Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Муса Җәлил-герой шагыйрь 16.02.2019 15 нче февральдә Муса Җәлилнең тууына 113 ел булды. Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә, рухи ныклыгын югалтмаган, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып барган.Шул уңайдан, Мөндеш башлангыч мәктәбендә Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу чарасы үтте. Әлеге кичә балаларда бөек шагыйребез, аның көрәштәшләре белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аңа атап язган җырларны укучылар чын күңелдән илһамланып башкардылар. Шагыйрьнең җанга үтеп керә торган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә балалар башкаруында “Бөек шагыйрь Муса Җәлил” җыры белән тәмамланды.

-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2019 Февраль ае – Җәлил һәм җәлилчеләр ае. 15 нче февраль – Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.“Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен максаты да шунда түгелмени”,- дип язган була Муса Җәлил. Аның тормышы бу сүзләргә бик тә туры килә. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел. Бүген Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә “Алар мәңге үлемсез” исеме астында батырлык дәресе үткәрелде. Әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, аның батырлыгына дан җырланды. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, аңа багышланган җырлар тыңладылар. Кичәне алып барган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы укучыларга Мусаның кечкенәдән батыр булырга омтылуы, тырыш, намуслы булуы турында сөйләде. Батырлык дәресе “Салют сиңа, Муса Җәлил!” җыры белән күтәренке рухта тәмамланды.

-
Әфганчылар белән очраштык 14.02.2019 Әфганистан сугышыннан чикләнгән совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел булуга багышланган хәтер кичәсе үткәрелде. Ватан алдында изге бурычын үтәгән авылдашыбыз Галиуллин Зиннур Хәлиулла улы үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Очрашуда Чечен республикасында хәрби хезмәтен үтәгән элекке укучыбыз Якупов Рөстәм Ренат улы да катнашты.

-
Юл иминлеге сагында 11.02.2019 Башлангыч класс укытучысы Шиһабиева л.Р. 4 класс укучылары белән "Юлларда имин булыгыз!" темасына ачык класстан тыш чара үткәрде. Чарага Арча юл иминлеге инспекциясе вәкиле дә килгән иде.

-
7 нче класста "Дебат" 09.02.2019 7 нче класс җитәкчесе Нәбиуллина Г.Р. "Компьютерның файдасы һәм зыяны" темасына дебат үткәрде. Укучылар ике төркемгә бүленеп үз фикерләрен белдерделәр, дәлилләр китерделәр.

-
Укытучылар бәйгедә 08.02.2019

Районда класс җитәкчеләре һәм педагог-организаторлар арасында профессиональ ярышлар бара. Безнең мәктәпнең педагог-организаторы Сәгъдиева Х.К. һәм башлагыч класс укытучысы Гайнетдинова А.А. зона ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Безнекеләр БЕРЕНЧЕ! 07.02.2019 Лесхоз урта мәктәбендә ФОРПОСТ хәрәкәтенең 20 еллыгы уңаеннан үткәрелгән укучылар спартакиадасында безнең мәктәп командасы үзебезнең зонада беренче урынга лаек булды. Команданы һәм аларның җитәкчеләре Фазылҗанов Г.Г.ны котлыйбыз, спартакиаданың район этабында уңышлар телибез.

-
Вожатыйлар конкурсы 06.02.2019 Арча укучылар йортында район мәктәпләре арасында "Иң яхшы ВОЖАТЫЙ" конкурсы үткәрелде. Конкурста 7 класс укучысы Нәбиуллина Әдилә катнашты.

-
Олимпиада призеры 05.02.2019 Татар теленнән республика укучылар олимпиадасында призер булган 11 класс укучысы Әүхәдиева зәлифәне (укытучысы Габдрахманова Н.Ш.) котлыйбыз, уңышлар телибез!

-
Котлыйбыз! 04.02.2019 Иске Кырлай мәктәбе базасында күп еллардан бирле эшмәкәр-спортсмен Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелә. 7 класс укучысы Нәбиуллина Әдилә үз яшьтәшләре арасында 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!









