" дигән темага класс сәгате узды. Укучылар белән аларның гаиләләре турында әңгәмә оештырдык. Көнебез файдалы узды.
-
Лагерьның 19 нчы көне. Көлегез, көлегез! Файдасы күп - белегез! 19.06.2023

Иртән Россия һәм Татарстан флаглары күтәрелде. Укучылар саф һавада иртәнге гимнастика ясадылар. Табигатьтә экскурсиядә булдылар. Бездә бүген "Юмор көне" булды. Укучылар кызыклы шигырьләр укыды, күңелле скетч куйды, рәсем ясады. "Көлке көне" турында әңгәмә узды. Ахырдан "Ералаш" карадылар. Көнебез бик күңелле булды. Көлегез, көлегез! Файдасы күп - белегез!
-
Лагерьның 18 нче көне. Гаилә бюджеты. 18.06.2023

Иртәбез иртәнге зарядкадан башланды. Аннары балалар Югары Мәтәскә авылына экскурсиягә бардылар. "Гаилә бюджеты" дигән темага әңгәмә уздырылды һәм укучылар шушы темага рәсем ясадылар. Һәр көнебез файдалы уза.
-
Лагерьның 17 нче көне. Авыл китапханәсендә. 17.06.2023

Бүген Түбән Мәтәскә мәктәбе каршындагы "Кояшкай" лагеренда тәрбияләнүче балалар көнне Россия Федерациясе Һәм Татарстан Республикасы гимннары астында флаг күтәрүдән башладылар. Иртәнге ашны ашаганнан соң укучылар белән авыл китапханәсенә кунакка бардык. Укучылар китапханә, китаплар белән таныштылар. Алар биредә борынгы әби-бабайларыбыз уйнаган уеннарны уйнадылар. Элекке уеннар балаларга бик ошады.
-
Лагерьның 16 нчы көне. Яшел утлар. 16.06.2023

Бүгенге көнебез "Яшел утлар" диеп атала. Бүген безгә кунакка ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Энҗе Газизовна килде. Укучылар белән "Юлда йөрсәң, бул өлгер" исемле интеллектуаль уен уздырдык. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турында булган белемнәре тикшерелде. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтик! Юлларда сак булыйк! Барыбызга да исән-имин булырга язсын!








