Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Көрәш батырлары 05.03.2019

«Северный» хуҗалыгы призына оештырылган татарча көрәш ярышында 2006 елда туган һәм алардан яшьрәк малайлар катнашты. Безнең укучылар да ярышта катнашып, уңышка ирешеп кайттылар. 5 нче класс укучылары Җиһаншин Инсаф һәм Хөсәенов Кәрим үз үлчәүләрендә өченче, 4 класс укучысы Сәгъдиев Әлфис үз үлчәвендә икенче урынны алды. Укучыларны һәм тренерларын котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 05.03.2019 "Йолдызлык-2019" иҗади бәйгесенең район турында лауреат булган 7 класс укучысы Гыйлаҗиева Гүзәлне котлыйбыз!

-
ФОРПОСТ ярышы 05.03.2019 Районда ФОРПОСТ оешуның 20 еллыгына багышланган ярышта безнең мәктәп командасы да актив катнашты. Шәхси беренчелектә 8 класс укучылары Гыйбадуллин Рәмис һәм Харисов Айбулат призлы урыннарга ия булдылар. Котлыйбыз!

-
Гаилә бәйрәме 04.03.2019 Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә-ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Гаилә бәхете-ил бәхете ди халык. Ә ул бәхетне ир белән хатын бергә тудыра. Бүген мәктәптә “Без бергә!” девизы астында, башлангыч сыйныф укытучылары укучылар һәм әти-әниләр белән берлектә, “Гаилә бәйрәме” үткәрделәр. Бәйрәмнең беренче өлешендә балалар көче белән оештырылган бәйрәм кичәсен карасалар, икенче өлештә, гаиләләр үзара көч сынаштылар. “Иң тапкыр гаилә” исеменә Гайнетдиновлар, “Иң җитез гаилә” исеменә Зариповлар, “Иң тыйнак гаилә” исеменә Әхмәтовлар, “Иң шаян гаилә” исеменә Исмәгыйловлар лаек булды.

-
Уяу булыйк! 02.03.2019 Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатырга, беренче ярдәм күрсәтү һәм куркыныч килеп туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерергә безгә кунаклар килде.

-
“Тамчы-шоу” интеллектуаль уены 28.02.2019 Туган тел атналыгы дәвам итә. Буген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы 5 нче сыйныфлар белән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенын үткәрде. Укучылар, “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командаларына бүленеп, татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен сынадылар. Алар мәкальләрнең дәвамын таптылар, сорауларга җавап бирделәр, бирелгән сүздән яңа сүзләр төзеделәр, шигырьне сәнгатьле уку буенча ярыштылар. Иң авыры капитаннар җилкәсенә төште: алар 10 сорауга бик тиз арада җавап бирергә тиеш иделәр. Уен, ике команда да 39 балл җыеп, дуслык җиңүе белән тәмамланды. Уенда катнашкан 5 нче сыйныфларга бик зур рәхмәт

-
"Аҗаган" уены 25.02.2019 Бүген мәктәбебездә "Аҗаган" хәрби-спорт уеннарының зона ярышы булды. Уеннарда Түбән Мәтәскә, Казанбаш, Лесхоз, Арча шәһәренең 1 номерлы мәктәбе укучылары катнашты. Беренче урында Түбән Мәтәскә мәктәбе, икенче урында Лесхоз мәктәбе, өченче урында Казанбаш мәктәбе командасы. булды

-
"Илһам" бәйгесе 25.02.2019

7 класс укучысы Гыйлаҗиева Гүзәл республика күләмендә үткәрелгән "Илһам" иҗади бәйгесендә 2 урынга лаек булды. Гүзәлне һәм укытучысы Харисова Ч.Ф. котлыйбыз!
-
Муса Җәлил исемендәге фәнни-гамәли конференция 24.02.2019 Балтач районы Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә Муса Җәлил исемендәге V республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә үткәрелде. Анда уңышлы чыгыш ясап, мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Нәбиуллина Камилә 3 урынга лаек булды. (Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Г.Р.) Котлыйбыз!

-
Безнең әтилзр – иң яхшылар 23.02.2019 Казиле башлангыч мәктәбендә 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган ныклы гаилә проекты кысаларында “Безнең әтиләр –иң яхшылар”конкурсы булды.Укучылар әтиләренә иң изге теләкләрен җиткерделәр,үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар.Әтиләр дә көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Харрасов Айрат”Иң актив әти”,Сибагатуллин Зиннур “Иң креатив әти“,Йөзлекаев Ренат “Иң көчле әти” дип табылды









