Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Котлыйбыз!
23.02.2019
Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне . Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар телибез.
-
Ягез әле, малайлар! 22.02.2019 Башлангыч класс укытучылары Йосыпова Р.К., Камалиева Ф.А., Шиһабиева Л.Р. 1-3 класс укучылары арасында "Ягез әле, малайлар!" ярышы үткәрделәр. Төрле ярышларда иң уңган, җитез һәм тапкырлар билгеләнде.

-
Әтиләр сүзе - күңелнең күзе 22.02.2019

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, мәктәпләрдә бәйрәм чаралары узды. Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары да бабайларына, әтиләренә бик матур бәйрәм әзерләделәр. Бәйрәм патриотик тәрбияви җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасында әтиләргә дә "эш" табылды, беркем дә читтә калмады. Укучылар әтиләре белән көч тә сынаштылар, төрле яклап һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Туган тел-акыл сандыгы. 21.02.2019 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Быел безнең Мөндеш башлангыч мәктәбендә дә бу көн олы бәйрәм төсен алды. Бәйрәмгә әзерлек алдан башланды. Һәр класс туган телгә багышлап хикәяләр, шигырьләр яздылар, викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар төзеделәр, тел галимнәре, тел турында кызыклы материаллар тупладылар. Кичәнең икенче өлешендә милли киемнәр кигән укучылар ике командага бүленеп, "Йолдызлы сәгать" уенында катнаштылар. Туган телебезне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Бәйге тигез исәп белән тәмамланды. Бәйрәм татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

-
Туган тел көне 21.02.2019 Мәктәбебездә туган тел атналыгы дәвам итә. Кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле Бүген 21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан, мәктәптә “Дөньяда иң-иң матур тел – ул минем туган телем” исемле әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Кичәгә мәркәзебез Казаннан һәм үзебезнең Арчадан кунаклар килде. Кунакларны курай моңнарына уралган шигырьләр белән башлангыч сыйныф укучылары каршы алды. Кичә барышында туган телебезгә багышлап шигырьләр укылды, җырлар, дәртле биюләр башкарылды. Курайчы егетләребез осталыгы кунакларда соклану уятты. Бездә кунакта шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Зиннур Тимергалиев һәм “Безнең гәҗит” газетасы журналисты, безнең мәктәпнең 2010 нчы елгы чыгарылыш укучысы Фәнзилә Мостафина булды. Алар туган телебезне яратырга, аны югалтмаска кирәклеген аңлаттылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр, үзләре белән булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Әңгәмә бик кызыклы һәм файдалы булды. Укучыларыбыз кунакларга үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырды. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Әдәби кичәдә катнашкан укучыларга, кичәне оештырган татар теле һәм әдәбияты укытучылары Габдрахманова Наилә Шайнур кызы һәм Нәбиуллина Гөлназ Рәниф кызына бик зур рәхмәт.

-
“Туган телеңне өйрән һәм ярат” 20.02.2019

Бүген Арча 5 нче гимназиясендә, 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телеңне өйрән һәм ярат” районкүләм шигырь укучылар бәйгесе узды. Кичәдә районыбызның татар теле, әдәбияты һәм башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Мөндеш башлангыч класс укытучысы Рәхмәтуллина Алсу Рәисовна да бәйгедә катнашып Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Укытучылар чаңгыда 19.02.2019 Бүген укытучыларның чаңгы командасы Арча стадионында район күләмендәге профсоюз хезмәткәрләренең чаңгы ярышында катнашып кайттылар. Молодцы!

-
Спортивный туризм. 18.02.2019

14 февраля на территории стадиона города Арска прошли соревнования по спортивному туризму на лыжных дистанциях. По итогам соревнований наша команда в средней группе заняла 1 место. Поздравляем команду и тренера Залялиева И.И.!
-
Профориентация 16.02.2019 Арча агрокөллияте укытучылары 9 класс укучылары белән очрашу үткәрделәр. Көллияттә укып алырга мөмкин профессияләр, уку шартлары, укырга керү таләпләре турында сөйләделәр.

-
Әфганстан – йөрәк ярасы 16.02.2019 15 февраль - үзенчәлекле көн, бу совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгара башлау көне. Әфган сугышы − куркыныч сүз... Аның һәр көне тарих китабына уеп-уеп язылган. Әлеге кайнар ноктадан исән-имин әйләнеп кайткан ир-егетләрнең күңел төпкелендәге 30 еллык хәтер китабы ул. Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе Мөндеш башлангыч мәктәбендә дә узды.. Кайнар нокталарда үзенең хәрби бурычын үтәп, исән-имин кайткан авылдашыбыз әфганчы Камалиев Фәргать абый булуы белән чиксез горурландык. Кичә барышында укучылар белән бергәләп экран аша "Әфганстан ─ йөрәк ярасы" исеме астында бу ил, анда барган сугышның тарихын да барладык, сугышта ятып калган райондашларыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алдык.Әфган сугышы кырында булган якташларыбызга хәрби хезмәтләрен төгәл үтәүләре, батыр һәм намуслы булулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хәрби бурычка тугры булуыгыз, үзара ярдәмләшеп һәм дус булып яшәвегез яшь буын өчен яхшы үрнәк булып тора.









