Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
“Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” 19.03.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбенлә атналыкның икенче көне татар һәм рус теле фәннәренә багышланды. Чара “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” дип аталды. Укытучы Алсу Рәис кызы балаларга акыл эшчәнлеге һәм логик фикерләү үсешенә ярдәм итә торган "Акыл-батл" интеллектуаль уены тәкъдим итте. Әлеге бәйгедә укучылар ике командага бүленеп татарча һәм русча сүзтезмәләр төзеделәр, татар тестларын рус теленә тәрҗемә иттеләр,“Рәсем буенча сөйлә”, “Кем дәвам итә?” кебек уеннар аша русча, татарча диалоглар төзеделәр.Соңыннан ике предметтан укучыларның уку тизлекләре тикшерелде. Тел кешене дус итә, Бер-беренә беркетә. Бел, балам, син рус телен Һәм онытма үз телең!

-
Живая классика 19.03.2019

15 марта учащиеся нашей школы Гилязиева Гузель и Гайнетдинов Ильсаф участвовали в районном этапе Всероссийского конкурсе чтецов "Живая классика" и награждены Дипломами.
-
“Төгәл фәннәр патшалыгында” 18.03.2019 Дүшәмбедән Мөндеш башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. Беренче көн математика фәненә багышланды. Укучылар “Төгәл фәннәр патшалыгында” дигән темага КВНда көч сынаштылар. Әлеге бәйгедә укучылар "Өчпочмаклар" һәм "Квадратлар" командаларына бүленделәр, атмаларны,логик мәсъәләләрне, ребусларны чишүдә, геометрик фигураларны тануда, саннар рәтен тулыландыруда берәүнең дә калышасы килмәде. Укучылар бик актив булдылар,шулай да,"Квадратлар" командасы җиңү яулады. Бәйгене файдалы һәм мавыктыргыч итеп башлангыч сыйныфлар укытучысы Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы үткәрде.

-
"Зарница" 13.03.2019 Район күләмендә үткәрелгән "Зарница"да безнең мәктәп командасы 4 урынга лаек булды. Молодцы!

-
8 нче Март-Халыкара хатын –кызлар көне 09.03.2019 Казиле башлангыч мәктәбендә 8 нче Март-Халыкара хатын –кызлар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе булды.Хөрмәтле әниләребезне,әбиләребезне мәктәпкә чакырдык.Аларга булган хисләребезне шигырьләр, җырлар, биюләр аша җиткердек, үз кулларыбыз белән әзерләгән бүләкләр тапшырдык

-
Бәйрәм белән! 08.03.2019 9-11 класс укучылары арасында бәйрәм бәйгесе үткәрелде. Күптөрле сынауларны җиңеп иң яхшы класс командасы билгеләнде.

-
Ярминкә гөрләде 07.03.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбендә, бәйрәм уңаеннан, укучылар һәм укытучылар көче белән ярминкә оештырылды.. Әлеге ярминкәгә һәр сыйныф алдан ук әзерләнде. Анда тегелгән, чигелгән, бәйләнгән, чүкелгән кул эшләре сатылды. Шунысы да отышлы булды,укучылар, әниләр, 8 март бәйрәме уңаеннан, якыннарына бүләк итәр өчен кирәкле әйберләр алды.

-
Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә! 07.03.2019 Класс җитәкчесе Нәбиуллина Г.Р. 7 класс укучылары һәм аларның әти-әниләре белән "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" чарасын үткәрде. Бергәләп ял итү, бергәләп ярышу гаиләләрне дуслаштырды.

-
“Әбиемнең күңел сандыгы” 06.03.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбендә яшь буынны милли традицияләрдә тәрбияләү зур урын алып тора. 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап уздырылган “Әбиемнең күңел сандыгы” бәйрәм кичәсе моның ачык мисалы. Бәйрәмнең беренче максаты кадерле кешеләребезне бәйрәм белән котлау булса,икенчесе - вакыт җилләре белән югала барган кыйммәтле байлыкларыбызны күрсәтү, онытыла башлаган милли йолаларыбызны кабат искә төшерү. Бәйрәм чарасының иң күңелле һәм сагышлы мизгеле - сандык ачу һәм әбиләребезнең анда кадерләп саклаган әйберләрне балаларның берәм- берәм күрсәтүе, аның турында тулы мәгълүмат бирү, шигырьләр,биюләр, җырлар башкару булгандыр. Чөнки сандык - элек татар хатын-кызларының тормышында зур урын алып торган. Анда бик күп әйберләр сакланган - чиккән сөлгеләр, алъяпкычлар, түбәтәйләр, тастымал һәм намазлыклар. Кунакка килгән әбинең сандыгында безнең буынга кадәр сакланып килгән”Корьән” китабы, халкыбызның күңел җәүһәрләре: көмеш бизәнү әйберләре алкалар, йөзекләр, төймәләр, беләзекләр, чулпылар, милли кием үрнәкләре: түбәтәй, калфак, камзул, читек, күлмәк, чиккән сөлгеләр, кульяулыклар, ашьяулыклар, чабата бар иде. Әби-бабайлар белгән йолаларны, халкыбызның күңел җәүhәрләрен балаларга тагын да дәвам итеп ачасы иде.

-
«Жить помня о корнях своих…» 06.03.2019 Станцией туризма и экскурсий города Нижнекамска в феврале 2019 года была проведена VII Республиканская конференция исследовательских краеведческих работ «Жить помня о корнях своих…». Учащиеся нашей школы активно участвовали в работе конференции. В номинации «Конкурс видеороликов» ученица 11 класса Сибагатуллина Илюза заняла III место, ученик 7 класса Габдрахманов Нияз в номинации «Маршруты туризма» занял II место. За активное участие в номинации “Краеведение” ученица 8 класса Арсаева Зухра награждена Дипломом.(руководитель Закирова Л.А.) Поздравляем!









