Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Антинаркотическая акция "Будь готов! Скажи нет!" 07.04.2019

-
“Арча ягы – данлы Тукай ягы” 06.04.2019 Арча балалар сәнгать мәктәбендә Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган “Арча ягы – данлы Тукай ягы” XIV республика балалар иҗаты конкурс-фестивале үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да конкурста зур уңышларга иреште: “Курай” номинациясендә кече яшьтәгеләр арасында 2 нче урында Ранис Гыйләҗиев, 3 нче урында Инсаф Габдрахманов, урта яшьтәгеләр арасында 1 нче урында Адел Төхбәтуллин, “Халык уен кораллары” номинациясендә зур яшьтәгеләр арасында 1 нче урында курайчылар дуэты (Айбулат Харисов, Булат Ситтиков). Ә Айбулат Харисов конкурс-фестивальнең Гран-при иясе булды. Җиңүчеләрне һәм укытучылары Харисов Р.Р.ны котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышларына сөенергә язсын!

-
БезТукайны укыйбыз 05.04.2019 Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан “Без Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән әдәби марафонга Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары да кушылды. Ул 25 март – 26 апрель көннәрендә үткәрелә. Чараның максаты – шагыйрьнең күпкырлы иҗатын пропагандалау, укучыларны язучының әдәби мирасы белән киңрәк таныштыру һәм иҗади сәләтләрен үстерү. Әдәби марафонда һәркем катнаша ала.

-
“Минем яраткан мизгелем” рәсем бәйгесе 04.04.2019 Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар уздыру планы нигезендә Мөндеш башлангыч мәктәбендә Габдулла Тукайның әсәрләре буенча “Минем яраткан мизгелем” исемле рәсем бәйгесе үтте. Иң яхшы эшләр районкүләменә катнашу өчен тәкъдим ителде.

-
Хәкимов Данис Габделхай улы 03.04.2019 Апрель башы мәктәбебез исемен йөрткән Хәкимов Данис Гаделхәй улының туган көне. Ул 1942 нче елның 1 нче апрелендә (документларда 3.04.) Арча районы Урта Курса авылында туа. 1949 нчы елда беренче класска укырга кереп, Югары Курса җидееллык мәктәбен 1956 нчы елда тәмамлый. Укуын Казанбаш урта мәктәбендә дәвам итә, 1959 нчы елда урта белем турында аттестат ала. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, 1964 нче елда Казан Дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1967 нче елың февраль аеннан Күпербаш сигезьеллык мәктәбендә үзенең педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. 1970 нче елда шул ук мәктәптә завуч булып эшли башлый. 1972 нче елдан Күпербаш мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 2002 нче елга кадәр ул директор вазифасын башкара. Хәкимов Данис Габделхәй улы 1985 нче елда “РСФСРның мәгариф отличнигы”, 1989 нчы елда “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә, 1987 нче елда “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булды. 1991 нче елдан –“Әйдәп баручы укытучы”. 1987 нче елда Татарстан укытучыларының IV съездында делегат була. Данис Габделхәй улы Түбән Мәтәскә мәктәбе төзелешенә, мәктәпне җиһазлауга зур көч куя. Аның җитәчелегендәге укытучылар һәм укучылар коллективы районда, республикада, Россия күләмендә билгеле. Күп санлы дипломнар, грамоталар - моның ачык мисалы. Тормыш иптәше, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Флера Мидхәт кызы белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Хәкимов Данис Габделхәй улы 2002 нче елдан лаеклы ялда. 2007 нче елда вафат.

-
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме 03.04.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, дәү әниләре һәм 3нче сыйныф укучылары катнашты.Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Алар “Белем иле”нең «Әлифба», «Азбука», «Математика» тукталышларында булып, төрле биремнәрне башкардылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр. Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

-
1 нче апрель - халыкара кошлар көне 01.04.2019 Озайтылган кө группасы тәрбиячесе Сәгъдиева Халисә Камилевна "Коәлар - безнең дусларыбыз!" темасынакласстан тыш чара үткәрде.

