Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Булачак беренчеләр 03.04.2021

Балалар бакчасы белән мәктәп арасында дәвамчанлык булырга тиеш. Шул максаттан, Түбән Мәтәскә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар атнага ике мәртәбә мәктәптә булалар. Менә бүген дә алар мәктәп тормышы белән танышып, музейда экскурсиядә булып, уеннар аша тапкырлыкта, җитезлектә сыналып, зур канәгатьләнү хисе алдылар.
-
«Ожерелье Татарстана» 02.04.2021

На базе МБУДО «Дом детского и юношеского туризма и экскурсий» Московского района г. Казани был проведен VI Республиканский конкурс экскурсионных проектов, видеоэкскурсий «Ожерелье Татарстана», посвященного Году родных языков и народного единства. В номинации «Видеоэкскурсии» ученица 10 класса Сабирова Азалия заняла I место, (руководитель Закирова Л.А.). Поздравляем!
-
Хәкимов Данис Габделхай улын искә алдык 01.04.2021 Түбән Мәтәскә урта мәктәбе элеккеге директорыбыз, 30 ел җитәкче булып эшләгән Хәкимов Данис Габделхай улы исемен 2018 елдан бирле йортә. Исән булса, Данис Габделхай улына бүген 79 яшь тулган булыр иде. Халык мәгарифе Отличнигы, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Хәкимов Д.Г. 1972 елда Күпербаш сигезьеллык мәктәбе директоры итеп билгеләнә. Мәктәп 1984 елда Түбән Мәтәскә авылына күчә. Яңа мәктәпне төзетү-ачу эшләрен башлап йөргән Данис Габделхәй улы. Мәгарифтәге уңышлары өчен 1989 елда мәктәп РСФСР халык мәгарифе министрлыгының Күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә. Байракны һәм Дипломны тапшыру өчен ТАССРның халык мәгарифе министры Р.А. Низамов үзе мәктәпкә килеп тапшыра. 5 класс укучылары тәрбия сәгатендә танылган педагогның тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштылар.

-
“Кошлар – безнең дусларыбыз” 01.04.2021 1 нче апрель-кошлар көне уңаеннан, Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары өчен “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән темага уен-квест уздырылды. Чараның максаты- кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, системалаштыру, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү. Укучылар кошлар турында күп мәгълүмат туплады.

-
"Һади Атласи укулары" 31.03.2021 Бөгелмә шәһәренең 14 номерлы гимназиясендә регионара "Һади Атласи укулары" конференциясе узды. “Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы”на багышланган бу чарада безнең мәктәпнең 7 класс укучысы Сабирова Айгизә катнашты (җитәкчесе Закирова Л.Ә.) Ул “Туган як тарихы” секциясе эшендә чыгыш ясап III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Айгизә!

-
“Арча ягы – данлы Тукай ягы” 31.03.2021 Арча балалар сәнгать мәктәбендә Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган “Арча ягы – данлы Тукай ягы” XVI республика балалар иҗаты конкурс-фестивале үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да конкурста зур уңышларга иреште. “Халык уен кораллары.(Курай)” номинациясендә кече яшьтәгеләр арасында 2 класс укучылары Харисов Алмаз һәм Шәйхетдинов Кәрим 2 дәрәҗә Лауреат, урта яшьтәгеләр арасында 5 класс укучылары Ранис Гыйләҗиев 1 дәрәҗә Лауреат, Инсаф Габдрахманов 2 дәрәҗә Лауреат булдылар. Курайчылар дуэты (Ранис Гыйләҗиев, Инсаф Габдрахманов) 1 дәрәҗә Лауреат булды. Җиңүчеләрне һәм укытучылары Харисов Р.Р.ны котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышларына сөенергә язсын!

-
Мәктәпкә әзерлек төркеме белән эш 30.03.2021 Мөндеш башлангыч мәктәбе укытучысы Гыйбадуллина И.Г. балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән эшне башлап җибәрде. Укытучы балаларның мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен, интеллектуаль яктан хәтерен, фикер йөртүен, игътибарлылыгын, диалогик сөйләмен ачыклау максатыннан шөгыльне уен рәвешендә оештырды.

-
Волейбол ярышлары 25.03.2021 Укытучылар волейбол ярышларында.

-
“Без бергә” фестивале 24.03.2021 Республикакүләм “Без бергә” халык иҗаты милли балалар фестиваленең муниципаль этабы үтте. Вокал номинациясендә Якупова Розалина I нче дәрәҗә, Зиннатуллина Ләлә, Гилязиева Гүзәл II дәрәҗә лауреат булдылар. Инструменталь ансамль номинациясендә курайчылар дуэты (Гилязиев Рәнис, Габдрахманов Инсаф) I нче дәрәҗә лауреат булды . Котлыйбыз!

-
Поздравляем! 24.03.2021 Ученик 2 класса Гилязутдинов Рамис стал лауреатом 1 степени муниципального этапа Республиканского конкурса выставки-ярмарки декоративно-прикладных изделий "Сувениры России" в номинации "Декоративно-прикладное изделие".









