Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Лагерьның 15 нче көне. Табигать безнең төп байлыгыбыз, аны яратыйк һәм саклыйк. 15.06.2023

Бүгенге көнебез табигатькә һәм экологиягә багышланды. Лагерьга "Ашыт тыюлыгы" инспекторлары Абдрахманова Гөлнара Ильясовна һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы килде. Укучылар белән "Урман төп байлыгыбыз" дигән темага викторина уздырылды. Табигать, урман, экология турында белгәннәрне искә төшердек. Укучыларга безнең як урманнарында үсүче агачлар турында белем бирелде. Балалар табышмакларга җавап эзләде, агач яфракларын таныды, пазл җыйды, сорауларга җавап бирде. Викторина кызыклы узды. Ахырдан Гөлнара Ильясовна укучыларга бүләкләр һәм "Марш парков" конкурсында катнашучыларга грамота, рәхмәт хатлары тапшырды. Табигать безнең төп байлыгыбыз, аны яратыйк һәм саклыйк.
-
Лагерьның 14 нче көне. Арча шәһәренә экскурсия. 14.06.2023

Буген Түбән Мәтәскә мәктәбе каршындагы "Кояшкай" лагерендә тәрбияләнүче балалар көнне Россия Федерациясе Һәм Татарстан Республикасы гимннары астында флаг күтәрүдән башладылар. Иртәнге ашны ашаганнан соң укучылар белән Арча шәһәренә сәяхәткә бардык. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары балаларга "Тылсымлы арена" дигән әкият күрсәтте. Әкият укучыларыбызга бик ошады. Аннары алар "Казансу" паркында рәхәтләнеп уйнадылар. Көн бик кызыклы, мавыктыргыч узды.
-
Лагерьның 13 нче көне. Яшь талантларыбыз. 13.06.2023

Иртәбез иртәнге зарядкадан башланды. Аннары укучылар болынга экскурсиягә бардылар. Бүген лагерьда яшь талантларны барладык. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләрне, җырчыларны, биючеләрне ачыкладык. Отрядлар бер-берсенә концерт куйдылар. Укучылар бар да бик талантлы. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Рәхәтләнеп ял иттеләр. Көннең икенче яртысында балалар саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Бүгенге көн дә бик кызыклы узды.
-
Лагерьның 12 нче көне. Россия минем Ватаным. 12.06.2023

"Кояшкай" лагеренең бүгенге иртәсе дә традиция буенча башланды. Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү һәм иртәнге гимнастика башкару. 12 июнь Россия көне. Шушы уңайдан укучылар белән "Россия минем Ватаным" темасына әңгәмә уздырылды. Аннары укучылар "Күл чишмәсе"нә экскурсиягә бардылар. Анда чишмәнең тарихы белән таныштылар. "Россия турында беләсеңме?" дигән темага викторина уздырылды. Россия көне уңаеннан асфальтта рәсемнәр ясадылар. Көн бик мавыктыргыч, кызыклы узды.
-
Лагерьның 11 нче көне. Яхшылык эшлик. 11.06.2023

Көнебез иртәнге зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң укучылар табигатькә экскурсиягә чыктылар. Аннары "Яхшылык эшлик" дигән темага класс сәгате уздырылды һәм шушы темага кино карадык.
-
Лагерьның 10 нчы көне. Китап синең дустың. 10.06.2023

Бүгенге темабыз китаплар турында иде. Укучылар белән мәктәп китапханәсенә кунакка кердек. "Китап синең дустың" дигән темага әңгәмә уздырылды. Укучылар белән искергән китапларны ремонтладык.
-
Лагерьның 9 нчы көне. Туган авыл. 09.06.2023

Лагерьның бүгенге көне "Туган авыл" темасына багышланды. Укучылар белән туган авыллары турында әңгәмә уздырылды. Балалар бик теләп үзләре яшәгән авыллары, аларның табигате, тарихы турында сөйләделәр. Авылдан чыккан данлыклы кешеләрне барладык. Мөндеш, Мәтәскә авыллары турында җырлар тыңлау әңгәмәне тагын да җанландырып җибәрде.
-
Лагерьның 8 нче көне. Алар илебезне саклады. 08.06.2023

Гадәттәгечә һәр иртә Россия һәм Татарстан гимннарын җырлау һәм флаг күтәрүдән башлана. Саф һавада зарядка башкарылды. Аннан соң укучыларны ашханәдә иртәнге кайнар аш көтә. Ашаганнан соң укучылар табигатькә экскурсиягә бардылар. Укучылар белән "Алар илебезне саклады" темасына викторина уздырылды. Урамда күңелле стартлар оештырылды. Ял лагеренә йөрүче балаларның һәр минуты файдалы итеп уза.
-
Лагерьның 7 нче көне. Туган ягым. 07.06.2023

Бүген Түбән Мәтәскә мәктәбе каршындагы "Кояшкай" лагеренда тәрбияләнүче балалар көнне Россия Федерациясе Һәм Татарстан Республикасы гимннары астында флаг күтәрүдән башладылар. Соңрак дәүләт символлары белән таныштылар. Аннан соң чишмәләргә сәяхәт дәвам итте. Укучыларыбыз Мөндеш авылындагы борынгы чишмәләрнең берсе "Тәһәү" чишмәсенә бардылар. Алар анда чишмә һәм аның тарихы белән таныштылар. Лагерь саф һавада уеннар белән дәвам итте. Бүгенге көнебез дә кызыклы, файдалы һәм мавыктыргыч узды.
-
День шестой. День русского языка 06.06.2023

Каждый новый день в лагере начинается с утренней зарядки. Это укрепляет здоровье ребят, улучшает настроение, даёт заряд бодрости и позитива на весь день! Была организована увлекательная экскурсия на фермерское хозяйство «Любимая конюшня». Гайнутдинов Равиль рассказал про все нюансы ухода и работы с лошадьми. Дети были в восторге! Следующим интересным мероприятием сегодня был «День русского языка». В день рождения Александра Сергеевича Пушкина отмечается сразу двойной праздник – Пушкинский день и День русского языка. В связи с этим была проведена викторина, с помощью которой ребята проверили свои знания о сказках Пушкина, а затем был проведен конкурс рисунков «Там, на неведомых дорожках» по сказкам А. С. Пушкина. Ребята с удовольствием вспоминали свои любимые произведения великого русского поэта и с интересом иллюстрировали любимые сказки. На творческих шедеврах можно было увидеть и ученого Кота, и Золотую рыбку, и прекрасную Царевну-лебедь. После вкусного обеда прошла беседа на тему “Вместе против коррупции!” Ребята в начале беседы высказывали своё мнение, что такое коррупция, встречается ли простой гражданин с коррупцией в своей жизни, если да, то где именно. Потом воспитатели рассказали, какой серьезной проблемой является коррупция в стране. Этот день принес много нового, интересного, познавательного.