-
“Батарейканы тапшыр - керпене коткар" акциясе 31.03.2019 “Батарейканы тапшыр - керпене коткар" акциясе бара. Безнең Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары да әлеге акциядә теләп катнашырга булдылар. Бу акциянең максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын тирә-юньне пычрату проблемасына җәлеп итү һәм экологик культураны үстерү. Акциядә иске батареясе булган һәркем катнаша ала. Кулланышта булган батарейкалар - кыйммәтле материал.Саннар күрсәткәнчә, чүп чиләгенә ташланган бер кечкенә батарейка җирнең якынча 20 квадрат метр өлешен авыр металлар белән пычрата ала. Ә урман зонасында исә әлеге сан ике агач, ике сукыр тычкан, бер керпе һәм берничә мең яңгыр сулачаны белән исәпләнә

-
Һөнәрле булу гәүһәрле булуга тиң 30.03.2019 2019 нчы ел Татарстанда "Эшче һөнәрләр елы" буларак уза. Язгы каникул вакытында Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Һөнәрле булу гәүһәрле булуга тиң ” дип аталган кичә-очрашу үтте. Иң элек китапханәче Шәмсетдинова Миляүшә Нургали кызы китапханәче һөнәре, бу эшнең җаваплы, авыр, вак, күп хезмәт таләп итә торган һөнәр булуы белән таныштырды. Хәзерге укучыга китапны күрсәтеп, исемен атау гына җитми, аны җәлеп итәрлек юллар эзләп, китапның иң кызыклы өлешен укып күрсәтү, аны тулаем уку өчен этәргеч булып торуын аңлатты. Район китапханәсе оештырган әдәби марафонда катнашырга, гаиләләр белән китап укулар оештырырга чакырды. Халкыбызның танылган шагыйре Г. Тукайның «Кызыклы шәкерт», «Эшкә өндәү» шигырьләрен дә кулланып, кирәкле нәтиҗәләрне балалар күңеленә сала барды. Ә укытучы Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы укучыларны хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр белән таныштырып, кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе, һөнәр сайлау турында уйланулар, киләчәктә хезмәт юлына юнәлеш бирүдә әһәмиятле урын булуын азсызыклады. Авылыбызның шәхси эшмәкәре Шәмсетдинов Таһир “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз”дигән мәкальне күз алдында тотып, укучыларны сантехника һөнәре серләренә төшендерде, полипропилен материал белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен, эш тәртибен аңлатып, мастер-класс күрсәтте, робот моделе ясады. Укучылар кызыксынып, шаккатып утырдылар. Гади генә трубалардан менә нәрсәләр ясап була икән бит! Очрашу ахырында нәтиҗә ясаганда укучылар, һөнәрең булса, тормышта яшәргә була, һөнәрле кеше беркайда да югалмый, киләчәктә сайлаган һөнәрең үзеңә ошарга һәм башкаларга файда китерергә тиеш дигән фикерләрен әйттеләр. Әлеге чарадан укучылар да, килгән кунаклар да, укытучылар да канәгать калды.

-
“Минем шәҗәрәм” Республика балалар бәйгесе 29.03.2019 2019 нчы елның 20 нче мартыннан 30 нчы апреленә кадәр Татарстанда “Минем шәҗәрәм” исемле Республика балалар бәйгесе узачак. Конкурс Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм тарафыннан үткәрелә. Бәйгедә Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала. Гаилә шәҗәрәсен өйрәнү һәм төзү аша яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү конкурсның максаты булып тора.Шуны истә тотып Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары да бәйгедә катнашырга теләктәшлек белдерде. Нәсел тарихына кагылышлы мәгълүматларны туплау, электрон форматка күчерү, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру, туган як тарихын өйрәнүдә файдалану. Шагыйрь Кадим Аралбайның “Ал бер үрнәк—бал кортлары төзи кәрәз, син дә ятма: кор ояңны, үр шәҗәрә” дигән сүзләрен эшебезнең девизы итеп алынды һәм берничә укучының эше әлеге бәйгегә җибәрелде.









